|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2018 Спорт
Россия чемпионнарыБирегә илебезнең төрле почмакларыннан иң көчле һәм тәҗрибәле көрәшчеләр җыелды, безнең якташларыбыз да шулар арасында үзләренең осталыкларын күрсәтте. Кызганычка каршы, ике тапкыр дөнья чемпионы исемен яулаган Сафаҗай егете Рамил Нуриманов җәрәхәтләнү аркасында үз чыгышын туктатырга мәҗбүр булды. Ә аның авылдашы Марат Усманов 100 килограмм үлчәм категориясендә икенче, Кызыл Ярдан Илдар Билялетдинов өченче урыннарны яуладылар. Кече Рбишчаның яшь һәм өметле көрәшчесе Эмиль Незаметдинов 82 килограммга кадәр үлчәмдә чемпион исеменә лаек булды, Камил Хайретдинов (Зур Рбишча) белән Дамир Юсупов (Ишавыл) 2-3 урын-нарны бүлделәр.
Хәзер призлы урыннарны алган батырларыбыз октябрь ахырында Казанда үтәчәк дөнья чемпионатына әзерләнәләр. Шушы чемпионат кысаларында илебезнең билбаулар белән көрәш федерациясе президенты да сайланды, бу дәрәҗәле вазифага моңача Мәскәүдәге көрәш федерациясен җитәкләп килгән Суыксу егете Рушан Рамазанов лаек булды (фотода беренче рәттә уңнан беренче).
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|