поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.10.2018 Мәдәният

Гомер буе сине көтәм

Соңгы елларда самаралылар татар концертларына кытлык кичерми, ә менә спектакльләр - сирәк күренеш. Шуңа да театр сөючеләр Татар¬станның театр труппаларын көтеп ала. Ел саен искиткеч пос-тановкалары белән куандырып торган Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистларына аеруча рәхмәтлебез.

Быел алар самаралылар хө¬кеменә Илһам Гали әсәре буенча куелган “Гомер буе сине көтәм” спектаклен тәкъдим ит¬теләр. Аны театрның баш ре¬жиссеры Россиянең атказан¬ган артисты, Татарстанның аткବ¬зан¬ган сәнгать эшлеклесе Рә¬шит Заһидуллин сәхнәгә куйган.
 
Бу мелодрама бердәнбер баласын ялгыз тәрбияләп үс¬тергән гади китапханәче Әди¬ләнең (Татарстанның халык артисты Җәмилә Әсфән¬диярова) язмышы турында. Спек¬такль барышында ул тамашачыларга үзе турында сөйли, ә тормышының иң мөһим вакыйгалары күрсәтелә бара.
 
Ятим үскән кыз, институтта укыганда, чибәрлеге белән башкалардан аерылып торган Азат исемле курсташына кияүгә чыга. Бер елдан аларның кызлары да туа. Ир кеше көне-төне елаган бала тавышыннан тиз туя. Хатынына: “Балаңны тынычландыр, ул миңа диссертация язарга комачаулый!” - дип кычкырына. “Бу бала минекеме-юкмы, анысы билгесез!” - дип мыскыллый башлый. Ә бераздан аларны ташлап та китә. 
Бу авыр вакытта Әдиләгә ярдәмгә яшьлек дусты Гадел (Илнур Байназаров) килә. Тумыштан йөрәк авыруы белән авырган кызчыкка Мәскәүдә түләүле операция ясатырга кирәк булгач та ул ярдәм итә. Егет әти-әнисе белән киңәшә дә, өй сатып алырга дип җыйган акчаны балага операция ясату өчен бирә. Ә Азат: “Кызыңны үзең өчен таптың, акчасын да үзең тап”, - дип гаиләсенә арты белән борыла.
 
Еллар үтә. Кызга нәкъ 15 яшь тулган көнне Азат кайтып керә. Өсте-башы сәләмә, төрмәдә дә утырып чыккан икән. Башка барыр җире булмагач, гаиләсе исенә төшкән. Аягында нык торган Әдилә, Азат ничек кенә ялварса да, кабул итми. 
 
Гомумән, Әдилә - идеалга якын хатын-кыз образы. Язмыш нинди генә сынаулар бирмәсен, ул аларны лаеклы үтә, сынмый-сыгылмыйча гади китапханәче хезмәт хакына тормышын алып бара, кызын тәртипле бала итеп тәрбияләп үстерә. Мәсәлән, Марат (Булат Зиннәтуллин) исемле түрә аңа сөяркә булырга, алтын-көмешкә күмәргә вәгъдә иткәч, Әдилә аны куып чыгара. Китапханә штаты кыс¬картылып, эшсез калгач та хатын төшенкелеккә бирелми. Акчага караганда ул кешенең эчке матурлыгын, рухи байлыгын өстен күрә. Күршесе Рәхим бабай (Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев), аның оныгы Кадрия (Диләрә Фәт¬тахова) һәм кияве Айдар (Айдар Фәтхрахманов) да Әдиләне шуның өчен яраталар, хөрмәт итәләр, аңа эч серләрен сөйләп, акыллы киңәшләренә колак салалар. 
 
Гомере буе Әдиләне яратып йөргән Гаделгә кияүгә чыкмаганы өчен кайбер тамашачы аны гаеплидер дә. Тик монда да без аның никадәр акыллы булуын күрәбез. Башта ул өйләнмәгән иргә бала белән йөк булып барырга теләми. Аның үз гаиләсе булуын, үз баласын тәрбияләвен тели. Нәтиҗәдә, Гадел башка хатынга өйләнә, ләкин бәхетен тапмый, һаман беренче мәхәббәтен сагынып яши. Дилбәр (Ландыш Ибә¬туллина) белән аерыла да, кабат Әдилә янына ашыга, дус сыйфатында булса да, аның тормышында катнашырга тели. Ахырда Әдиләнең туң йөрәге эри һәм Гаделдән башка яши алмавын аңлап, алар кушылалар.
 
Хатын-кыз язмышы, мә¬хәб¬бәт темасыннан кала спек¬такльдә башка мөһим темалар да яктыртыла. Мә¬сәлән, Әдиләнең күр¬ше¬ләре Кадрия белән Айдар бүгенге заман яшьләрен тасвирлый. Аларның тормыш кыйм¬мәтләре, та¬ләп¬ләре бөтенләй башка. Әдилә кызы белән киявен озатып аэропорттан кайткач, Кадрия: “Әдилә апа, син хәзер инде үзең генә рәхәт¬ләнеп яшәрсең. Син барысыннан да азат”, - дип әйтеп сала. Ялгызлыкның никадәр авыр, ачы булуын әлегә аңламый ул. Кадриянең күңеле йомшак булса да, аңарда татар хатыннарына хас булган тыйнаклык, сабырлык юк. Ул - гаилә башлыгы. Муеннан кредитка батып булса да, бизнес белән шөгыльләнә, акча, машина - барысы да аның кулында. Бабасын бик яратса да, акча кирәккәндә Кадрия аңа мөрәҗәгать итә. Рәхим бабай үлемтеккә дип җыйган акчасын да Әдиләгә тапшырырга мәҗбүр була.
 
Сүз тыңлаучан, йомшак  Айдар Кадриянең өченче ире инде. Бәлки хатынын яратканга гына сүзеннән чыкмыйдыр? Ә менә Кадрия авырын төшерергә теләгәч, Айдар үзен чын ир буларак күрсәтә: “Аборт ясатасың икән - мин синнән китәм”, - дип шарт куя. 
Соңгы күренештә зәңгәр одеалга төрелгән бәбиен күтә¬реп чыккан Айдарны тамашачы кайнар алкышларга күмде. Гомумән, Кадрия белән Ай¬дар бик кызыклы персонажлар. Кыланмышлары, кызык сүзләре белән мелодрамага ниндидер җиңеллек кертәләр, авыр хис-тойгылардан арындыралар. 
 
Ә менә Марат, Азат һәм Дилбәр бары тик нәфрәт, чиркану уятучы тискәре геройлар. Алар бары тик үз-үзләрен яраталар, байлык, акчадан башка берни белән дә кызыксынмыйлар. Әдилә сөяркә булудан баш тартканнан соң, саран Марат үзе алып килгән күчтәнәчләрен, хәтта бердәнбер роза чәчәген дә кире алып китә. Ә төрмәдән кайткан Азат хатынының акчасын, кызының кием-салым¬нарын урлый. Гаделнең элеккеге хатыны Дилбәр дә ирен яратмый. Урманчы булып эш¬ләгән иреннән туганнарына коттедж төзү өчен әле агач сорап яфалый, әле урманда җир кишәрлеге бирүен таләп итә. Бу кешеләрдә гаилә кыйммәте, хөрмәт дигән нәрсә юк. Булат Зиннәтуллин, Илгизәр Хәсәнов һәм Ландыш Ибәтуллина  роль¬ләрен бик оста башкарып, ге¬рой¬ларының эчке дөньясын, ха¬рактерын ачып бирә алдылар. 
 
Геройларның борчылулары, көлке-шаярулары арасында ике сәгатьлек спектакль сизелмичә дә үтеп китте. Самаралылар артистларны алкышларга күмеп, сәхнәдән озак җибәрмичә тордылар. Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре артистларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, ә оешма җитәкчесе Разия ханым Әюпова үзе пешереп алып килгән чәкчәк тапшырды. 
 
Бу кичне тамашачылар ара¬сында яшьләр дә күп иде. Янәшәмдә утыручы ике туташ апалы-сеңелле Виктория һәм Вероника Черкасовалар булып чыктылар. Алар Әлмәттән килеп Самара педагогия институтында укыйлар икән.
 
- Без керәшен татарлары. Татарча бикәйбәт сөйләшәбез дә, аңлыйбыз да. Әбиебез Пелагея Степановна бары тик татарча гына сөйләшә, рус телен белми дисәм дә була. 
 
Без балачактан театрга йөрергә яратабыз. Казан артистлары Самарага да килеп торуын белгәч, бик куандык. Концертларга да йөрибез, спек¬такльләрне дә калдырмыйбыз. Тик менә афишалар бул¬мавы гына борчуга сала. Бу тамаша турында мин практика үткән “Яктылык” татар мәк¬тәбендә генә ишетеп белдем. Белдерүләр булса, бәлки тамашачылар да күбрәк булыр иде. 
 
Бүгенге спектакльне бик хисләнеп карадым. Бер уй¬ласаң, ышанмаслык та. Чөнки арабызда Гадел кебек гомер буе сөйгән ярын көткән ирләр юктыр, мөгаен. Аның сабырлыгына, ихлас хисләренә, ни¬кадәр кешелекле булуына сок¬ланмый мөмкин түгел. 
 
Әдилә дә искиткеч  түзем¬леккә, ихтыяр көченә ия. Ул - гомерен баласына багышлаган ана. Кызганычка, бүгенге за¬манда балаларын ташлап киткән, үзләре өчен яшәгән хатыннар да күп. 
 
Бу спектакльне яшьләр кара¬сын, гыйбрәт алсын иде. Артистлар уенына килгәндә,  тинчуринлылар, һәрвакыт¬та¬гыча, югарыда. Шундый кичә бүләк иткәннәре өчен рәхмәт аларга, - дип сөйләде Виктория. Аның белән барлык тамашачылар да риза булгандыр дип уйлыйм.
Алия АРСЛАНОВА.
 
 
Булат ЗИННӘТУЛЛИН (сулдан уңга), Ландыш ИБӘТУЛЛИНА, өлкә "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Галия АБРАХИМОВА, Җәмилә ӘСФӘНДИЯРОВА, Разия ӘЮПОВА һәм Илнур БАЙНАЗАРОВ.
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 19.10.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»