поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.04.2010 Мәдәният

ХӘМДҮНӘ "ТОРНА ЗАРИФ"КА БАРМАЯЧАК

"Ватаным Татарстан" газетасын укучыларга: "Җырчы Хәмдүнә Тимергалиевага нинди сорауларыгыз бар? Ул аларның барысына да рәхәтләнеп җавап бирәчәк", – дип мөрәҗәгать иткән идек. Редакция җырчыга адресланган бик күп хат алды, укучыларыбыз сораудан бигрәк җырчыны юбилее белән котлап, киләчәктә дә иҗади уңышлар тели һәм аның башкару осталыгына соклануларын белдерә. Редакция белән элемтәдә булуыгыз өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз. Хәзер инде Х.Тимергалиевага юлланган хатлар һәм аларга җаваплар белән таныша башлыйк. Хатлар редакциягә килү тәртибе белән тәкъдим ителә. Шулай итеп, башладык:

Хәмдүнә Тимергалиева безнең авылга концерт белән килгәндә, мин больницада идем. Әнием барды һәм концерт хәлләрен больницага килеп сөйләде, шул сөйләүдән җырчыны күз алдына китергәндәй булдык. Икенче көнне әни кассетасын алып килеп тыңлатты да, шуннан авыруларыбыз да басыла төште кебек.

 

Хәмдүнә апа, яшьлегегездә электр монтеры булуыгызны беләбез. Шушы һөнәрне сайлавыгыз өчен дә гаиләбез белән хөрмәт итәбез, минем ирем дә электромонтер. "Электр монтеры һөнәрен сайлаучы 1000 ир-атка 2-3 кенә хатын-кыз туры килә", – дип сөйли ул. Хәмдүнә апа, электр приборларыгызны үзегез төзәтәсезме?

 

Гөлсирә Шәйдуллина.

Нурлат районы Чулпан авылы

 

Автомат электр станцияләрендә эшләүче һөнәрен үзләштергән идем мин. Ул эшне яратып башкардым, хәзер дә сагынып искә алам.

 

Өйдәге электр җиһазларын төзәтүгә килгәндә, туганнарым – бик тә ярдәмчел кешеләр. Әлфинә сеңлемнең улы Артурның кулы эшкә ятып тора. Күптән түгел генә ул Казанга килеп, ватык-җимерекләрне каккалап-суккалап китте. Туганнан туган энекәшем Илһам да бик ярдәмчел. Тамашачы аны җырчы Илһам Шәриф буларак та белә. Гомумән, ул Казанга күчеп килгәч, минем хәлләр шактый җиңеләйде. Концертларны оештыруда да, йорт эшләрендә дә бик нык ярдәм итә. Ялгызы яшәүче хатын-кызга андый ярдәм, әлбәттә инде, бик кирәк.

 

 

* * *

 

Хәмдүнә апа, берүк гафу итегез, мөмкинлек булгач сорыйм әле: cезне бер яшь егет белән тора дип сөйләгәннәр иде. Дөресме шул?

 

Сәвия Исламова.

Яшел Үзән шәһәре

 

Әле генә әйтеп үткән Илһам турында шундый гайбәт чыгардылар. Берара, Казанга килгәч тә, ул минем фатирда яшәп торды, концертларга бергәләп барабыз, бергәләп кайта идек. Хәзер инде ул минем фатирда яшәми, аның үз гаиләсе. Бик матур, тату гаилә. Хатыны Ләйсән исемле. Тумышы белән Теләче районының Сауш авылыннан. Без, барлык туганнар да, әлеге парга бәхет, шатлыклар гына телибез. Әлегә үз фатирлары юк, социаль ипотека буенча чиратта торалар.

 

* * *

 

Тормышы турында ачыктан-ачык сөйләүче китап яза икән дип ишеттек. Шул дөресме?

 

Гафур Шәмсиев.

Минзәлә

 

Дөрес. Үзем турындагы гайбәтләрдән, агымга каршы йөзүдән арыдым инде мин. Дөресен үземнән ишетсеннәр дидем. Дөрес, китап кыерсытылып яшәвем турында гына түгел. Иҗатым, иҗатташ дусларым, туганнарым турында да күп язылачак. "Давыл" дигән исем белән була ул.

 

* * *

 

Китапта авыр сүз язып кемне дә булса рәнҗетермен, дип курыкмыйсызмы? Аңламаулары да бар бит.

 

Сәрия Ибласова

 

Мине рәнҗеткәндә алар курыкмады бит. Эшлексез кешеләрне фаш итү үзе бер сабак ул. Ходай Тәгалә миңа көчле тавыш биргән һәм шул тавыш белән кыерсытулар, җәберләүләр, эштән кууларны кичерү түгел, халкыма хезмәт итәргә тиеш идем. Ни өчен кыерсытылдым дигән сорауга җавап рәвешендә бер очракны сөйлим әле. Илһам абый Шакиров бригадасы белән Кыргызстанның Ош шәһәренә бардык. Яшәвебез – кунакханәдә. Мин дүртенче катта торам. Озын буйлы, төз гәүдәле, буянгач чибәрләнеп тә киткәнмендер инде, хатын-кызга ир-атның күзе төшә инде ул. Аякта 12 сантиметрлы шпилька-туфли. Миңа бер кыргыз бәйләнә башлады бит. "Кызый, 50 сум бирәм, 100 сум бирәм", – дип арттан калмый. Бер алга, бер артка төшә. Җүнләп әйтеп карыйм, аңламый. Тибеп җибәрдем, баскычтан тәгәрәп төшеп китте. Шул чакта администраторыбыз Камил Басыйров үтеп бара икән. Ул инде Казанга кайтып, филармония җитәкчелегенә, Хәмдүнә кунакханәдә сугыш оештырды, дип сөйләде. Мине әле месткомга, әле җитәкчеләр каршына чакыралар! Әгәр дә шул кыргыз белән мөнәсәбәткә кергән булсам, иманым камил, бернинди дә ыгы-зыгы купмас иде. Минем шундый түбәнчелеккә төшүемә җитәкчелек тә, әләкче администратор да сөенер генә иде.

 

Мин кирәк чагында елмаеп йөри торган, кирәккәндә түшәккә ята торган булмадым. Сүземне өздереп, ике төрле аңларга урын калдырмыйча әйтә торган идем. Җитәкчелеккә яраклашуның да ни икәнлеген белмәдем.

 

Кырык бер яшемә кадәр тулай торакта яшәдем, өч хатын-кыз бер бүлмәдә идек, берсенең әле яшь баласы да бар. Ул төннәр буе елап чыга, йоклый алмыйм. Шулай бервакыт Химиклар мәдәният сараена үземнең концертка киләм. "Апа, артык билетыгыз юкмы?" – дип сорыйлар. Йөз-кыяфәтем танырлык булмагандыр инде. Грим бүлмәсенә бикләнеп еладым. Акча җитмәгән чаклар да күп булды инде. Филармониядә бит план үтәүчеләргә түгел, ялагайларга акча түләделәр.

 

1987елда мине эштән куарга булдылар. Җырлавының рәте юк, имеш, художество советы шундый карарга килгән икән. Хезмәт хакым да ташка үлчим, әллә чыннан да сәхнәдән китим микән, дигән фикер дә булгалады. Аннан нишләп җиңелеп китәм соң әле дип уйладым.

 

* * *

 

 Хәмдүнә кебек җырчылар бармак белән санарлык. Йолдызлык чире моңа кадәр йокмады, моннан соң да йокмасын инде. Тавышыгыз көчле, халыкчан. Сезнең җырларыгыз йөрәккә көч, яшәргә дәрт бирә. сезне радиодан яисә телевизордан җырлата башласалар, бөтен эшебезне ташлап тыңлыйбыз. Оныкларыбыз да сезне онытылып тыңлый. Берзаманны шактый гына вакыт югалып тордыгыз. Сәбәбе нидә булды икән?

 

Равил Сәлимшин.

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

 

Самара өлкәсенең Похвистнев районыннан Бәдия Кәримованы, Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылыннан Минҗиһан Гыймадиеваны да шундый ук сорау кызыксындыра.

 

Әле күптән түгел генә Сабада концерт вакытында да бирделәр миңа андый сорауны. Кияүләп йөрдем, дип җавап кайтардым. Монысы тагын нәрсә дигән сүз, дип тә кызыксыналар. Кияүгә чыгып кайттым, дигәнне аңлата инде ул. Миңа ул чакта 47 яшь иде. Башкортстанның Балтач районындагы Шауяды авылында гастрольнең соңгы концертын куябыз. Халык җыелганчы ук залга берсе әзмәвердәй, икенчесе буйга тәбәнәгрәк ике ир-ат кереп утырды. Болар концертны бик матур гына карады. Концерттан соң район үзәгендәге кунакханәгә кайтыр юлга чыктык. Урман аланында безнең машинаны туктаттылар. Карасак – концертта булган теге ике ир-ат икән. "Казан артистларын без болай гына җибәрмибез, әйдәгез чәйгә", – диләр. Телләре телгә йокмый. Менә шулай танышып киттек, шуларның берсе минем ирем булыр, дип башыма да китермәдем. Балтач килене булуның беренче көннәрендә: "Тормыш болай да була икән", – дип шатланган минутларым да хәтсез иде. Ир кеше чәйне дә урын өстенә китерә иде. Ләкин җайлы тормыш озакка сузылмады шул. Ирем, батыраеп китеп, үзенең танышлары алдында кул күтәрде. Соңыннан белүемчә, безгә килгән кунаклар арасында элеккеге мәхәббәте дә булган икән. Менә шуның алдында үзенең кемлеген күрсәтергә җай тапкан: халык артисты да безнең алда чүп кенә, янәсе. Менә шуннан инде дальше – больше. Кул күтәрү, кыйнау аның гадәтенә кереп китте. Бик нык көнләште. Артист кешегә сүз катмыйча калмыйлар бит инде. Допрос белән башлана да кыйнау белән тәмамлана иде. Популярлык артист кешенең беренче дошманы икән ул. Кыйнауларга биш ел түздем. Нервларым какшады: тамагым бетте, тавышсыз калдым. Югыйсә ул кеше булсын дип яшәдем, колхоз рәисе дәрәҗәсенә күтәрелүдә дә ярдәмем тиде. Колхоз түбән тәгәрәмәсен дип, читтән соляркага кадәр алып кайта идем.

 

Хәзер аның белән элемтәм бармы-юкмы дип тә сораштыралар. Аллам сакласын. Ике балалы хатынга өйләнгән дип кенә ишетеп беләм. Югыйсә мин кыен ашауның ни икәнлеген белеп үскән кыз түгел. Әти-әни бер-берләрен хөрмәт итеп бик тату яшәделәр, үзем дә алар үрнәгендә бернинди эштән дә чирканмадым. Ир-ат эшен тагын да яратыбрак башкара идем.

 

* * *

 

70 нче еллар уртасында безнең төбәктә – Сарман якларында Әгерҗе кызы Әлифә Әлфия Авзалова концертларын оештырып йөрде. Әлифә шактый кыю һәм ышанычлы кеше булып истә калган. Шуңадыр, ул көз көне яшь артистлар группасы белән килгәч тә бик җылы кабул иттек. Алар башта авылларда чыгыш ясарга булды. Урып-җыю чоры. Халык басуда. Концертларны бик соң башларга туры килә. Артистларга шактый кыенлыклар тудырылганын аңлап, Ләшәү Тамак авылына алар белән танышырга киттем. Аны – Хәмдүнәне күргәнем бар иде инде: экран аша да, сәхнәдә дә. Ләкин авыл өендә кыска ситсы халат белән генә яланаяк йөргән бу кызның табигый матурлыгы, бит очларының гел елмайган кебек чокыраеп торулары, чәчләренең бернинди фенсыз да бөдрәләнүе, ташып торган яшьлек көче, оялчан гадилеге – кыскасы, аңа ярдәм кирәкми, ул эшләргә ашкынып тора иде. Бу матурлыкны бар кешегә күрсәтеп каласым килде. Мин аңардан көндез ындыр табакларында чыгыш ясавын сорадым. Ул берсүзсез риза булды.

 

Шул концертларны күреп калган кешеләр әле һаман да сокланып: "Аның тавышы клуб түшәмнәрен күтәреп болытларга ашарлык иде", – дип искә алалар.

 

Без аны шул чактан ук яратабыз. Уңышларына сөенәбез. Һәр чыгышын сөенеп көтеп алабыз. Иртән радиодан аның башкаруында "Җомга" яңгыраса, көнебез һәрвакыт уңышлы була.

 

Люция Зиннурова,

Татарстанның атказанган укытучысы

 

Без, артистлар да, Сарман төбәге, аның халкы, җитәкчеләре турында гел яхшы фикердә. Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина кебек җырчылар үстергән төбәк начар була да алмыйдыр инде ул. Ялгышмасам, Люция ханым, ул чакларда сез үзегез дә район күләмендәге җитәкче вазифасында идегез. Тәрбиянең бер үтемле чарасы буларак кабул итеп, җыр-моңны халыкка җиткерүдә башлап йөрдегез. Җырчыга урыннарда теләктәшлек күрсәтүчеләр бик кирәк. Шөкер, андый җитәкчеләр элек тә бар иде, хәзер дә бар. Без андыйларга һәрвакыт рәхмәтле.

 

* * *

 

 

 Укытучы кеше барысын да булдырырга тиеш – сәхнәгә чыгарга туры килде. "Чияле тау" җыры белән. Ул җырны яратып җырлыйм. "Кайту" һәрвакыт 9 майда җырлана. Шулай итеп, сезнең җырларыгыз миңа "күчеп" барды. Барысы да түгел, булдыра алганнары гына инде. Әле бер апа: "Син гел Хәмдүнәгә охшагансың", – дип миңа: "Исәнме, Хәмдүнә кызым!" – дип эндәшә иде.

 

Җәй көне табигать бик матур бездә. Якында гына – Иж елгасы, күлләр. Бөтен җирдә – урман. Урман эчендә яшибез. Ул җиләк, гөмбәсе, һавасы дисеңме – нәкъ Тукай әйткәнчә. Җәй көне кунакка килегез. Рәхәтләнеп ял итәрсез. Ирем – гармунчы, җырлы-моңлы, ачык кеше, 4 кызым бар.

 

Күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр белән,

 

Раушания Баһаветдинова.

Әгерҗе районы Шаршады авылы

 

Раушания ханым, сез минем туган авылны да хәтердә яңарттыгыз. Минем авылым да табигатьнең бик матур урынында. Урман-күлләр, таулар. Гомумән, Башкортстан бик матур бит ул. Шуңа да Башкортстаннан җырчылар ник күп чыга икән дип бер дә аптырыйсы юк. Табигать могҗизасы дип кабул итәргә кирәктер.

 

* * *

 

Хөрмәтле Хәмдүнә сеңлем! Юбилеең белән кайнар котлыйм. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Салават, Зөһрәләр, Зәйнәп Фәрхетдинова, Хәния Фәрхиләр кебек сез – чын җырчы, халкыбызның мактанычы.

 

Соравым мондый: республика халкына бөтенләй таныш булмаган Алсу Абрамовага Татарстанның халык артисты дигән исем бирелде. Сез моңа ничек карыйсыз?

 

Зөһрә Фәхриева.

Мамадыш районы Югары Сөн авылы

 

* * *

 

Хәмдүнә сеңлем, синең сәхнәдә үз-үзеңне тотышың бик ошый безгә. Хәзерге кайбер яшьләр кебек (алар, әйтерсең лә, башлары әйләнгән сарык – сәхнәнең бер почмагыннан икенчесенә чабышып йөриләр) бөтерелмисең-сыргаланмыйсың, хәрәкәтләрең җырга бик тәңгәл килеп тора. Сәхнәдән әйткән сүзләрең дә мәгънәле. Күз тимәсен! Киләчәктә дә сезнең җырларыгызны ишетеп гомер итәргә язсын! Яшьләрне кирәгеннән артык узындыралар да кебек. Алсуга, менә, халык артисты исеме бирелде. Иртәрәк түгел идеме икән?

 

Наил Бакиев.

Чаллы

 

Чаллыдан Габит Сафин, Минзә­ләдән Сәрия Габделкаюмова, Спастан Хәсән Хәеровның да Алсуга мактаулы исем бирелү уңаеннан Хәмдүнә Тимергалиеваның фикерен беләсе килә.

 

Чыннан да, кайбер яшь башкаручыларның кирәксә-кирәкмәсә дә, үзе дә ни кылануын белешмәстән бөтерелүе минем дә күңелемә тия. Җырдан бигрәк үзеңне күрсәтергә тырышу беренче планга күчә. Моны инде мин уңай күренеш дип әйтмәс идем. Алсуга килгәндә, миңа аның сәхнәдә үзен тотуы, тырышып-тырмашып татарча да җырлый башлавы ошый. Үзенең татарлыгын яшерми, оялмый. Шулай итеп, милләтне дөньякүләм танытырга омтыла ул. Алсу кебекләр күбрәк булсын иде әле дигән фикердә мин.

 

* * *

 

80 нче елларда, ягъни безнең яшьлектә бик популяр булган "Кара күзем син" дигән җырның тулы текстын хәтердә яңартырга булышсагыз иде.

 

Казаннан Миләүшә

 

Бу җырны мин үзем дә бик яратам. Ринат Гыйлаҗев көе. Болайрак ул:

 

Яшьлегемне әсир иткән,

әй, кара күзем.

Сакланачак йөрәгемдә кояшлы йөзең.

Күзләремнең карасыдыр,

әй, кара күзем.

 

Тыңларсыңмы җырларымны,

әй, кара күзем.

Кара күзем син, көләч йөзем син,

Сине көтәм, чибәр егет,

Мәхәббәтем син.

 

* * *

 

Сөекле җырчыбыз Хәмдүнәне мин күп еллар элек үзебезнең авыл клубында күргән идем. Зал шыгрым тулы. Клуб ишекләре ачык торды. Хәмдүнәнең моңлы җырлары, сәхнәләргә генә сыешмыйча, ерак офыкларга, йолдызлы зәңгәр күк йөзләренә, иркен-киң басуларга, гөл­чәчәкле болыннарга барып иреште. Хәмдүнә ул гади, гадәти җыр башкаручы гына түгел. Ул эчкерсез, саф күңеленнән ургылып чыккан җырлары, моң-сагышлары белән үзенә җәлеп итә.

 

Әле бүген дә очраклы рәвештә генә булса да, телевизор экранында Хәмдүнә шәйләнсә, барча эш-гамәлләремне ташлап, экранга кереп китәрдәй булып, җырчыбызның саф, моңлы тавышын тыңлыйм. Аның тавышы йөрәкләрне тетрәндерә, үзәкләрне өзәдер.

 

Заманында аны кыерсытулар, аңардан көнләшүләр – барысы да хөсетлек нәтиҗәсе.

 

Ярулла Кәрим.

Яңа Чишмә районы Тубылгытау авылы

 

* * *

 

Минем күңелемдә Хәмдүнә Тимергалиева турында якты хатирәләр күптәннән саклана. Хәмдүнә, синең җырларыңны бик яратып тыңлыйм. Халык көйләрен дә, шаян җырларны да зур осталык белән башкарасың. Моңлы бала булып тугансың, ахрысы. Кая гына барсаң да, кайда гына җырласаң да, сине җылы каршылыйлар, көчле алкышлар белән озатып калалар.

 

Хәмдүнә, имеш-мимеш сүзләр ишеткәч, үзеңне ничек тотасың, борчылдырамы? Үзеңне бәхетле кеше дип саныйсыңмы?

 

Роза Әминова.

Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылы

 

Чәйнәп-чәйнәп карадылар,

Йота алмадылар әле,

 

дигән җыр белән юатам. Хәзер инде: һәм йота алмаслар да, дип өстим. Бәхетемне халкыма хезмәт итүдә күрәм.

 

* * *

 

Хәзер кайбер җырчылар, аларны шулай дип әйтергә яраса, билетлар алар теләгәнчә сатылмаса, концерт куюны бөтенләй кирәк дип тапмый. Үзләренең "үтмәс товар" икәнлекләрен аңлыйлар, күрәсең. Ә менә Хәмдүнә апа Тимергалиева, ниндидер сәбәпләр белән концертына тамашачының чагыштырмача аз җыелуына карамастан, Теләчегә килде, рәхәтләнеп җырлады. Икенче көнне инде Теләче халкы Тимергалиева концертына килә алмавына үкенде. Әмма килүчеләр арасында үзегез генә түгел идегез бит, башка артистлар сезгә ризасызлык белдермәдеме соң?

 

Фәнил Нигъмәтҗанов

 

Безнең буын бушка диярлек җырлап йөрергә күнеккән инде ул. Без бит беркайчан да акча мәсьәләсен беренче итеп куймадык. Бездән өлкәнрәк буын җырчылар Илһам, Рафаэль абыйлар, Әлфия апалар, Гөлсем, Зифа, Җәваһирә, Флюра апалар бигрәк тә. Концерт була дип белдерү эленгән икән, залда унбиш-егерме кешегә дә концерт куйдык. Теләчедән дә без үкенеп кайтмадык, киресенчә, җыелган халык бик җылы кабул итте, аларның күңеленә үтеп керә алганбыз икән – димәк, Теләчегә юкка бармаганбыз.

 

* * *

 

Тормышта үкенечегез юкмы?

 

Фәнис Шәфыйков.

Чирмешән районы, Кара Чишмә авылы

 

Бар. Иҗатым нәкъ чәчәк аткан вакытта гомерем үз-үземне яклап көрәшеп узды. Егерме елны чигерәсе дә җырлап кына яшисе иде, дип уйланам. Әмма андый хәл булмый шул инде...

 

* * *

 

Хәзерге яшь җырчыларга карата да фикерегезне беләсе иде...

 

Галия Нигъмәтова.

Арча

 

Яшьләрнең җыр-музыкага тартылуы әйбәт күренеш. Әмма, ни аяныч, сайлап алырдайлары, менә бу ичмасам җырчы дип әйтердәйләре әллә ни күренми. Бер җырчыны икенчесеннән аеруы кыен. Тавышлары белән генә түгел, хәтта киенүләре, үз-үзләрен тотышлары белән дә бертөрле алар. Үзенчәлек юк.

 

Фонограммага җырлаулары инде бөтенләй бернинди кысаларга да сыймый. Фонограммага җырладыңмы – үсештән туктадың дигән сүз. Гомереңне җырга багышлагансың икән инде, көн саен үзеңне жәлләмичә күнегүләр үткәрергә, концертларда да үз тавышың белән җырларга кирәк. Шулай итеп, яшьләрнең күпчелеге халыкны да алдый, үзләренә дә хыянәт итә.

 

* * *

 

Кайсы республика күңелегезгә якынрак: Башкортстанмы, Татарстанмы?

 

Разия Әүхәдиева

 

Икесе дә. Беренчесендә балачагым үтте, тәрбия алдым, икенчесендә кеше булдым.

 

* * *

 

Татарстанда Президент алышынуга мөнәсәбәтегез нинди?

 

Әминә Миңнуллина,

Буа

 

Минтимер Шәрипович Татарстанны дөньяга танытты. Читтә гастрольләрдә вакытта да: "Сезнең Шәймиевегез бар", – дип безне дә олылыйлар, хөрмәт итәләр иде. Татар булуыбызга, Татарстанда яшәвебезгә горурлык артты.

 

Рөстәм Нургалиевич – энергиясе ташып торган, булдыклы, республикада да, Россиядә дә абруйлы җитәкче. Барысы да без теләгәнчә, без көткәнчә булыр, Аллаһы боерса! Республика яхшы кулга тапшырылды.

 

* * *

 

Бик кыен, чарасыз калган вакытларда үзегезне ничек юатасыз? "Түбән җаннар"дан өстен булып калуда нинди чаралар табасыз?

 

Рафаэль Хәкимов

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

 

Андыйларны күрмәскә, очрашмаска тырышам. Үземне яңа репертуар әзерләүгә багышлыйм. Җырланмыйча яткан җырларны барлыйм.

 

* * *

 

Соңгы вакытларда бик нык шатланган минутларыгыз бармы?

 

Галим Шәйхуллин

 

Ник булмасын?! Ике-өч көн элек генә җырчы Мирсәет Сөнгатуллин телефоннан шалтыратты да башкорт халкының "Сибай" дигән җырын тыңлатты. Яшьлегемдә мин дә бит шул җырны тыңлап үстем. Шуны тыңлаганда, күзләремнән яшь тама башлады. Шатлыгымнан рәхәтләнеп елап җибәрдем. Мирсәетнең башкару осталыгыннан шатланганымны күрсәгез иде. Шул җырны минем хәзер Башкортстан җитәкчеләренә, башкорт халкына да тыңлатасым килә. Бер кавемнән бит без, бүлешердәй бер әйберебез дә юк. Мирсәетнең Тукай премиясенә тәкъдим ителүенә дә бик нык куандым. 150гә якын халык җырын барлап, аларны башкару бик сирәк җырчыларның гына хәленнән килә торган эш. Мирсәет – менә шундый сирәкләрнең берсе һәм иң остасы.

 

 * * *

 

Буа районы Яңа Чәчкап авылында заманында Хәмдүнә Тимергалиеваның концертлары еш була торган иде. Аннан соң алар кисәк тукталды. Әмма авыл халкы, Хәмдүнә чак кына безнең авыл килене булмый калды, дип әлеге вакытларны бик җылы хисләр белән искә ала. Җырчы концерт саен үзен бакча гөлләре белән каршы алучы егетне хәтерлиме икән?

 

Гөлинә Хисаметдинова

 

Хәтерләмимме соң?! Маннур исемле иде ул. Хәзер Себердә – Нижневартовскида яши. Кавыша алмавыбызның сәбәбе – минем сәхнә тормышыннан, Татарстаннан аерыласым килмәде. Бик итагатьле, тырыш егет, күңелемдә Маннурга карата да, Чәчкап халкына бары тик яхшы хатирәләр генә саклана.

 

* * *

 

Мин инде өлкән яшьтә, әмма йөрәкне үзгәртеп булмый, һаман яшь. Гомер-гомергә Хәмдүнәнең җырына да, үзенә дә гашыйк. Хәмдүнә, Казанның берәр ресторанында кара-каршы, күзгә-күз карашып утырып серләшү насыйп булмасмы икән?

 

Мөҗәһидан Мортазин.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

 

Ресторанга барып расхудланмау ягында мин. Гомумән, рестораннарга йөргәнем юк диярлек. Ашау-эчү белән кызыктырып та булмый мине. Үзең әзерләгән ризыкка җитү кая?

 

 * * *

 

Хәмдүнә, соңгы елларда: "Торна Зарифка барам", – дип җырлый башладыгыз. Ниндирәк кеше соң ул?

 

Сәвия Гаффарова

 

Галигә дә, Вәлигә дә, хәтта "торна Зариф"ка да бармаска булдым әле. Җүнле ир-атның инде күптән гаиләсе бар. Кадерсезлектә, кыен ашап гомер иткәнче, ялгызым яшәү мең тапкыр яхшы. Картлык көнемдә туганнарым ташламас дип уйлыйм. Инде хәзер үк үзләрендә яшәргә чакырып торалар. Азамат исемле туганым иркен йорт-җир җиткерде. "Хәмдүнә апа, йортның беренче каты сиңа булыр", – дип үзенә чакырып тора. Менә шундый сүзләрне ишетү дә үзе бер рәхәт бит әле!

 

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән

Габделбәр Ризванов элемтәдә торды.



Ватаным Татарстан
№ 60-61 | 02.04.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»