поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.10.2018 Мәдәният

"Озак яши алмаслар диделәр": Шәфәгать Салиховның гаиләсе һәм хатыны турында биргән ӘҢГӘМӘсе

Салават Фәтхетдиновның баянчысы Шәфәгать Салихов аның иҗат эшчәнлеге башлануга да үзеннән зур өлеш керткән. Фаҗигале рәвештә һәлак булган ир-атны тормыш юлында шактый сынаулар күреп тә кешелекле булып кала белгән, ярдәмчел, гади, киң күңелле, бик тыныч дип искә алалар. Быел гыйнвар аенда ул гаиләсе турында сөйләп, "Ирек мәйданы"на интервью биргән иде. Шуны исегезгә төшерәбез:

Хатыны Лариса аннан 19 яшькә кече. Быел гаилә коруларына 20 ел тулган булган.

— Бергә озак яши алмаслар дип дуслар гына түгел, туганнар да шикләнгән, — ди Шәфәгать абый. — Яшь аермасы зур булу гомер итәргә комачауламый. Иң мөһиме — эчке дөньялар тәңгәл килү. Бер-береңне ярату, аңлау кирәк.

 “Миңа — 20, аңа 39 яшь иде” 
 
Лариса белән Шәфәгать 1997 елның 25 июлендә гөрләтеп туй итә. 
 
— Ике балабыз бар, — ди Шәфәгать. — Улыбыз Рубинга киләсе елның 18 февралендә 18 яшь тула. Педагогика көллиятенең II курсында белем ала. Чит телләрне яхшы белә. Кызыбыз Миләүшә VIII сыйныфта укый. Бик актив, олимпиадаларда катнаша, скрипкада уйнарга өйрәнергә музыка мәктәбенә йөри. Минем белән гастрольләргә дә баргалый. Шуңа күрә артистлар кызымны яхшы белә. Мине таба алмаганда, аңа шалтыраталар. 
 
— Шәфәгатькә кияүгә чыкканда, миңа — 20, аңа 39 яшь иде, — дип искә алды Лариса. — Тизрәк миңа 35 тулсын иде, дип уйлаганым истә. Имеш, иремне куып тотам. Мин ул яшькә җиткәндә, аңа 54 буласы башка да килмәгән (көлешәбез). Хәзерге акылым булса, күпкә яхшырак яшәр идек. Көнләшкән чакларым бар иде, чөнки Шәфәгатьне хатын-кызлар бик яратты (елмая). 
 
 
— Моны сиздегезме? 
 
— Миндә тоемлау көчле. Иҗат кешесенә гашыйк булу хас. Шәфәгатькә күзе төшкән хатын-кызлардан гаиләмне яклап, саклап кала алдым. Бүген мөнәсәбәтләребез ышануга корылган. Тәкъдиребезгә алга таба да бергә булырга язсын иде. 
 
Шәфәгать: 
 
— Лариса — акыллы, тугры хатын. Анда лидерлык сыйфаты бик көчле. Бердәнбер кимчелеге — күзеңә карап дөресен әйтә һәм ялганчы кешегә башка борылып та карамый. Бик гадел ул. Минем белән яши-яши сабыр итәргә дә өйрәнде. Чөнки артист хатыны булу җиңел түгел. 
 
Миңа 2018 елда 60 яшь тула, аңа әле 40 кына. Хәзер миндә дә бер генә теләк: тигезлек бирсен Ходай!..
 
 
(Эльмира СӘЛАХОВА, Ирек мәйданы. 01.01.2018 ел)

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.10.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»