|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2018 Әдәбият
Аның шигырьләре үзеннән-үзе көй сорап тораӨч сәгатьтән артык барган кичәдә тамашачыңны югалтмас өчен иҗатың нинди булырга тиеш? Шагыйрь Рәмис Аймәтнең 50 яшьлегенә багышланган концерттан чыкканда, мөгаен, һәрбер тамашачы үзенә әнә шул сорауны биргәндер. “Пирамида” күңел ачу комплексы шыгрым тулы иде һәм азагынача шулай калды да. Димәк, тамашачы ихласлыкка, хисле шигърияткә, җанлы концертка сусаган. Соңгы вакытта шагыйрьләрнең иҗат кичәләренә билетларны юнәтеп булмый. Шул ук вакытта кайбер җырчыларның, концертка йөрмиләр, дип зарланудан туктаганы юк. Димәк, тамашачы талымланган, кибәкне бодайдан аера башлаган икән. Шагыйрь әйтмешли, халык җанга мунча эзли. Рәмис Аймәтнең шигъри композицияләрен исә Камал, Тинчурин театры артистлары сәхнәләштерде. Алар аша ул халыкка үзен “айдан сынып төшкән ялгыз нур мин”, “тынлык эчендәге зилзилә” дип таныштырды. “Мин әле тумаган, ә инде арылган яшәп тә”, – дип сискәндерде. Аның иҗаты аша без татар теленең хушлашу сүзен дә ишеттек. Заманында шагыйрә Лена Шагыйрьҗан бу үзенчәлекне эләктереп алып, иҗатында заманга протест бар, шул ук вакытта романтик шагыйрь дә, дип әйткән булган икән.
Экраннар аша без туган авылы – Чүпрәле районының Мунчали авылы табигате, туган нигезе белән дә таныштык. Кайчандыр аның: “Мунчали – тарихи авыл. Районда беренче җидееллык мәктәп безнең авылда ачыла. Заманында Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури кебек танылган язучылар да безнең мәктәпне тәмамлый”, – дип бик тәмләп сөйләгәне искә төште. Шунда ул беренче сыйныфка укырга барганын, укытучы апасының, кем булырга телисез, дип соравына, артист булам, дип җавап биргәнен дә әйткән иде. Артистлык, чыннан да, канында икән. Юкса концерт шулкадәр эчтәлекле, зәвыклы була алмас иде. Ә инде Айдар Галимов репертуарындагы “Син минем җанымның яртысы” дигән җырны да башкаргач, аның тумыштан артист булуына шик калмады.
Рәмис Аймәт – бик күп популяр җырлар авторы. Аның шигырьләренә композитор Резедә Әхиярова егермәдән артык җыр һәм романс иҗат иткән. Композитор Илһам Байтирәк исә, Рәмис мине янә җыр жанрына кайтарды, рәхмәт аңа, дип сөйләде:
– Без аның белән бик матур җырлар иҗат иттек. Аннан мин эрерәк әсәрләргә алынып, дистә елга якын җыр жанрыннан читләшеп тордым. Рәмис юбилеена яңа җыр сорагач, берничәне иҗат иттем. Аның шигырьләре үзеннән-үзе көй сорап тора. Һәм бу көй берничә ноталы гына була алмый. Чөнки һәрбер әсәре фәлсәфи, тирән эчтәлекле.
Һәм менә шундый тирән мәгънәле җырларны Винера Ганиева, Резедә Галимова, Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Илшат Вәлиев, Раяз Фасыйхов, ИлСаф, Чулпан Йосыпова, җәмгысы ике дистәдән артык затлы җырчы тере тавышка башкарды. “Голос” проекты җиңүчесе Эльмира Кәлимуллина махсус кайткан, “Голос. Балалар” проекты җиңүчесе Сәйдә Мөхәммәтҗанова да чакырулы иде.
Мөгаен, күпләр аның тәүге җырларын искә төшереп утыргандыр. Әйтик, Илфат Дәүләтшин көй язган “Көзгә керәм” әсәрен. Баксаң, әлеге композитор иҗатында бу – бердәнбер романс та икән әле. Аны бик озак еллар Зилә Сөнгатуллина башкарган. Аймәтнең шигърияте композиторлар – Урал Рәшитов, Луиза Батыр-Болгари, Оскар Усманов, Фәрит Хатыйпов, Марат Мухинны да тәэсирләндергән. Шулай итеп “Көтәм сине”, “Шомырт салкыннары”, “Нурлар чәчеп яшә, әнкәй” кебек матур җырлар туган. Кичәдә Рәмис Аймәтнең популяр җырлары гына түгел, өр-яңалары да яңгырады. Шундыйлардан Илгиз Мөхетдинов башкаруындагы “Җирсү” җыры булды. Автор бу җыр хакында менә ниләр сөйләде:
– Бу җыр еракларга китеп туган якларына озак кайта алмый йөргәннәргә багышлана. Хәер, хәзер мин үзем дә шулар рәтендә. Әни вафатыннан соң туган нигез ябылды, кайтулар сирәгәйде. Җырның композиторы Илһам Байтирәк аны ташландык туган нигезенә кайткач җан әрнүе белән иҗат итте.
Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарган “Китмә, җәй” (Луиза Батыр-Болгари) җырын да тамашачы тәүге тапкыр ишетте.
Рәмис Аймәтне юбилее белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та котлады. Ул аңа, шигърият – аның яшәү рәвеше, дигән бәя бирде. Бу бәяләмәне филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина тулыландырды:
– Чын шагыйрьлек нәрсә белән билгеләнә? Чын шагыйрьне шигырь язучыдан аерып торучы критерий-билгеләмә кайда ул? Бу сорауга мин, билгеле бер милли әдәбиятка яңалык алып килгән, шушы яңалык белән әдәбиятны үзгәрткән кеше, дип җавап бирер идем. Рәмис Аймәт – татар әдәбиятында үз юлын, үз язу рәвешен, хәтта иҗат мәктәбен булдырган кеше. Рәмиснең ялкыны бәлки күзгә күренмидер, ләкин ул йөрәккә барып җитә, аңга үтеп керә һәм татар әдәбиятына укучыларны тарта.
Психолог Рамил Гарифуллин концерттан соң: “Эстрададан шулкадәр күңел бизгән иде, ә безнең шундый матур җырлар бар икән”, – дип гаҗәпләнүен яшермәде. Эстраданы шундый затлы җырлар биләп алсын иде, дип теләде ул. Без дә шул теләктә калабыз.
(Гөлинә Гыймадова. “Ватаным Татарстан”)
--- |
Иң күп укылган
|