поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.10.2018 Җәмгыять

Яшүсмер кызыгыз кайтып: “Әни, мин бала көтәм” дисә

“Әни, мин бала көтәм”… Яшүсмер кызыгыз кайтып, шундый яңалык җиткерсә, нишләр идегез? Аптырау катыш югалып калу, баланы аңламау һәм аңларга теләмәү, ачу, ярсу, нәфрәт, чарасызлык… Баласына бары тик бәхет кенә теләгән ана өчен мондый яңалык ишетү, әлбәттә, зур сынау.

Шуңа да, хисләр ташкыны да акылдан өстенрәк булыр. Тик каешка тотынганчы, үзе дә бала гына булган кызга әлеге вакыйганың чын фаҗига икәнлеген аңлый микән ата-ана? “Гыйбрәтле булган, ялгышка әйләнгән мондый язмышларның сәбәбе нәрсәдә? Гаеп кемдә?” — дип, бер генә минутка уйлап карыйк әле.
 
Кызганыч, ләкин бүгенге көндә кызларның бик иртә җенси мөнәсәбәтләргә керүе еш таралган күренеш. «Син әле һаман да сафмыни? Кемгә кирәк синең кыз булуың?» – дигән сораулар яшүсмерләр өчен гадәти сыман. Мәхәббәт тә җенси тормышка гына кайтып калган заманда яшибез, күрәсең. Тик бу “зурлар уены”ның ахыры да аянычлы тәмамлана. Статистикага күз салыйк. 2017 елда Удмуртиядә 14 яшькәчә кызлар арасында 3 аборт ясату очрагы теркәлгән. Ә менә 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында бу саннар тагын да “куркынычрак” – 77 очрак. 18 яше тулмаган 143 кыз яшь әни булган. Шуларның 3сенә — 14 яшь, 15енә – 15 яшь, 34енә — 16 яшь, 91е — 17 яшьтә. 2000нче еллар башы белән чагыштырганда бу күрсәткечләр 2,9 тапкырга кимесә дә, яшүсмерләрнең балага узуы көн кадагына суга торган проблемаларның берсе булып кала. Кызлары булмаган ата-аналар бу саннарга карап: “Ярый әле ир-бала үстерәм”, — дип сөенергә ашыкмасыннар иде. Туган баланың атасы сезнең улыгыз булырга мөмкин бит! Шулай ук узган ел 18 яше тулмаган 69 кызның кияүгә чыкканы теркәлгән. Бик яшьли гаилә корган кызлар тулысынча ирләренә бәйле булса, алар шәхес буларак камилләшүдән дә туктыйлар. Мондый очракларның бәхетле гаилә һәм мәхәббәт белән тәмамланганы бик сирәк күренеш. Нәрсә бу? Бозыклыкмы? Егетнең татлы сүзләренә ышанып алданумы? Гаиләдә җитмәгән җылылыкны шулай эзләргә тырышып карауның нәтиҗәсеме? Кызларның җенси мөнәсәбәтләргә иртә керүләре сәламәтлекләре өчен никадәр зыянлы? Бу турыда белгечләр, ата-аналар белән сөйләштек.

Лилия Сәет кызы Шалаева (6нчы шәһәр клиник хастаханәсенең беренче категорияле акушер-гинекологы):
“Күп яшүсмерләр өчен җенси мөнәсәбәтләр — кызыклы тема. Моннан 20 ел элек кызлар беренче тапкыр 18-20 яшьтә егетләр белән якынлык кылсалар, бүген мондый “тәҗрибәне” 14-16 яшьтә татып карыйлар инде. Тик җенси мөнәсәбәтләргә иртә керүнең сәламәтлеккә зыяны турында егетләрнең дә, кызларның да бик азы гына уйлый. Мондый мөнәсәбәтләр әле ныгып бетмәгән организмның үсешен, аның формалашуын акрынайта. Яшүсмер начар укый, тиз арый, үзләренә йөкләнгән эшне начар башкара башлый, аларда хәлсезлек сизелә. Бик иртә җенси мөнәсәбәтләргә керү аеруча кызларның сәламәтлегенә зур йогынты ясавын да искәртеп үтәр идем. Кайбер авыруларны хәтта гомер буена дәвалап булмый. Ә иң куркынычы – балага узу. Организм җенси мөнәсәбәтләргә әзер булса да, бала табуга әзер булмый әле. Күп очракта яшь чакта ясаткан аборт исә киләчәктә ана булу бәхетеннән мәхрүм итә, җенси әгъзаларның хроник ялкынсыну авырулары шулай ук балага уза алмау сәбәбе булырга мөмкин.
Яшүсмер чакта кызлар да, егетләр дә дөрес саклану чараларын белмиләр. Шуңа күрә, җенси мөнәсәбәтләр аркасында таралучы йогышлы авырулар да: хламидиоз, трихомониаз, гонорея — яшь кызларның төп проблемасы бүгенге көндә. Моның нәтиҗәләре киләчәктә бик аянычлы. 15 яшендә беренче җенси мөнәсәбәткә кергән кызларда аналыктагы яман шеш 19 яшендә яки аннан да соңырак “җенси” тормыш алып баручыларныкына караганда ике тапкырга ешрак очрый.
Югарыда санаганнарны искә алып, балаларга дөрес тәрбия бирүгә тагын бер кат игътибар итик. Табиб буларак, яшьләргә барлык яктан да өлгереп беткәч кенә чын мәхәббәтне тоярга мөмкин дип киңәш бирер идем. Бәлки шул вакытта яшь гомерләр фаҗига белән тәмамланмас иде”.
 
Люция Абдуллина, психолог:
“Кызларның бүгенге көндә җенси тормышны иртә башлауларына аеруча тукталыр идем. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчесе, кызларның физик һәм гормональ яктан иртә җитлегүе. Икенчесе, ата-аналар балалары каршында талашып, яки җитди проблемаларны хәл итеп, үзләре үк балаларының зур тормышка аяк басуларын ашыктыралар. Өченчесе, әле 15 яшендә сафлыгын югалтмаган кызларга бүген яшьтәшләре “ала карга” итеп карый. Яшүсмернең “тәҗрибәле” дусларыннан калышасы килми. Башкалар кебек “текә” күренәсе, үзеннән көлүне туктасы килеп, ул кызлыгын югалта. Бүгенге көндә мәхәббәтне шигырьләр, җырлар белән түгел, ә җенси якынлык белән исбатлаулары гаҗәпләндерә. Еш кына кызлар йөргән егетен югалтудан куркып, аңа “юк” дип әйтә алмый. Бу шулай ук иртә башланган җенси мөнәсәбәтләргә китерә. Тагын бер сәбәп – Интернет челтәрендәге иркен аралашу, әти-әни ягыннан тыю булмау.
Балаларны әлеге ялгыштан ничек саклап калырга соң? Чөнки күп очракта бу гаиләдә алган тәрбиядән тора бит! Яшүсмернең энергиясен башка юнәлешкә күчерергә тырышырга кирәк. Кызлар өчен биюгә, гимнастикага йөрү, берәр нинди иҗат белән шөгыльләнү файдалы булыр. Әни кеше кызы белән иртә башланган җенси мөнәсәбәтләрнең зарары, мондый “тәҗрибәнең” аянычлы нәтиҗәләре турында сөйләшергә тиеш. Авырга узган очракта егетнең дә, кызның да җаваплылыгы турында аңлатырга кирәк. Бала белән ана арасында ышаныч булдыру мөһим. Кыз баланы аңларга, аны тыңларга тырышыгыз. Мондый мөнәсәбәтләр яшүсмердә куркуларны да бетерә, үз-үзенә ышанычны да арттыра. Андый тәрбия алган кыз сорауларын иң элек әнисенә, аннан соң гына дус кызларына бирер. Әгәр дә балагызның Интернет аша “зурлар” сайтын каравын сизеп алсагыз, аны ачуланмагыз, паникага бирелмәгез! Бала белән утырып сөйләшергә, аны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә тырышыгыз. Яшүсмер әти-әнисенә: “Юк!” – дип әйтә икән, мондый каршылыкка җитди булмаска тырышыгыз. Кыз бала нәрсәнедер эшләргә теләмәгән очракта, башкаларга да: “Юк”, — дип әйтә алачак. Интернетка керү вакытын чикләргә (компьютердан, планшеттан нәрсәдер карау өчен билгеле бер вакытны кертергә) кирәк. Баланы ялгыштан саклауның иң элек әти-әнидән торуын онытмыйк. Гаиләдә нинди генә хәл килеп чыкса да, яшүсмер ялгышса да, беренче чиратта әти-әни аңа терәк, ярдәм итүче булырга тиеш. Шул вакытта гына килеп чыккан проблемаларны уңай якка хәл итәргә мөмкин”.
 
Энҗе Имамова, 3 кыз әнисе:
“Олы кызыма 13 яшь. Ул һәрвакыт: “Нигә минем яшьтәшләрем эчә, тарталар?” – дип сорый. Мин аңа бу хәлнең гаиләдә дөрес алмаган тәрбиядән килүен аңлатам. Андый кызлар белән дуслашмавын сорыйм. Ата-аналар җыелышында балаларының кайда, нишләп йөргәннәрен карарга кирәк дип әйтеп тә карыйм. Бер әнинең җавабы шаккатырды: “Үзебез дә шундый идек, балаларга ирек бирергә кирәк”, — диде ул. Әлбәттә, аның кызы 13 яшендә сыраның да, тәмәкенең дә, егетләр белән якынлык кылуның да нәрсә икәнен татып караячак. Алсу белән азгын җенси тормыш турында да еш сөйләшәбез. Моны оят түгел дип саныйм. Чөнки нәкъ менә аның яшендәге кызлар зур булып күренү өчен, җенси тормышны иртә башлыйлар. Монда инде ирек биргән ата-ананың гаебе бар. “Татар кызлары үзләренең сафлыгын саклап калырга тиеш”, — дим. Аллаһ сакласын, өч кыз үстерәбез, мин бик куркам, йөзгә кызыллык китермәсеннәр. Хәзер бит ирсез генә бала табучылар күп. Ә ата-ана өчен бу зур гарьлек! Аеруча татар кызларына бу замана чиренә һич бирешергә ярамый! Кызларны тәрбияләүдә әти кешенең дә роле зур. Чөнки бары тик ир-ат кына азгын тормыш алып барган кызлар турында егетләрнең нәрсә уйлауларын әйтеп бирә ала. Кызларны тормыш иптәшем белән бергәләп тәрбиялибез, эч серләрен безгә һәрвакыт курыкмыйча сөйләргә өйрәтәбез. Без әти-әни генә түгел, ә дус һәм сердәш тә булып калырга тиешбез”.

Лилия Сабирова, ике ул тәрбияли: “Бүгенге көндә яшүсмерләр арасында җенси якынлык кылу белән белән беркемне дә шаккатырып булмыйдыр. Мин ике улыма да бу эшнең уен түгеллеген аңлатып үстерәм. Әгәр дә ниндидер хәл була калса, кыз гына түгел, егетнең дә җавап бирергә тиешлеген аңлатам. Тик хәзерге вакытта кызлар да бозылды. Элек яшь кыз өчен сафлык алтынга тиң булса, бүген моның кыйммәте югалды. Кыз теләмәсә, егет аңа ябышмый. Кире очракта, бу инде җинаять була! Узган ел бөтен телеканаллар 16 яшьлек кызның яшь кенә егетне үзен көчләвендә гаепләвен күрсәттеләр. Җыелган мәгълүмат буенча, кыз бик азгын тормыш рәвеше алып барган, таныш түгел компанияләрдә эчеп, тартып йөрү дә аның өчен гадәти күренеш булган. Дөрес, егет белән кыз арасында якынлык та булган. Тик егет: “Кыз үзе теләде”, — дип ачыргаланды. Ничек кенә булмасын, егеткә 18 тулган, якынлык кылуы аркасында ул төрмәдә утыра. Улларыма әнә шундый гыйбрәтле хәлләр турында сөйләп, сак булырга, җаваплылык турында онытмаска кирәклеген ис­кәртеп, чын яратуның якынлык бе­лән исбатланмавын аңлатып торам”.
 

Эльвира ХУҖИНА
Яңарыш
№ --- | 26.10.2018
Яңарыш печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»