поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.04.2010 Җәмгыять

БЕЗ КҮРМӘГӘН ИЛЛӘР

Чит илләргә укырга йә булмаса эшкә дип чыгып китеп, туган якларына кире әйләнеп кайтмаган кешеләр, аеруча яшьләр бүген беркемдә дә гаҗәпләнү уятмый инде. Казан егете Вәгыйз СОЛТАНБӘКОВ та – әнә шундыйлардан. Башкалада төрек лицеен тәмамлагач, 1996 елда ул Төркиянең Әнкара шәһәренә укырга китә. Анда икътисадчы белгечлеген алгач, Американың Вашингтон шәһәренә барып, тагын укырга керә. Университетны тәмамлагач, эшкә урнаша һәм Америкада сигез ел яши. Ә узган елның ноябрендә ул Канадага күченә. Вәгыйз белән без Казанга әти-әниләрен күрергә, ял итәргә кайткач сөйләштек.

– Америкада яшәп калырмын, дип уйламаган идем. Укуны тәмамлагач ук эш таптым, ияләштем. Ә хәзер кайтасым килми. Эш тәҗрибәм дә, чит илдә алган дипломым да бар. Минем бит Россия дипломы юк. Әти-әниләрем каршы булмады, киресенчә, мине хупладылар гына. Үзләре дә Америкага килгәч, аны бик ошаттылар. Хәзер энем дә гаиләсе белән шунда күченде. Ул әлегә укый һәм төрле эшләрдә йөри, лицензия алгач, медицина хезмәткәре булып эшләячәк.

 

– Татарстаннан чыгып китеп, чит илләрдә яши башлавыгызга да 14 ел вакыт узган. Татар телен онытып бетермәгәнсез әле.

 

– Кызганыч, татар телен бөтенләй онытып бетерә яздым инде. Элек яхшырак сөйләшә идем. Америкада торганда андагы кечкенә генә татар диаспоралары белән аралаштым. Хәзер дә Вашингтон шәһәрендә яшәүче берничә татар гаиләсе белән элемтәдә торам. Америкада татар яшьләре күп, тик алар күбрәк русча яки инглизчә сөйләшә. Ә менә элегрәк, узган гасырның 50-60 нчы елларында килеп төпләнгән татарлар татарча яки инглизчә сөйләшә. Нью-Йорк һәм Сан-Франциско шәһәрләрендә диаспораларның үз биналары бар. Алар елга якынча ун тапкыр җыела. Милли, дини бәйрәмнәрне үткәрәләр. Мәсәлән, Тукай бәйрәмендә шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар. Чит илдә яшәгәч, милли традицияләр, гореф-гадәтләр, тарих белән кызыксыну, алар белән горурлану хисе арта, үзеңнең тамырларыңны эзләргә тотынасың икән. Минем анда берничә дустым бар, алар белән дә татарча сөйләшергә тырышабыз. Казанда яшәгәндә андый теләк юк иде. Гаиләдә дә без әни-әти белән – русча, әби-бабай белән татарча аралаша идек. Хәзер өлкәннәр вафат инде.

 

– Казанга еш кайтып йөрисезме?

 

– Төрлечә була. 3,5 ел кайтмыйча торган вакытлар да, ике елга 3 мәртәбә кайтып киткән чаклар да бар. Әмма туган якларга кайту минем өчен матди яктан бернинди проблема да тудырмый. Виза белән генә каршылыклар булгалый.

 

– Канадада нинди эштә эшлисез?

 

– Әлегә анда эшкә урнаша алмадым, чөнки күченү белән үк Казанга очтым. Үз өлкәм буенча берәр эш табачакмын, Алла боерса. Ә Америкада иминият аналитигы булып эшләдем. Эшсезлек проблемасы анда да бар, ләкин Россиядәге кебек үк түгел. Америкада еллык уртача хезмәт хакы 46-48 мең долларны тәшкил итә. Бер айга 4 мең доллар дигән сүз. Минем хезмәт хакым уртачадан югарырак иде.

 

– Ни өчен Америкадан Канадага күчендегез?

 

– Канада белән күптәннән кызыксындым һәм ул күп яклары белән үзенә җәлеп итте. Канада, Америка белән чагыштырганда, тынычрак ил. АКШ исә агрессиврак. Анда күп эшләргә кирәк. Аннан соң Канаданың климаты да Россиянекенә охшашрак. Кешеләр дә мөлаемрак, социаль яктан да яхшырак. Анда отпускны күбрәк бирәләр, эмигрантларга ярдәм итәләр. Канадада, Америкага караганда, гражданлык алу җиңелрәк, хәтта анда яшәмәсәң дә алырга мөмкин. Мин дә Канада гражданины. Ике илдә дә студентлар һәм пенсионерлар сәяхәт итә. Бай кешеләр шактый анда, тик ярлылар да бик күп. Америка, Канада белән чагыштырганда, баерак ил булса да, анда иң зур проблема – акча. Ул күбрәк булган саен таләпләр дә арта бит. (Көлә.) Дөресен генә әйткәндә, анда да Россиядәге кебек үк проблемалар. Күбесенең иң зур хыялы – өй алу. Йортны күбесе кредитка ала да, шуны 30 ел түли. Кредит түләү алар өчен зур проблема. Юлларда машиналар күп булса да, «бөке»ләр анда бик аз. Чөнки юл чишелешләре күп.

 

– Йорт сатып алу проблемасы бар, дидегез. Үзегез кайда яшисез?

 

– Фатир «снимать» итәм. Америкада ул да, медицина хезмәте күрсәтү дә, штрафлар да кыйммәт. Биредә бу бик зур проблема. Гомумән, Вашингтон – АКШта иң кыйммәт шәһәрләрнең берсе. Ә менә азык-төлек, киемнәр, электрон җиһазлар, машиналар, бензин арзан.

 

– Чит илдә шактый яшәп, Казанга кайтып төшкәч, аерма нидә сизелә?

 

– Иң беренче, әлбәттә, Америкада барысы да бик чиста, тәртиплерәк, яктырак. Анда чиратлар гомумән юк, аңлашыла инде, ришвәт бирергә кирәкми дигән сүз. Түләүләрне интернет аша гына башкаралар. Нинди дә булса мәгълүмат кирәк булса, телефон аша гына хәл ителә. Мәсәлән, Америкада бер көн эчендә дүрт-биш эш эшләсәң, Россиядә бер эшне дүрт-биш көн башкарасың.

 

– Канадада күбесенчә нинди халык вәкилләре яши һәм нинди телдә сөйләшәләр?

 

– Күбесенчә инглизчә һәм французча сөйләшәләр. Әмма андагы французча Франциядәгедән аерыла: диалектлар көчле. Канада 10 провинциягә бүленә. Анда яшәүчеләрнең якынча 30 проценты гына җирле халык, калганнары – эмигрантлар. Күп өлешендә Англиядән күченеп килгән кешеләр яши. Аннан соң Украина һәм Польша халыклары да бар. Торонто, Монреаль кебек зур шәһәрләрдә бик күп милләт вәкилләрен очратырга мөмкин. Торонто, әгәр ялгышмасам, җир шарындагы иң күп милләт халыклары яшәгән кала. Аеруча кытайлар, индуслар, итальяннар күп. Һәр милләт халкы аерым-аерым кварталлар булып яши.

 

– Типик Америка гаиләсе нинди?

 

– Монда географик яктан бүленеш бар. Көнчыгыш һәм көнбатыш ярларда урнашкан Нью-Йорк, Вашингтон, Сан-Франциско кебек зур шәһәрләрдә тормыш кыйммәт, шуңа күрә ир дә, хатын да эшли. Американың үзәк штатларында исә консерватив гаиләләр яши. Монда ир-ат эшли, хатын-кыз өйдә утыра. Минемчә, алар үз балаларын негрларга, мөселман кешесенә кияүгә бирергә, өйләндерергә каршыдыр. Мин берничә тапкыр статистика мәгълүматларына күз төшергән идем. Үзәк штатларда торган гаиләләрдә балалар күбрәк туа икән. Ә зур, яшәү өчен кыйммәтле шәһәрләрдә яшәүче америкалылар 1-2 бала гына тәрбияли йә балалары бөтенләй юк. Алар күбрәк карьера турында уйлый. Минем үземнең татар кызына өйләнәсем килә. Алар миңа якынрак. Америкалылар белән гаилә корырга теләмим.

 

– Америка яшьләренең буш вакытлары ничек уза соң?

 

– Мондагы сыман. Бәлки спорт белән күбрәк шөгыльләнүләре белән аерылалардыр. Чөнки моның өчен бөтен шартлар да тудырылган. Кая телисең – шунда керәсең дә уйныйсың. Түләргә дә кирәкми.


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ | 05.04.2010
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»