поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.10.2018 Язмыш

"Улымның соңгы сүзләренә әһәмият бирмәдем. Әнә шуңа үкенеп яшим"

Казанның Дәрвишләр бистәсендә гомер итүче Нәсимә Фәйзетдинова моннан бер ел элек улын югалткан. “Вакыт күңел яраларын дәвалый, диләр. Юк икән. Улымның соңгы сүзләренә әһәмият бирмәдем. Әнә шуңа үкенеп яшим”, – дип сөйләп китте ул.

Фаяз, үләсен белгәндәй, бер айлап моңсу йөри. Баштарак Нәсимә апа аның бу халәтенә артык игътибар бирми. Җит­мәсә, улының,  хатыны белән аерылышып, бер кыз белән чуалган вакыты була. Яшьләр арасында ни булмас, үпкә­ләшер-ләр дә, дуслашырлар да дип уйлый. Әмма сәбәп бө­тен­ләй башкада була.  Фаяз әҗәленә бер атна алдан әнисе янына килеп: “Мине Казанда күмегез, никтер бернәрсәгә дә кү­ңелем үсми. Минсез яшәргә өйрән. Энем Нияз сине ташламасын”, – дип әйтә. Ә ана бу сүзләргә көлеп кенә җавап бирә. Янәсе, утыз яшең тулмаган килеш, нәрсә сөйлисең?
 
– Ниләр генә күрмәдем мин.   Тормышым бик авыр булды. Урыс егетенә кияүгә чыктым. Әти-әнием бик өнәп бетер­мәсә дә, яратам төсле иде. Тик гаилә коруның икенче аенда ук кул күтәрүе, эчеп кайтуы бөтен хисләремне бетерде. Кире кайтыр җир юк. Җитмәсә, әти-әни сүзен дә тыңлап тормадым бит, – дип сөйли Нәсимә апа. – Беренче улымны бик авыр күтәрдем. Табиблар, балаң булмас, дигән иде. Әмма мин аны шулкадәр көтеп алдым. Исән-сау тусын өчен барысын да эшләдем. Алты ай буе хастаха­нәдә ятып чыктым. Шө­кер, улым туды. Ирем эчүеннән туктамады, мине еш кыйнады. 12 ел буе түзеп яшәдем. Шуннан соң мин аны куып чыгардым.
 
 Тик Александр  озак та үтми, яңадан Нәсимә апа янына кайтып егыла. Гафу сорый, башка эчмим, дип вәгъдә бирә. Ә ул ышана. “На­чарлыкларыңны ишек артында калдырсаң гына өйгә кер­тәм”, – дидем. Бу вакытта миңа катлаулы операция ясаганнар иде. Табиблар, башка балаң  булмас, күкәйлек­ләреңне алып ташладык, диделәр. Без Александр белән ике генә ай бәхетле яшәп калдык. Ул тагын эчте. Тагын кул күтәрде.  Сабыр канатым сынды, бу юлы бөтенләйгә аерылыштык. Ул киткәч, мин авырлы икәнемне белдем. Абортка барырга соң иде инде, баланы табарга булдым”, – ди Нәсимә апа.
 
Район үзәгендә урнашкан ике бүлмәле фатирына Ниязын да алып кайта. Тормыш җиңел­ләрдән булмый. Кайчак, ашарларына җит­мә­гән, акчасыз калган чаклары була. Менә шул чакта Нәсимә апа еш кына, никләр алып кайттым икән бу баланы, дип тә әйтергә мәҗбүр була.
 
– Тормыш авырлыгы әйт­терде. Балаларны бик зур кыенлык белән аякка бастырдым. Ярый әле, әнием озын гомерле булып, миңа ярдәм итте. Улларым игелекле булып үсте. Фаязым шулкадәр хөрмәт итеп, яратып кына торды. Һәр бәй­рәмне онытмыйча, ел саен туган көн­нәремне зур тамаша ясап уз­дырды.  Миңа рәхмәтле иде ул. Тик гомере генә озын булмады, – ди Нәсимә апа. –  Әле ярый Ниязымны тапканмын.  Шул ­чакта иремне кире кертеп дөрес эшләгәнмен икән. Сабыр булганмын, кыч­кыр­ма­ганмын.  Мин бүген­геләрем өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм. Ниязым миңа терәк булып калды. Хәзер теге вакытта, никләр таптым, дип әйткәнемә үкенәм. Бу дөньяда бар да Алла­һы Тәгалә кушканча.  Ниязны миңа тик­мәгә бирмәгән. Тормышны дөрес аң­лар­га кирәк икән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.10.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»