поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.10.2018 Җәмгыять

Инвалидларга нинди ташламалар каралган?

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, «Россиядә инвалидларны социаль яклау турында»гы 181нче закон нигезендә (2005 елның 24 ноябреннән гамәлдә), инвалидларга түбәндәге ташламалар каралган.

Акчалата ярдәм
 
I группа инвалидлар
2018 елның 1 февраленнән ай саен 3626,98 сум акчалата түләү
 
II группа инвалидлар
2018 елның 1 февраленнән ай саен 2590,24 сум акчалата түләү
 
III группа инвалидлар
2018 елның 1 февраленнән ай саен 2073,51 сум акчалата түләү
 
Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидия
 
Барлык группа инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрдә кайбер ташламалар каралган.
– Наем нигезендә алынган торак өчен (күп фатирлы йорт булганда, аның белән идарә итү, йортның уртак милкен төзекләндерү, агымдагы ремонт өчен ­түләү), салкын, кайнар су, электр уты, җылылык өчен түләгәндә; үзәк җылыту системасы булмаган авыл өйләрендә, җылылык өчен тотылган чыгымнар өчен түләгәндә, торак-коммуналь хезмәтләргә 50 процент ташлама ясала.
 
Социаль хезмәтләр җыелмасы
 
«Дәүләт социаль ярдәме турында»гы 178нче федераль закон буенча (1999 елның 17 июленнән гамәлдә) инвалидларга социаль хезмәтләр җыелмасы:  табиб язган рецепт буенча бушлай дарулар белән тәэмин ителү, кирәкле тернәкләндерү чаралары алу, табиб күрсәтмәсе белән шифаханәгә юлламалар алу, шәһәрара транспорт, тимер юлы транспортында дәвалану урынына бушлай барып кайту мөмкинлеге бирелә.
I группа инвалидларны озатып барган кешене шифаханәгә юллама белән тәэмин итү һәм дәвалану урынына бушлай бару мөмкинлеге каралган.
 
Юл йөрү өчен ташлама
 
Республикада физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләр өчен җәмәгать транспортында йөргәндә бердәй социаль юл йөрү билетлары һәм инвалид балаларга аерым бердәй балалар социаль юл йөрү билетлары – электрон транспорт карталары бар. Инвалид балалары булган әти-әниләргә дә мондый билетлар каралган. Өлкәннәр өчен социаль юл йөрү билетының бәясе – 466 сум.
 
2005 елның 11 ноябреннән гамәлгә кергән 209нчы закон буенча барлык федераль ташламага ия категория кешеләр, шулай ук инвалидлар, навигация вакытында шәһәр яны су транспортында йөргәндә 50 процент ташламага хокуклы.

---
Шәһри Казан
№ --- | 24.10.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»