поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.10.2018 Ана теле

Ана теле: Сүзсез аңлашуга белем, осталык күбрәк сорала

Үткән язмада без сөйләмдә мәгънә һәм хисне телдән башка чаралар, фәнчә әйткәндә, экстра,-паралингвистик чаралар белән белдерү турында гәп башлаган идек. Уйланыр өчен берничә мисал китерик. Әйтик, тормыышыңда тирән эз калдырган, иң хөрмәт иткән, кадерле кешеләреңнең сиңа кайсы ягы белән тәэсир итүен, хөрмәт иттерүен уйлаганда да иң башта аның сөйләү-сөйләшүе белән бәйле сыйфат-үзенчәлекләрен искә төшерәсең.

Шундый хәләт укыган китапларыңнан да искә калган. Менә Гомәр Бәширевнең  “Туган ягым – яшел бишек”тән бер манзара:  “Бервакыт йокы аралый әнинең кытыршы кулы белән башымнан сыйпавын тойдым, ягымлы тавышын ишеттем:
   
– Тор инде, улым, тор, бик озак йокладың...”. Яисә Саҗидә Сөләйманованың бер шигырендә: Әтинең кулларымнан тотып: – “өздереп чап, чалгың уйнап торсын, такыр калсын покос арасы”, дип печән чабарга өйрәтүен тасвирлавы хәтергә уелган. Нигә? Чөнки кадерле кешеләрне искә төшергәндә аларның телдән башка сыйфат-үзенчәлекләре дә хәтер төпкеленә тирән уелып калганын күрәбез: әнинең кытыршы кулы белән сыйпавы, ягымлы тавышы; әтинең кулдан тотып, ничек печән чабарга күрсәтүе. Шундый мисалларны үзегез дә искә төшереп, теркәп куегыз әле. Мин дә күчерә торыйм:
   
“Шигырь яңгырый... Матур да, йомшак та, мишәрчәрәк ямле булып та Такташ тавышы яңгырый: Яшьлек, гомрең кыска синең...” (Габдрахман Минский истәлегеннән); “Менә Хәсән ага башын чөеп җибәрә. Аның аксыл ябык чыраена якты нур иңгәндәй була. Ул шигырь ритмына уң кулы белән һаваны кыеп-кыеп ала: Җитәр җирләр безнең ерак әле//Үтәсе бар озын юлларны (Марс Шабаев истәлегеннән); Монда да шагыйрьләрнең сүзләреннән тыш, Такташның “матур да, йомшак та, мишәрләрчә ямьле тавышы, Туфанның башын чөеп җибәрүе, шигырь ритмына уң кулы белән һаваны кыеп-кыеп алуы аларның сөйләмен тулыландыра, тасвирлы итә.
   
Шулай итеп, тормышта без яраткан артистыбызның да аңа гына хас тавышын, икенчесенең сөйкемле көлүен, тәүге укытучыбызның буй-сынын, үз-үзен тотышын хәтердә саклыйбыз.
   
Берәр чыгыш әзерләргә яисә текст язарга тотынып, кешегә тәэсир итәрлек чара, юлларны барлый башласаң, менә әлегедәй җай-әмәлләрнең
тупланмаган, фәнни колачлы өйрәнелмәгән булуына ризасызлык тырнап куя. Тирәнтенрәк уйланганда, бар бит андый чыганак. Риторика гамәлияте һәм фәне бар. Татар риторикасы да (нәфис сүз кыйбласында) сәнгатьнең бер төре буларак та, фән буларак та шактый тәҗрибәле, тарихи чыганак. Унтугызынчы гасыр башында ук әле Иж-Бубый мәдрәсәсендә беренче сыйныфтан башлап сигезенче сыйныфка чаклы ана теленә бәйләп атнасына 24–30 сәгать исәбеннән башлыча 28 фән-предмет укытылып, арада матур язу (хөсне хат), әлифба,  татар орфографиясе (төрки имля), татарча уку, татар әдәбияте, телдән сөйләү, уку кагыйдәләре (кыйраәт), көйләп уку, татарча дөрес сөйләү кагыйдәләре (бәлягате төркия) һәм башка предмет-фәннәр урын алган. Алар фәнни нигезле җитди программнар белән эш иткән. Мәдрәсә мөгаллиме Габдулла Бубыйның 1908 елда Казанда чыккан “Татарча хөтбә уку дөресме?” дигән китабы бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Гомумән дә татар мәдрәсәләрендә хөтбәт сөйләменә өйрәтү тирәнтен фәнни нигездә куелган була. Октябрь инкыйлабына кадәр үк әле Уфа ахуны Җиһангир Абызгилдиннең “Хәтбәт ысуллары” исеме белән чыккан биш дәреслеге киң таралыш алган була. Без аларны яңадан бастырып чыгаруны кузгатып караган идек... Хәер, башлангыч сыйныфларга риторика дәреслекләре үзгәртеп кору заманы җиткәч, бераз чыгып алды. Башкортстанда Вәли Псәншиннең 10–11 сыйныфка дәреслеге чыкты. Егерменче гасыр башында бу юнәлештә җанлану көчле булып алды: мәктәп, гимназияләрдә фән буларак, югары уку йортларында махсус курслар буларак укыту кертелде, кайбер шәһәр, районнарда риториклар оешмалары эшләп алды. Казан дәүләт университетында (бүгенге КФУда) татар журналистикасы факультетында махсус курс укытылды. Бу максатта илдә беренче тапкыр, бердән-бер татарча дәреслек, соңрак саллы гына уку кулланмасы бастырып чыгарылды, байтак еллар кулланышта булды ( Низамов И.М. Риторика // Югары уку йортлары өчен дәреслек.– Казан: КДУ нәшр. 2005.–178 б.; Низамов И.М.  Нәфис сүз осталыгы: риторикадан уку-укыту кулланмасы. Казан: Казан ун-ты нәшр., 2013.– 280 б.); Алардан бүген дә файда табып була. Бүгенге темабызга турыдан-туры кагылган кайбер тезисларга берничә мисал китерергә җөрьят итәбез.
   
Атаклы чичән-шагыйрь Мифтахетдин Акмулла нәфис сүз осталыгының чишмә башында тора. Ул шигырьлђрен бастырып чыгарудан бигрәк, халык арасында њзе укыр, яттан сөйләр өчен язган. “Менә шуңа, күрәсең, аның әсәрләрендә ишетер колакка ятыш булмаган нәрсәләр, ритмик чатанлык күренеше юк”, дип кистереп әйтә аның иќатын бөртекләп өйрәнгән галим Ә.Харисов.  Икенче бер галим моны фәнничәрәк төшендерә:  “...Логик басым да, эмоциональ басым да өчәр рифмалы сүзләргә төшә, џәм алар әсәргә аеруча көч, музыкаль аһәң бирә...”.  Кайгы-хәсрәт тарта-тарта башымда һуш калмады,//Гомречендә булмадык бер кайгы-хәсрәтдин ќода.//Бары гомрем көя-көя йөздә нурым калмады.// Ялгыз булмаганымын бер гъазиз җанымдин җода.
   
Чын мәгънәсендә җырлап тора! Чыннан да әйтү – сөйләү – көйләү максатында язылган. Монда чичәннең синтагмага, ягьни әйтмә сөйләмгә күнеккән булуы, тотлыкмыйча, шома  сөйләү өчен моны язуда да чагылдырырга омтылуы ачык күренә.
   
Синтагма шундый көйле, аһәңле булсын өчен  шагыйрь төрле монипуляцияләр ясый: “ Булмасын “мөселманмын” дигән корат (коры ат, бары исем генә);  кай китаб ул кешене мөселман дир (дияр); әле генә китерелгән мисалда –  гомречендә булмаган... (гомер эчендә) һ.б.
   
Сүзтезмәне язганда да әдәби тел нормалары, аның эчке законнары (сингармонизм, басым, ялганмалылык, тәртип, аһәң һ.б.) сакланырга тиеш,  ә аларны чын-чыннан гамәлгә ашыру, саклау мөмкинлеге синтагманы әйтү барышында төгәлрәк саклана. Мәсәлән, шагыйрь менә бу очракта сингармонизм законына ничек тугъры калган: “Бу айтканым китабка хилаф имәс...”, “Җан калтырап, кан-җас түгеп зарлагандай...”.
   
Язу – әйтү нисбәте, закончалыгын шагыйрь лексик-грамматик категорияләрне кулланганда да саклауга ирешә. Әйтик, нигә ул күпчелек шигырьләрендә “башындан”, “башындин” дип язса да еш кына “башыннан” рәвешен дә куллана, ягьни әйтмә сөйләм таләбенә буйсына. 
   
Алынма берәмлекләрне куллану да шуның белән аңлатыла. Чын язма шигырьләрендә гарәп, фарсы алынмалары өстенлек итсә, турыдан-туры гади халыкка мөрәҗәгать иткәндә шушы төбәк, шушы катлам даирәсе еш куллана торган урыс алынмаларын, башкорт шивәсе берәмлекләрен, казакъ теле сүзләрен куллана: “Кирәк солтан булсын, кирәк – император...”;  “Салдат”, “чинауник”, “әфисәр”, “кантон”, “наград”, “бырат” һ.б.
   
Әдип аларны да ана теленең башка берәмлекләре рәтендә  сыгылмалы, көйле ишетелерлек итеп тел законнарына буйсындыра. Әлбәттә, ул инде башкорт, казакъ шивәсе элементларына да шундый таләпләр куеп эш иткән.
   
Өзекне йомгаклап, әдип шигырендәге бер детальгә игътибар итик. Гыйлемең зур, йәшең өлкән ага булсаң//сөйләшеп кара син бер энең белән...
   
Димәк, Акмуллача әйткәндә, кешене аңлау, аңа нидер төшендерү, ышандыру өчен аның белән сөйләшергә кирәк.
   
Менә халык шагыйре Сибгат Хәким иҗатында  бу тезисыбызга караган кайбер фикерләрне күзәтүләребезнең берсендә теркәгәнбез икән. “Сибгать Хәкимнең шәхси үзенең сөйләме гаҗәеп үзенчәлекле– тәэсирле, хисле иде. Мин аның белән болай сөйләшкәләп алганым, төрле кичәләрдә шигырь сөйләгәнен, рәсми җыелыш, утырышларда нотык тотканын бирелеп тыңлагыным булды. Арчада, Кырлайда, Кимедә, Әтнәдә кешеләр белән аралашканын, бигрәк тә сабан туенда төрле кеше белән әңгәмәләшкәнен күзәткәнем булды.  Сөйләм мотивларына (сөйләм адресатына, сөйләмнең ниятенә, шартына) карап сүз сайлавы,  җөмлә төзелешенең, тавыш-интонациясе, хәрәкәтләренең үзгәрүе дисеңме! Аны бу яклап Рабит Батулла да күзәткән булган икән: “Тамашачыны шаккатырырлык итеп ул сәхнәдән шигырь укымый иде... Сибгат Хәким беркайчан да эффектка омтылмады. Тыйнаклык аның холкында, табигатендә иде... Бөтен табындашлары шаркылдып көлгәндә дә Сибгат абый кычкырып көлмәде, ул елмая торган иде, аның елмаюы үзе бер музыка, үзе бер яктылык-нур чыганагы иде. ... Ул сыек буынлы түгел иде, сәләтсезлеге күренеп торган кешегә турысын да әйтә белә иде. Сибгат Хәкимнең сөйләм теле дә, язма теле дә һәрвакыт астарлы булыр. Ул киная белән үзен күтәрер, башкаларга суктырыр, ул сәяси мәүзугъка язылган әсәрләрендә аеруча хәйләкәр оста һәм сак була белде...”.
   
Шагыйрьнең әйтмә сөйләмдә тавыш, интонацияне тоемлау сизгерлеге язмада да ачык чагыла. Аның аерым сүз, гыйбәрәләре генә түгел, бөтен сөйләмен дә (җөмләләренең, бөтен текстының төзелеше) халыкча, авылча дип бәяләргә булыр иде. Менә кычкырып укыганда тавышның нәкъ мәгънәви, хисси төсмер белән әйтелүе сизеләчәк мисаллар: Барысы да ашыга шәһәргә,//Билләһи, кызык та соң; Мехчылар туннар тегәләр.// Ни җитсен җылы тунга; Безнең бу җир әйбәт кешеләргә//Ярлы түгел алай түгелен; Сагнуыннан һич туктамас җаным,//Ник урталай шунда ярмыйсың...; Белмини, ник аны белмәскә; Һич шаяртмыйм, исем китте менә://Бер төш тә юк кырда тургайсыз; Ашарыма куеп чыга:// –Тамагыңа кап, балам; Күренә ки, шагыйрьнең шигъри сөйләме  татарның әйтмә сөйләменә нигезләнә. Шагыйрь аның табигыйлеген язуда да сакларга тырыша – беренче шигырьләрендә үк ул әйткәнчә язу үрнәкләрен бирде. “Ә хәзергә сагну моңын онтып//Фронт юлын сорый улыннан; Бу малай сагна диеп; Бу күңелнең тынычлыгы бетә,//Борчу арта июнь кердисә; Карт сөяккә хәзер шул да ярый,//Озак җылынып булмый югыйсәм; Яңгырлар ныграк юсайде //Дөньяның җыелган тузанын;
   
Күренекле шагыйрь Шамил Анакның шигьри сурәт осталыгына багышланган язмамда телдән башка чара-алымнарын анализлаган өлешендә “Тавыш” дигән бүлекчә дә бар. “Шагыйрь иҗатында без буйдан-буйга тавышны “ишетеп” торабыз. Кеше тавышын. Яшәештәге, табигатьтәге төрледән-төрле тавышларны...”. Шигырьләрдә тавыш төшенчәсенә тартым сүзләр арасында өн аеруча еш очрый. Чыгам да төнгә, сөйләшәм тынлык белән–//тынлык кебек тын гына, өнсез генә; Ни турында сөйли төн тирәнлеге өнсез?; Шагыйрь табигать “әйтүен” дә еш, тәэсирле куллана: “Үләннәрнең бардыр без белмәгән теле,// һәм яфраклар сабый кебек, елый-көләдер;
 
Шагыйрь Рөстәм Мингалимнең  Дәрт чүлмәге: (Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар кит.нәшр.,  2003) китабын укыганда бу тезиска караган менә ниләр төртеп куйганмын: Ана теленең үзе әйтергә теләгән, ниятләгән теләсә нинди фикри мәгънәне,  хис төсмерен җиткерергә сәләтле берәмлеген (өстәвенә әле телдән башка чараларның да – ым, ишарә, тавыш, хәрәкәт һ.б. пара-экстралингвистик чараларын да) күз уңыннан ычкындырмый. Бер караганда һәр шагыйрь шигырь язганда кайсы мәгънә һәм хис төсмерен ап-ачык тәгаенләү өчен телнең кайсы чара-коралын табып куярга  икәнен  табигый сәләте белән, ана сөте биргән  тел тоемлау хәсияте белән үзеннән-үзе эзләп таба кебек. Күпчелек иҗатчы мәгънә бөртеге, хис хәсияте дип сүзгә мөкиббән китә, эзләү башы итеп шуны таный. Ә аның эзләгәне бәлки гап-гади бер аваз белән белдерелә аладыр, гап-гади иҗек-кушымчадан, грамматикада ярдәмче берәмлек дип аталган гап-гади мөнәсәбәтлектән  гыйбарәттер. Тавышының бер үзенчәлекле кылы – аһәңе белән, басымлы бер авазы белән әлләкүпме хис төенен  яңгыраткан  шагыйрьләрне хәтерлибез бит! Менә Рөстәм Мингалимнең дә  шигырен укыганда һәр  фразасын, тезмәсен, сүзен генә түгел, һәр тынына, иҗегенә диккать итәсең, чөнки ул берәмлек иҗат  ачышы булып чыга:  “...Янәшәмнән шап-шоп атлап киттеләр”.
   
Шигьри сурәткә ирешү өчен сүздән башка чараларны, аерым алганда тавыш-көйне нечкә тоемлап кулланучы шагыйрьләребез, шөкер, аз түгел. Язмамны күптән түгел арабыздан киткән Рим Идиятуллин шигыреннән мисал белән тәмамлыйк:  
Берчак җырлап кискән мәрхүм каен//Төпсәсенә гөрс абына // Адәм бичара!..; Ай сибә сусыл ширбәтен// Шыбырдап йолдыз тама, // Рәхәт җилгә рәхмәт укып, // Яшь яфраклар кул чаба.
   
Аңлашылды булса кирәк, аралашу, сөйләшү үтемле, тәэсирле булсын өчен тел чаралары белән бергә экстра,-паралингвистик чараларның да актив файдаланылуы кирәк икән. Беренче нәүбәттә тавыш белән бәйле чара, алымнар. Хәер, бу тезисның үзенә  язма багышлау мәгъкуль булыр.
                                         Илдар Низамов,
                                           филология фәннәре докторы.
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 25.10.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»