|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2010 Дин
САБЫР КАНАТЛАРЫҢ СЫНМАСЫН…
Ошамаган күп нәрсәләреңә сабыр итмичә, ошаган нәрсәләреңнең азына да ирешә алмыйсың.
Доктор Мостафа.
«Сабыр төбе – сары алтын» дигән мәкаль – безнең бабаларыбыздан калган тел җәүһәре, әдәп-әхлак кодексының бер бүлеге дип әйтсәк, ялгыш булмас. Баба-ларыбыз алтынга тиңләгән сабырлыкның ни дәрәҗәдә кыйммәтле сыйфат икәнен пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә ассызыклап әйткән: «Сабырлык – иманның яртысы». Диндә сабырлык төшенчәсен дүрт яссылыкта карарга мөмкин: Аллаһның әмерләренә буйсыну, ягъни фарыз гамәлләрне сабырлык белән кылу; Аллаһ тыйган нәрсәләрдән баш тартуда сабырлык күрсәтү; бәла-казаларга, тормыш сынауларына сабыр итү; табигатьтәге яисә иҗтимагый тормыштагы вакыйгалар агышын сабырлык белән көтеп алу.
Аллаһның әмерләренә иман китерү, намаз, ураза, зәкәт һәм хаҗ кебек гамәлләр керә. Һәр кеше түземлек белән аларны чын күңелдән үтәргә алына икән, ул мөэмин мөселман була һәм Аллаһның рәхмәтенә ирешә. Коръәндә Аллыһы Тәгалә түбәндәгечә боера: «Бары тик сабыр итүчеләргә хисапсыз мөкафәтләр, саваплар булачак» (Зөмәр сүрәсе, 10 аять).
Аллаһ тыйган нәрсәләр рәтенә хәрам һәм мәкруһ гамәлләр керә, ягъни биредә җан иясен үтерү, җәберләү, гайбәт сөйләү, зина кылу, урлашу, исерткеч эчемлек куллану, отыш уеннары белән мавыгу, әдәпсез кылануны санап китү мөмкин. Кешенең эчендә начар эшләргә өндәгән бер көч, бер куәт яши. Бу – нәфес. Аның белән көрәшү динебезнең әмерләреннән санала. Бер хәдистә болай диелә: «Көрәштә иптәшләрен җиңгән кеше түгел, ә бәлки, нык ачуланган хәлдә сабыр итеп, үз ачуын җиңгән кеше генә көчле кеше дип санала».
Әгәр бәла-каза Аллаһтан кешенең малына, җанына яисә баласына төшсә, аның бу бәхетсезлекне туктатырга көче һәм белеме җитмәсә, бу вакытта риза булып, сабыр итәргә генә кала. Зилзилә, су басу, сугыш, ачлык, авыру вакытында сабыр итү хакында Коръәндә болай диелә: «Сезне бераз курку вә ачлык белән, малларыгызны, җаннарыгызны вә җимешләрегезне бераз киметеп, имтихан кылырбыз. Әй Мөхәммәд, сабыр итүчеләргә сөенеч бир» (Бәкара сүрәсе, 155 аять). Димәк, кеше дөньяда дәвамлы имтихан тота. Аллаһ тормыш белән үлемне кешеләрне сынар өчен биргән.
Табигый һәм иҗтимагый вакыйгалар дип, мисалга орлыктан агач үсүне, сабый баланың җитлегүен атарга мөмкин. Әлеге вакыйгаларның нәтиҗәсе сабырлыкның төбендә ята.
Шушы дүрт яссылыкның һәркайсында көчле булырга гадәтләндерүче бер нәрсә бар. Ул – ураза. Пәйгамбәребез Рамазан аена кадәр унбиш көн әүвәл укыган бер хөтбәсендә сабырлыкның чын кыйммәтен билгеләп болай дигән: «Бу ай сабырлык аедыр. Сабыр итүчеләрнең барачак җире җәннәттер».
Гөлназ ЯППАРОВА |
Иң күп укылган
|