|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2018 Матбугат
"ШАЯН ТВ" каналы кайчан эшли башлаячагы һәм аны ничек карап булачагы билгеле
25 октябрь көнне “Шаян ТВ” каналы тәүлек буе күрсәтә торган телеканал буларак лицензия алды. Лицензия 10 елга бирелде. Төп контент – татар теленә тәрҗемә ителгән мультипликацион, фәнни-популяр фильмнар, сериаллар, үзебез әзерләгән тапшырулар булачак”, - диде “ШАЯН ТВ” каналы башкарма директоры- баш мөхәррир, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова.
“ШАЯН ТВ” “ТНВ-Татарстан”, “ТНВ-Планета”, “Мәйдан” телеканаллары өчен кадрлар әзерләргә тиеш. Биредә талантлы балаларыбыз, яшьләребезгә режиссер, редактор, журналист булырга, үсәргә мөмкинлекләр зур. “ШАЯН ТВ” үзен татар дип санаган һәр кешегә иҗат һәм карьера үсеше өчен мәйдан була ала”, - диде ТНВның генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов.
Телеканал үз эшен 12 ноябрьдә башлап җибәрә. “Шаян ТВ”ны кабель телевидениесендә карап булачак. Шул ук көнне телеканалның сайты “ШАЯН ТВ” ru да эшли башлаячак.
--- |
Иң күп укылган
|