|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2018 Шоу-бизнес
Артем Пискунов чәчен пеләшкә алдырган? (ФОТО)Бүген яшен тизлеге белән таралган әлеге фото бомба шартлавын хәтерләтә: Тинчурин театры артисты Артем Пискунов чәчен пеләшкә алдырган?! Ул моны ни өчен эшләгән? Матбугат.ру бу сорауларны Артемның үзеннән ачыклады. Баксаң, Артем Пискуновның тормыш иптәше Резеда Сәләхованың бу фотосы үзенә күрә бер шаярту гына булып чыкты. Дөресрәге, фото да чын, фотодагы Артем да чын, әмма Артемның башы пеләш түгел, ә шундый гримм ясалган икән. - Әллә ни уйламагыз, "Әпипә" мьюзиклын төшерү барышында ясалган фото бу, - дип аңлатты Матбугат.руга Артем Пискунов. "Әгәр чынлап торып чәчегезне пеләшкә алдырырга кушсалар, ризалашыр идегезме?" дигән сорауга артист һич тә икеләнмичә: "Әгәр дә бик зур һәм грандиоз проект булса гына, мөгаен риза булыр идем", - дип җавап бирде.
--- |
Иң күп укылган
|