|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2018 Шоу-бизнес
Илназ Гарипов яшәргә Мәскәүгә күченәПопуляр җырчы Илназ Гарипов Мәскәүгә яшәргә күченә. Бу турыда “Матбугат.ру”га аның администраторы Рөстәм Галимҗанов хәбәр итте. “Син минем соңгы тукталышым” дип җырлаучы егет киләсе тукталышын Россия башкаласында ясамакчы. Мәскәүдә яшәсә дә, татар эстрадасын ташламый, ди. Соңгы арада Илназ Гариповка Казанда бик тар була башлаган. Мәскәүгә аны күптән чакырганнар. Әнисе исән булганда күченергә теләмәгән. Хәзер менә күченергә булган.
Илназның Казандагы барлык проектлары да эшлиячәк. “Тәти-пати” ут-тавыш аппаратура арендасы үз эшен дәвам итә, чыгышлары да булачак.
--- |
Иң күп укылган
|