поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.10.2018 Җәмгыять

"Догага кулым күтәрелмәде" (БУЛГАН ХӘЛ)

Өч елдан артык тәнәфес ясаганнан соң сезгә тагын язарга утырдым әле. Тәнәфеснең сәбәпләре төрле, ләкин бер - берсенә бәйле. Иңгә-иңне куеп, җанны-җанга терәп дигәндәй, 56 ел бергә яшәгән ирем үлеп китте. Бик авыр кичердем, аңлатырга сүзләр җитмәс. Инде хәзер, үлгән артыннан үлеп булмый бит дип, үз күңелемне үзем күтәреп яшәргә ниятләдем.

Мин укытучылар гаиләсендә туып-үстем. Үзем дә шул һөнәрне сайладым. Мамадыш педучилищесын тәмамлап, 18 яшемдә үз районыбызның Үрәсбаш мәктәбендә укыта башлаган идем, шуннан төрле җирдә гомер буе балалар укыттым.
 
Үрәсбаш мәктәбендә Әхмәт абый Заһриев җитәкчелек иткәндә рәхәт эшләдек. Күңелле иде, ни дисәң дә яшьлек бит. Кичен мәктәпкә киләбез, директор чыгып китүгә (мәктәп йорты янәшә генә), бер укытучы егет гармунын ала, уйныйбыз, җырлыйбыз. Завуч та яшь, Галим исемле егет, колакка “катырак”. Уен барышында аңа: “Ни хурлык бит армиягә ярамаса сөйгәнең...” – дип такмаклыйбыз. Миңа эндәшсә, ике кулны колакка куеп, “ә-ә?” дип үртим: балалык чыгып бетмәгән булган, күрәсең.
 
Өч ел эшләгәч, директорыбызны Түбән Арбаш балалар йортына җитәкче итеп күчерделәр. Аның урынына Галимне куйдылар. Декабрь аенда мәктәпкә эшкә флотта 4 ел хезмәт итеп кайткан Хатип исемле егет килде һәм бер елдан минем ирем булды. Бик тату, күңелле яшәдек. Ә Галим үзеннән 10 яшькә олы, ире үлгән керәшен хатынына өйләнде. Эш буенча миңа бәйләнә алмагач, төрле кыенлыклар тудыра башлады. Ул вакытта укытучыларны авылларга беркетәләр иде. Өч укытучы кыз була торып, яшь баласы бар димәде, мине дүрт чакрым ераклыктагы Красный Октябрь авылына беркетте. Читтән торып укый идем әле. Шулай бервакыт декабрь аенда җәяүләп ата-аналар җыелышына киттем. Җыелыш кичке җидедә генә бетте, ул арада урамда көчле буран чыкты. Укучыларымның әниләре: “Кунып кал, иртәгә генә китәрсең, бу буранда кич юлга чыкма”, – дисәләр дә, өйдәге нәни улымны кызганып, кайтырга уйладым. Әти-әниләр фонарь белән урман чыкканчы озаттылар. Тагын өч чакрым басу юлыннан кайтасы бар. Урман чыгуга юл бетте, күзгә бер нәрсә күренми, үзем һаман барам да барам. Кая атласам да кар көрте. Үзем Галимне “мактыйм”, ниләр генә теләмәдем мин аңа шул чакта. Шулхәтле арыдым, юеш буран, пәлтә итәкләрем бозланып катты. Утырсам йокыга китәрмен дә катып үләрмен дип куркып, барам да барам. Үлсәм улым ятим кала бит дип кайгырам. Шул чак еракта җемелдәп ут күренеп китте. Бата-чума шунда юнәлдем. Бәхеткә, авыл очындагы фермага килеп чыктым. Көч керде, куанычымнан өйгә таба йөгердем. Кайтып керсәм, Хатип биш айлык баланы караватта уйнатып утыра. Мине күргәч ирем дә, үзем дә сөенештек инде. Шул елны Киров өлкәсе, Нократ Аланы районы, Түбән Шөн урта мәктәбеннән ирле- хатынлы ике укытучы пенсиягә киткәннәр. Без моны ишетүгә, шул авылга бардык. Икебез дә Казанда читтән торып укыйбыз, документларыбыз чиста, әллә ничә рәхмәт хатыбыз бар язылган. Безне шунда ук алдылар. Татарчаны яхшы белү кирәк иде, анысын гына булдырабыз инде – татарлар бит без! Шулай итеп Галим безнең мәктәптән киткәнне сизми дә калды. Авыл халкы, укучылар яраткан, хөрмәт иткән ике укытучысыннан берьюлы мәхрүм калды. Галим үзенең мәкерле эшен дәвам итте әле. Ул вакытта фатир өчен 30 сум акча бирелә иде, безгә берничә айга шул акчаны да бирмәде. Мин дә югалып калмадым, бу турыда райисполком рәисенә язып җибәрдем. Шуннан соң бик тиз түләде акчаны, күрәсең, районнан каты гына эләккәндер үзенә.
 
Шөн мәктәбендә дә бик яхшы эшләдек. Хезмәтебезне бәяләп, медаль, мактау грамоталары, төрле премияләр бирделәр. Аннан без шәһәргә китәргә ниятләдек. Ике балабыз үсеп килә иде инде, өйдә торып институтта укырлар дип, Казахстандагы Усть-Каменогорск шәһәренә киттек. Анда 21 ел, пенсиягә чыкканчы рус мәктәбендә укыттык. Ил таралгач, читтә каласы килмәде, туган якка кайттык. Шөн балалары хәзер дә онытмыйлар, очрашуларга, кунакларга чакырып кына торалар.
 
Галимнең юньсезлеге гомер буе исемнән чыкмады. Хатыны үлеп, 10 ел тол яшәде ул. Хәзер инде үзен дә үлгән дип ишеттем, әмма догага кулым күтәрелмәде...
 
Әлфия ХИСАМЕТДИНОВА. Мамадыш районы, Олыяз авылы. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 18.10.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»