|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2010 Авыл
ЧЕП-ЧЕП, ЧЕБИЛӘРЕМТабигать белән бергә авыл халкы да “уяна”, ул яз, җәй айларында башкарасы эшләрен барлый, шуңа әзерләнә. Тәрәзә төпләренә борыч, кәбестә, помидор үсентеләре менеп “кунаклады”. Авыл кешесенең күбесе җәен чеби, каз, үрдәк бибиләре үстерү турында уйлый. Хәзер тавык чебиләре сатып алыр өчен таныш-белешләрне барлыйсы, кемгәдер ялынасы юк, аларны капка төбеңә кадәр китереп бирәләр. “Әле тавык-чебеш сату сезоны башлана гына, чынлап торып сату эшенә апрель башларында тотыначаклар, – диделәр Казанның Губкин урамында урнашкан “Татптицепром”ында – Һәр кошчылык фабрикасы бәяләрне үзе куя”. Яшел Үзән районы, Октябрьский бистәсендәге “Марс” Крестьян-фермер хуҗалыгында исә, 2 айлык чебиләр сата башлаганнар. Әлеге хуҗалыкның башкаручы директоры Рафыйк Шәрәфиев әйтүенчә, алар сату белән районнарга сирәк чыгалар, халык үзе килеп алып бетерә икән. “Бүгенге көндә 2 айлык тавык чебиләрен 70 сумнан сатабыз. 4 айлыклары – 150-180 сум. Дөрес, бәяләр үзгәреп тора, ләкин әлләни сикерми, тотрыклылык сакларга тырышабыз”, – диде ул. Хуҗалык узган елда халыкка 100 меңнән артык тавык чебие саткан. Елына карап, бу сан 200 меңнән дә артып китә икән.
Саба инкубаторында: “Тавык чебие алырга чиратка бастылар инде, – дип җавап бирделәр. – Бер көнлек бройлерны 30 сумнан сатабыз, яңа чыккан кызыл чебинең берсе – 25 сум, ә “әтәч” чебиләр нибары – 5 сум тора. Бер көнлек үрдәк бәбкәсе – 40 сум.”
Питрәч районындагы “Ак барс-Питрәч” кошчылык фабрикасында “Йомыркадан иртә белән тишелеп чыгасы чебиләрне сатып алырга кичтән язылып куялар. Чебиләрнең бәясе аларның ничә көнлек булуына карап билгеләнә. Мәсәлән, бер көнлек тавык чебие – 27 сум, 38 көнлеге 118 сум тора”, – дип җавап бирделәр.
P.S. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, Буа, Кайбыч, Тәтеш, Апас районнарына тавык-чебешне Чувашиядән китереп арзанрак бәягә саталар икән. Халык арзанлыгына кызыгып чуваш чебиләренә өстенлек бирә, имеш. |
Иң күп укылган
|