|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2018 Экология
Октябрьнең соңгы көннәрендә һава торышы нинди булачагы билгеле: беренче кар соңараСоңгы көннәрдә уртача һава температурасы бер дәрәҗәдә тора. Ул күзәтелгән күп еллык нормалардан 3–5 градуска югары. Татарстанда октябрь ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Соңгы көннәрдә уртача һава температурасы бер дәрәҗәдә тора. Ул күзәтелгән күп еллык нормалардан 3–5 градуска югары.
Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, октябрьнең өченче декадасында әлеге тенденция үзгәрешсез кала. Күп еллык нормалардан һава температурасы якынча 5 градуска югары булачак.
26 октябрьдә төнлә яңгыр фаразлана, көндез явым-төшем күзәтелми. Көндез 11 градус җылылык саклана.
Фото: pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|