|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2018 Спорт
Аягын сындырган спортчы юлның калган өлешен үрмәләп узган (ВИДЕО)19 яшьлек Рэй Иида эстафетада катнашкан вакытта уң аягын имгәткән. Кыз башка йөгерә алмаячагын аңлаган вакытта, үз командасының башка кешесенә эстафетаны тапшырырга 200 метр ара калган һәм ул инде 3,5 км араны узган булган. Шул чакта спортчы дистанциядән төшмәгән, үрмәләп булса да барып җитәргә карар кылган. Марафонны оештыручылар кызны туктатырга теләсә дә, ул баруын дәвам иткән. Япон йөгерешчесенең куллары һәм аяклары сыдырылып канап беткән, дип яза Мәйдан.
Эстафетасын тапшырганнан соң, Ииданы хастаханәгә илткәннәр, анда аның аягы сынуы ачыкланган.
Япониялеләр кызның батырлыгына һәм түземлелегенә сокланган. Ә Иида үзе командасы алдында гафу үтенгән.
--- |
Иң күп укылган
|