|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2018 Мәдәният
«Аманиды» туган телдәге җырлар конкурсы төгәлләнеп килә30 октябрьдә Казанда «Аманиды» туган телдәге җырлар конкурсының Гала-концерты үтәчәк. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында әлеге чарага әзерлек йөзеннән җыелыш узды. Исегезгә төшерәбез, гаризаларны 15 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк иде. Конкурста катнашу өчен Россия халыклары телләрендә җыр башкаручы Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән вәкилләр чакырулы иде. Нәтиҗәдә, конкурсның финал этабына 14 башкаручы узган.
Финалистлар концертта һәм бүләкләү тантанасында катнашу өчен 28-31 октябрьдә Казанга чакырылаачак.
Конкурсның оештыручылары – Казан дәүләт энергетика университеты һәм Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе (Росмолодежь булышлыгы белән).
--- |
Иң күп укылган
|