поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.10.2018 Хәйрия

«Балаң озак яшәмәс, дигәннәр иде…»

Казанда яшәүче Артем Макаровка ике яшь ярым. Әти-әнисен, якыннарын сөендерә торган иң тәмле чагы. Ләкин Артем сәламәт түгел. Сәламәтлеккә илтә торган юлы бик озак, катлаулы һәм… кыйммәт аның.

Көтеп алынган бала ул. Берничә ел көткәннән соң, ниһаять, йөккә узганын белгәч, Алена күкләргә сикерә. Аннан да бәхетлерәк кеше булмый. Ләкин бала табиб куйган вакыттан бик күпкә иртә – 29 атнадан ук туа. 2016нчы елның 18нче июне Алена Макарова өчен иң бәхетле дә, иң караңгы да көн булып истә кала. Бәхетле көн – чөнки ул ана булды, ничә ай буе йөрәк астында йөрткән баласы дөньяга килде. Караңгы көн – чөнки баласы ашыкты, бик ашыкты. 1050 грамм гына булып дөньяга килгән Артемны Аленаның күкрәгенә салып та тормыйлар, тизрәк ясалма сулыш бирү җайланмасына тоташтыралар. Сабый 2,5 ай буе шул аппаратка тоташкан килеш ята. Җитлекмичә туу эзсез узмый, анда бер бәйләм чир табыла: бронх-үпкә дисплазиясе, үпкәнең икенчел гипертензиясе, эчәклекләрнең үткәрү функциясе бик түбән булу, атаксия элементлары булган гиперкинетик синдром һәм әйтсәң телне сындыра торган башка күп кенә чирләр (Артемның барлык диагнозлары белән «ВКонтакте»дагы vk.com/pomozhem_artemy_vmeste төркемендә таныша аласыз, барлык документлары бар. – Авт.).
 
«Артемны 8 ай тулгач кына больницадан чыгардылар. Шушы вакыт эчендә күпме чәчем агарганын үзем генә беләм. Акылдан шашар дәрәҗәгә җиткән идем. Чөнки табиблар берничек тә тынычландырмады. Озак яшәмәс, диләр иде. Мин Артем белән больницада булдым. Әнигә рәхмәт, булышты: ул больницага Артем янына килеп тора, ә мин юынырга һәм әзрәк йоклап алырга өйгә кайтып килә идем. Озак тора алмыйм, билгеле, йөгереп больницага килеп җитәм», – дип искә ала ул вакытны Алена.
 
«Әллә яши, әллә юк» дигән бала, бәхеткә, яшәп китә. Ләкин Артемның яшәвен генә тулы канлы яшәү дип әйтеп булмый. 2,5 яшендә аның авырлыгы 8 кило гына. Дәвалану үткәннән соң әзрәк тамагына ашый ала башлаган, ләкин сыеклыкны бик авырлык белән эчә, ди. Эчәклекләре начар үткәрә, шуңа күрә ашказанына трубка – гастростома куелган. Авырлыгы әз булу сәбәпле, үпкәләре дә начар эшли, еш кына кислород концентраторы ярдәмендә суларга мәҗбүр. Артемга бернинди прививка да ясарга ярамый, шуңа күрә аның иммунитеты бик түбән. Урамда озаграк торса да авырый башлый. Шуңа күрә көздән язга хәтле өйдә утырырга мәҗбүр. Шулай да Алена улының уңышларын горурланып сөйли: «Узган көздә ДРКБга тикшеренергә баргач, табиб «аякка басуы турында бернәрсә дә әйтә алмыйм, хәтта утыра да алмаска мөмкин» дигән иде. Хәзер менә утырып шуышып йөри башлады! Елмая. «Баба» дигән сүзне әйтә». Күпне күргән Алена өчен болары да шатлык!
 
Артемның авыруын тулысынча дәвалап бетереп булмый. «Безгә ДЦП диагнозы куярга тиешләр, нишләп куймыйлардыр. Аның артыннан йөрергә кирәк инде. Инвалидлыкны да ел саен яңартып торасы бит. Ел саен барып, чират торып, утыра да, йөри дә алмый торган баланың инвалид икәнен расларга кирәк», – ди Алена. Тулысынча дәвалап булмаса да, сабыйның хәлен җиңеләйтеп була. Моңарчы шуыша да, үзе рәтләп ашый да алмаган бит. Күп санлы тернәкләндерү курсларының гына файдасы булган. Ләкин ул курслар барысы да диярлек түләүле. Бушлай булганына чират торырга кирәк. Акчаны, билгеле инде, ил буенча тиенләп җыялар. Дөрес, бер хәйрия фонды язга таба ярдәм итәргә вәгъдә биргән, 200 мең сум бирәчәкбез, дигәннәр. Ләкин язга кадәр ерак. Аңарчы массаж һәм башка курслар аласы бар әле Артемның. Менә бу атнада кабат больницага ятарга җыеналар.
 
Сабыйга ярдәм итү өчен миллионер булырга, миллионнар күчерергә кирәкми. «Тиенләп җыйганда да җыелыр иде. Җыелып килә. Рәхмәт яхшы күңелле кешеләргә!» – ди Алена. Ул үзе бөтен кеше өчен дә ачык, теләге булган кеше шалтыратып, Артемның хәлен белешә ала. Аленаның телефоны: 89871746669.
 
Ярдәм итү өчен реквизитлар:
Карта Сбербанк № 5469 6200 1934 2540
Срок действия карты 05/21

Макарова Алёна Александровна (ALENA MAKAROVA)

Счет получателя 40817810562002975987

Qiwi кошелек 89871746669 (Макарова Алена Александровна).
 
Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.10.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»