|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2018 Мәдәният
Спаста ярминкә гөрләдеУзган шимбә көнне Спасның үзәк мәйданында традицион халык ярминкәсе гөрләде. Аның тарихы 1831 елдан башланып китә. Патша заманында ун көнгә сузылган бу ярминкә елга ике тапкыр – җәен һәм көзен уздырылып, тиз арада Идел буенда урнашкан авыл-шәһәрләрнең зур сәүдә үзәгенә әверелә. Бүгенге көнгә кадәр сыйфатлы рәвештә сакланган һәм әле дә кулланышта булган андагы тарихи таш биналар нәкъ шул чорда, нәкъ шул сәбәпле төзелгән булса кирәк. Борынгы сәүдәгәрләр бастырган әлеге йортлар үздәверләрендә күп нәрсәне күргәннәр дә, күп нәрсәне кичергән тарихи һәйкәлләр булып торалар. 1917 елдагы революциядән соң һәм 1963 елда район таркалгач, бу ярминкә билгеле бер вакыт туктап тора, әмма Бөек Ватан сугышы елларында эшли, ә 1987 елдан ул яңа форматта үткәрелеп килә.
Быелгысында авыл администрацияләре, аграр предприятиеләр, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты. Әйтергә кирәк, игенне 7 сумнан бик тиз алып бетерделәр. Милли ашамлыкларга да, җирле продукциягә дә, шул исәптә татар ризыкларына да сорау зур иде. Иллеләп тәкъдим ителгән сәүдә-күргәзмә нокталары арасында моклокалылар белән бозлаулыларныкы креативлы тематикасы, чәйле-пәрәмәчле табыны белән нык аерылып торды һәм моны ра-йон түрәләре дә билгеләп үтте.
Безнекеләрдә элекке авыл тормышын хәтерләткән әйберләр дә бихисап күп иде һәм үзләре дә совет чоры җитәкчеләре һәм эшчеләре булып, ярминкә кунакларын шаккатырдылар. Районның җирле үзидарә башлыгы Федор Хашкин, район администрациясе башлыгы Татьяна Бирюкова һәм аның урынбасарла-ры Салех кинзябаев белән Ирина Зайцева барысын да карап чыктылар, милләттәшләребезгә дә кунакка керделәр һәм китапханә, клуб, авыл советы хезмәткәрләрен җитәкләп килгән Татар Моклокасы һәм Бозлау администрацияләре башлыклары Салех Щегалев белән Али Аймасовның тырышлыкларына югары бәя бирделәр. Мәсәлән, моклокалылар колхоз чорында эшчеләрнең туклану вакытын оста сәхнәләштерделәр, ә бозлаулылар үз чыгышларын комсомол оешмасының 100 еллыгына багышладылар. Алар авыл музеенда сакланган атрибутларны китергәннәр, фотолардан стенд ясаганнар. Авыл үзешчәннәре комсомолга кабул итүне күрсәттеләр һәм шул чарада Татьяна Валентиновна белән Федор Борисовичны да катнаштырдылар.
Аерым делегация булып Татар Моклокасы мәктәбе коллективы килгән иде. Укучылар Җәмилә белән Гүзәл Кукаевалар, Илнара Хөсәинова кунакларны шигъри юллар һәм пәрәмәч белән каршы алдылар. Аграр предприятиеләрдән ярминкәдә Бозлауның “Салихҗанов” КФХсы катнашты. Бу хуҗалык быел иген уңышы буенча (29,5 ц/г) районда беренче урынны алган. Тукайдан КФХ “Арифуллин” да сөтле продукциясе белән уңышлы сәүдә кылды. ярминкәне әйләнеп чыккач, район түрәләре сәхнәгә күтәрелеп, бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать иттеләр.
“Барчагызны да Спас ярминкәсе көне белән тәбрик итәм! Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә зур уңышлар, продукцияләренә югары бәяләр телим”, - диде Федор Борисович “Ярминкәдә катнашучы авыл лар, мәктәпләр делегацияләренә рәхмәт белдерәм, бүгенгесе югары дәрәҗәдә үтсә дә, безгә аны киңәйтү һәм шул максатта башка районнарны кызыктыру өстендә эшләргә кирәк. Барыгызга да шат-лык, иминлек, гаилә бәхете телим”, - диде Татьяна Валентиновна.
Район мәдәният йорты үзешчәннәре концерты тәмамланганнан соң, төрле номинациядә җиңүчеләрне, хезмәт алдынгыларын һәм ярминкәдә актив катнашучыларны бүләкләделәр. Спас районы адми-нистрациясе һәм Земство җыены тарафыннан Татар Моклокасы советы, клубы, китапханәсе һәм мәктәбе, Бозлау администрациясе, клубы һәм китапханәсе, Тукай клубы һәм кФХсы, Бозлау хуҗалыгы Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Ахырда шуны да билгеләп үтәсебез килә, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Яков Глотов агачтан гына үз куллап үзенчәлекле алты декоратив ат арбасы эшләгән һәм аларның һәркайсы районда җитештерелгән көзге уңыш белән мөлдерәмә тутырылган иде. Шушы идарәнең баш экономисты Нина Телегина әйтүенчә, алар шундый экспозиция белән быел беренче тапкыр катнашалар һәм, әйтергә кирәк, искелекне хәтерләткән яңарыш адымнары ярминкәдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Ә иң кызыгы, һәр теләгән кешегә шушы уңышлардан өлешчә бәйрәм күчтәнәче алып кайту мөмкинлеге бар иде. Илебездә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте көне алдыннан шундый бәйрәмдә катнашу безнең өчен дә бик күңелле һәм кызыклы булды.
Илнар САДЕКОВ |
Иң күп укылган
|