поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.04.2010 Мәдәният

«ЯЛКЫНЛЫ ЯШЬЛЕК»КӘ – 40 ЯШЬ!

Быел ямьле язның апрель аенда шәһәребезнең атаклы «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә 40 ел тула. Бу уңайдан иртәгә, 4 апрельдә, Мәдәни чаралар сараенда (элеккеге Металлурглар Мәдәният сарае) аның зур юбилей концерты булып узачак.

Ансамбльне оештырып, аны беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВ җитәкләп килә. «Бердәмлек»нең хәбәрчесе юбилей концерты алдыннан аның белән әңгәмәләшеп, ансамбльнең тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге турында сорашты.

 

– Илгиз абый, ансамбльнең тарихын күзаллап, ул оешкан елларны искә төшерсәк иде.

 

– 1970 еллар. Мин ул чакта Самарага Оренбург ягыннан килеп урнашып, институт тәмамлап, Управленческий бистәсендәге авиация моторлары ясаучы заводта эшләп йөри идем. Шәһәребезгә Татарстаннан Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова кебек җырчыларыбыз ике елга бер генә килгән вакытларда Мәдәният сарайлары заллары шыгрым тула, Филармониядә концертлар хәтта рәттән өч көн бара торган иде. Гомумән, халык татар моңына, татар җырына тартыла, ә аларның шул ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек концертлар бик сирәк була иде бездә. Сәнгать сөюче кеше буларак, бу хәл мине, әлбәттә, бик борчый иде.

 

Бервакыт танышым – медицина институты студенты Шамил Сатдаров белән очрашып сөйләшкәч, Самарада үзешчән татар ансамблен булдыру фикере туды, һәм без татар студентлары арасында талантлар эзләргә тотындык. Бераздан биш-алты кеше җыелдык та Шамил яшәгән тулай-торак бүлмәсендә репетицияләр ясый башладык. Бер-ике ай маташканнан соң, ярыйсы гына концерт программабыз барлыкка килде. Һәм без аны Шамилнең туган авылы Туплигә барып күрсәтергә булдык.

 

Юлда брезентлы бер йөк машинасын туктаттык та барыбыз бергә шуңа төялеп, Туплигә киттек. Авылда «Самара студентлары татарча концерт куя. Бәясе – 30 тиен» дигән афиша элеп, клубта аппаратураны көйләп, концертка әзерләнә дә башладык. Эшләребезне тәмамлаганда, сәгать тугыз тулган иде инде, ә бер генә кеше дә күренми. Унынчы ярты булды, халык һаман юк. Без бу хәлгә бик нык борчыла башладык. Ә кешеләр авылда бу вакытта әле сыерларын савалар гына икән. Сәгать унда клубка халык агыла башламасынмы, хәтта утырырга урыннар калмагач, тамашаны күбесе басып карады. Шулай иң беренче концертыбыз аншлаг белән үтте. Халык безне аягүрә басып, бик озак алкышлады, яратып кабул итте. Без моңардан канатланып, икенче көнне Ульян өлкәсенең Яңа Малыклы районындагы Әбдери авылына да кереп, концерт куйдык.

 

Тик гастрольләр белән йөрер өчен безнең үзешчән артистлар булуыбыз гына җитми иде. Шуңа күрә мин комсомол өлкә комитетына барып, үзебезнең агитбригаданы оештырырга сорадым. Безнең идеяне хуплап, махсус автобус бирделәр, эшләүче артистларыбызны, хезмәт хакларын саклап калып, гастрольләргә җибәрделәр. Шулай без җәен бер ай буена өлкәбезнең авылларында, районнарында 25ләп концерт куеп кайттык.

 

Җәйге каникуллардан соң, кабат җыелгач, шәһәрнең төрле Мәдәният сарайларына йөреп, даими урнашыр өчен урын эзли башладык. Шатлыгыбызга, Металлурглар Мәдәният сарае җитәкчесе сәнгатьне бик тә ярата торган кеше булып чыкты. Ул безне бик җылы каршы алып: «Сезгә махсус бүлмә бирергә вәгъдә итмим, менә ике баян бирәм, үзегез кайда урын табасыз – шунда репетицияләр ясагыз», – дип безне үзенең Мәдәният сараена кабул итте.

 

Шулай эшләп киттек без. Ансамбльнең исеменә килгәндә, арабызда бу турыда өч ай бәхәс барды. Ниндиләре генә яңгырамады, һаман бер фикергә килә алмыйбыз. Шуннан инде ялкынлы, яшьлек сүзләрен бергә кушып, «Ялкынлы яшьлек» исемендә тукталдык.

 

Ә инде 1971 елның февралендә Металлурглар сараенда шул статуста беренче концертыбыз да узды. Мондый тамашаларга сусап яшәгән Самара татарлары өчен бу көтелмәгән хәл булды, әлбәттә. Шуңа күрә зал халык белән шыгрым тулды. Ә җиде елдан соң, безнең хезмәтебез югары бәяләнеп, ансамблебезгә «халык» исемен бирделәр. Шушы дәвер эчендә бик күп артистларыбыз алмашынса да, шөкер, бүгенге көнгә кадәр шушы югары дәрәҗәдә эшләп киләбез.

 

–  40 ел эчендә гастрольләр белән кайларга барып кайтырга насыйп булды?

 

– Аллаһыга шөкер, шушы дәвердә гастрольләр белән күп җирләрдә булдык. Иң беренче 1987 елда Казанга барып кайттык. Шулай ук Оренбург, Ульян, Пенза өлкәләрендә чыгыш ясадык, бөтен Идел буен йөреп чыктык, Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Казахстанның Уральск шәһәренә да барып җиттек.

 

– Илгиз абый, «Ялкынлы яшьлек» җыр-моң белән генә чикләнмичә, шигъриятка да күп игътибар бирә. Бу үзеннән-үзе барлыкка килдеме, әллә махсус уйланып эшләндеме?

 

– Җыр җыр белән, ә безнең Самара тамашачысын шигърият, профессиональ композиторлар белән таныштырасы килде. Шуңа күрә без Татарстанның Язучылар һәм композиторлар берлекләре белән элемтәгә кереп, язучыларны кунакка чакырып, шигърият кичәләре үткәрә башладык. Шулай бездә күренекле шагыйрьләр Ринат Харис, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев һәм башкалар булдылар, ягъни без җыр-моң белән генә чикләнмичә, татар мәдәниятен киңрәк пропагандаларга алындык.

 

–  Юбилей уңаеннан «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең беренче артистларының исемнәре аталса, дөрес булыр иде, минемчә.

 

– Ансамблебезнең беренче мәлләреннән үк бездә һәрвакыт бик оста, талантлы артистлар эшләде. Шулар арасында – балетмейстер Альберт Гаязов, җырчылар, музыкантлар Галия Мостафина, Шамил Сатдаров, әле дә сәхнәдән төшмәгән Искәндәр Әхмәтов, шулай ук Факия Зиятова, Фәһимә Миргалиева һәм башкалар. Гомумән, «Ялкынлы яшьлек» аша меңләгән үзешчән артист үтте.

 

–  Ә бүгенге составыгыз нинди?

 

– Бүгенге көндә «Ялкынлы яшьлек»тә күбрәк студентлар, состав яшәрде. Илнур Алтынбаев – хәзерге көндә ансамблебезнең «аксакалы», менә инде 20 ел сәхнәдән төшкәне юк. Яшьләр арасында Иске Мәчәләйдән Илдар Иваев, Самарада туып-үскән Җәмил Нугаев, Себер ягыннан Әлфия Йосыпова бар. Илнур Салих инде кечкенәдән безгә йөри башлады, ул да бик талантлы егет.

 

– Илгиз абый, ансамблегез яши башлаганнан бирле 40 ел гомер үткән. Шушы елларны Сез ничек тасвирлар идегез?

 

– Мин ансамблебезнең гомерен ике: советлар һәм үзгәртеп кору чорларына бүләр идем. Советлар Союзы вакытында һәвәскәр артистларга бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган иде. Кешенең үз эшен тәмамлап кайткач, әле җыр, бию, музыка белән шөгыльләнергә вакыты кала. Үзешчән сәнгатькә бик күп игътибар бирелә: һәр елны фестивальләр, конкурслар уза һәм, бездә омтылыш булып, һәрвакыт төрле концертларга, тамашаларга әзерләнә идек. Ул вакытта дәүләт үзешчән сәнгатькә бик яхшы мөнәсәбәттә булды, гастрольләргә йөрер өчен транспорт та бушлай бирелде. Гомумән, матди яктан да җиңел, халыкның күңеле дә күтәренке иде.

 

Ә менә 90нчы елларда, үзгәртеп кору чорында, безнең ансамбль бик авыр хәлдә калды. Артистлар икешәр-өчәр эшкә урнаштылар, тәҗрибәлеләре китеп, яшьләре генә калды. Мин инде «Ялкынлы яшьлек»нең сүнәр вакыты килеп җиткән, дип уйладым. Шул вакытларда мине Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтаена делегат итеп сайладылар. Татарстан президенты Минтимер Шәймиев үз чыгышында сәнгатебезнең республика артистлары гына түгел, ә шулай ук башка төбәкләрдәге һәвәскәрләр ярдәмендә сакланып килүен ассызыклады һәм иң беренче итеп «Ялкынлы яшьлек» ансамблен атады.

 

Бу инде безнең өчен, әлбәттә, бик зур этәргеч булды. Казаннан бу турыда уйланып кайтканда кинәт спонсор сүзе исемә төште. Аны элек ишеткәнем булса да, эчтәлеген бик яхшы аңлап бетерми идем. Һәм өйгә каткач, ул вакытта әле беренче адымнар ясап, кооператив булдырган, төзү эшләре уңышлы барган Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итеп, авыр хәлебез турында сөйләдем. Ул: «Илгиз абый, мин исән чакта «Ялкынлы яшьлек» үлмәс», – дип мине тынычландырды. Шулай Вазыйх Мөхәммәтшин, «Урта Идел коммерция банк»ы җитәкчесе Дания Ваһапованың матди ярдәме белән без өр-яңа программа төзеп, Түбән Камага, Ленинградка барып, бик уңышлы итеп концертлар куеп кайттык. Бу безнең икенче тууыбыз булды, дисәм дә, дөрес булыр. Һәм менә бүген дә «Ялкынлы яшьлек» үз инициативасы белән һәм иганәчеләр ярдәмендә яшәп килә.

 

– Һәм инде гадәттәгечә соңгы сорау: киләчәккә нинди планнар корып яшисез?

 

– Без Оренбург шәһәре белән бик яхшы элемтәдә торабыз, шуңа күрә иң беренче юбилей концертыбыз белән гастрольләребезне аннан башлаячакбыз. Шулай ук ансамблебезнең чыгышы Гали авылында узачак Сабан туе программасына да кертелде инде. Казанга да барып кайтырга планлаштырабыз. Гомумән әйткәндә, Аллаһы бирсә, киләчәктә дә яшәргә, яшьнәргә, иҗат итәргә җыенабыз!

 

 

 

Ансамбльгә нигез салучылар (сулдан уңга) Илгиз Колючев, Шамил Сатдаров һәм Камил Шамкаев. 1972 ел.

 

 

"Ялкынлы яшьлек" ансамбле Казанда гастрольләр вакытында. Май, 2005 ел.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»