|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2018 Мәдәният
Бер тамчы ярату… (Тәслимә Фәйзуллина истәлегенә)Тәслимә апа… ТР халык артисткасы, Тинчурин театры актрисасы, авылдашым, дустым… Күңел һич ышанмый, әлбәттә… Яшь аермасына карамастан Сез чынлап та бик якын дус идегез. Фикерләр буталчык, шулай да язарга булдым. Якын аралашканны дуслар-туганнар белә иде. Мин Казанда яшәгәндә без әллә нигә бер шалтыратыша идек, әмма бер сөйләшү ким дигәндә 2-3 сәгать дәвам итә иде, мин Дубайга күченгәч, ким дигәндә ярты сәгать сөйләшеп ала идек… И кайта идем эштән, кичкә берни планлаштырмый, кич буе Тәслимә апа белән сөйләшеп чыгып йокларга ята идем.
Мин хәтерлим әле мәктәптә төрле “исследовательская работа”лар эшләгән идем сезнең турында. Кем уйлаган алга таба бер-беребез белән шулай якын дуслар булып китәрбез дип…
Мәктәпне тәмамлаганда, Казанга җыенганда Нәсимә әбинең ямь-яшел чирәмле капка төбендә сөйләшеп утырганнарны да хәтерлим мин. “Казан фәлән-фәлән инде, кыш караңгы иртә төшә, фәләне фәлән”, — дип сөйләшеп утырулар.
Студент чакта 2008 еллар булсын, минем икенче курсларда укыган чаклар, Камал театры бинасында куелганда “Бернарда Альба йорты” спектакле премьерасына бер эләккән идем. Ул вакытта Тинчурин театры бинасы реконструкциядә иде. Әле ул вакытта курка-курка гына “Авылдаш бит”, дип чәчәкләр мендергән идемме шунда…. иииии әрләгән иде шунда Тәслимә апа!!! Беренчедән, ник акчага билет алып килдең, икенчедән, ник чәчкәгә акча әрәм итеп йөрисең дип.
2008 елның декабрьләрендә юбилей кичәсенә ДК Химиковка чакырган иде (Тинчурин театры бинасы реконструкциядә). “Бер тамчы ярату” спектаклен карадым шунда беренче тапкыр. Бу минем бермә-бер 4-5 тапкыр каралган спектакль, Тәслимә апаның юбилей кичәсеме, ниндидер дуслар-туганнар белән килүме, гел шуңа эләгә идем. Әле ничектер бер дус кыз белән һич көтмәгәндә “Бер тамчы ярату”га чакыру белән ничектер эләктем мин, шунда да әрләгән иде ул мине, ник килгәнең алдан әйтәмәдең дип. Мин залда булуны белсә, башкача уйнаган булыр иде микән дим…
Инде якын подружкалар булып та, яңа спектакль премьерасын карамаган кеше мин (“Өметсез хыяллар”). “Бик авыр спектакль, кәефеңне төшереп йөрми тор әле. Иртән эшкә барасың бар, кич театрдан соң кайтылыр”, диде. Ә билет алып бару — миңа ярамый иде… Ничектер шулай барып булмады ул спектакльгә…
2013 елда 60 яшьлек юбилей кичәсен үткәргән иде театрда. Спектакльдән соң укучылары, коллегаларын җыйган иде. “Дүсәннәрдән, туганнардан бер син генә инде, Әлфия”, — дип яздырып китабын биргән иде.
Әни белән 2016 елда яз көне Тинчурин театрына барган идек. Шунда сәхнәдә артларына кереп, гримерныйларын күрсәткән хәтердә.
Телефоннан парлар чыкканчы ни сөйләшә идек дигәндә… Ул: булсынмы төрле тормыш яңалыклары, оныклар-игезәкләр үсүе, аннары китә авыл темасы, театр/ИТ-парк тормышы, ул училищедә экзаменнарга әзерләнүләре, ул студентлары, мәдәният дөньясындагы төрле хәбәрләр, төрле җырчылармы шунда, сәясәтчеләрме, ул “Бәхетле”дегә бәяләр, ул Казан үзгәрешләре, шуннан әле китә төрек сериаллары (Булаттан сорадым әле, син әйткән теге сериалны флешкага скачать итеп бирсен), шуннан Төркияләрдә Стамбул-Мармарисларга барып чыгабыз да, кире Казан-Дүсәнгә әйләнеп кайтабыз…
“Кичә төнлә Хәния шалтыраткан иде әле, теге Дүсән җырының сүзләрен тагын югалткан”, — диюләре хәтердә. “Хәния апаң Фәрхи синең күршедә генә яши, фәлән фәлән остановкадан төшеп артка гына кереп киттем, шул синең өй арты тирәсе инде”, дигән иде. Хәния апа үлгәч, гомумән өйләр терәлешеп торган икәнен белдем.
Студент чакта Рузалина (племянницасы) белән бер куна да калган бар иде өендә, иртән өчпочмаклар әзерләп куйган. Ул Булай абый белән бергәләп авылга кайткан чаклар, ашар ягын фәлән гел хәстәрли иде. Аннары Нәсимә әби үлгәч, “Киләсе җәй авылга кайтып ташын үзем куйдылартам мин”, — дигәннәре. “Авылга кемгә кайтасың инде хәзер, әнкәй дә юк”, — диюләре.
Тәслимә апа әтинең апасы Минзада апа белән бергә укыганнар, Нәсимә әби белән минем Рәхилә картнәй гомер гомергә күршедә яшәгәннәр.
“Бер тамчы ярату”да чын үзегезне уйнагансыздыр кебек шул, Тәслимә апа… Ул эчке дөньяны сезнең белән бик якын аралашкан кеше гына аңлар, андыйлар бик әз иде. “Соңгы сөю”, “Сагынырсың әле Дим ярларын” җырларын тыңлаганда гел сез күз алдына киләсез.
“Әлфия, сиңа гына сөйлим. Синнән башка кем белән уртаклаша алам моның белән?!”, — дигәннәрне еш ишеттем мин, һәм ул хис-кичерешләрне чынлап та мин генә белә һәм аңлый идем…
Соңгы сөйләшү ике ай элек иде, узган туган көннәре белән котлап, Казанга-авылга кайтып килүләрне сөйләгән идем… Октябрь башында бер көн шалтыратырга дип и йөрдем, и йөрдем, тәки язмаган булган икән…
Урының җәннәттә булсын, Тәслимә апа… Сезнең киңәш-насыйхәтләрегез хәтердә…
Әлфия Бәдретдинова
--- |
Иң күп укылган
|