поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.10.2018 Әдәбият

Гүзәл Яхина: “Милли темадан китәчәкмен”

Үткән атнада китап сөючеләр өчен бик зур вакыйга булды - Самараның педагогия университетында һәм “Империя” сәүдә үзәгендәге “Метида” кибетендә “Зулейха открывает глаза” һәм “Дети мои” китаплары авторы, яшь язучы Гүзәл Яхина белән очрашу узды.

“Яктылык” татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары, татар җәмәгатьчелеге педагогия университетындагы чарага барсалар, шушы мәкалә авторына “Метида” кибетендә узган очрашуда катнашырга насыйп булды. Кибет шундый очрашулар өчен бик үк уңай урын булмаса да, халык күп иде. Язучыны көткән арада шуларның берничәсе белән сөйләшеп алырга да мөмкин булды.

Ольга ВОРОБЬЕВА автор¬ның “Дети мои” дип аталган икен¬че китабын гына укыган әле.

- Гүзәл Яхина турында кайдан ишеттегез һәм бу китап сезгә нәрсәсе белән ошады?
- Миңа аны бүләк иттеләр. Ачып укый башлаган идем - Идел буе немецлары турында икән. Үземнең тамырларымда да немец каны булганлыктан, зур кызыксыну белән укып чыктым һәм иң югары бәяне бирдем. Беренчедән, роман тарихи яктан төгәл һәм, икенчедән, анда китерелгән саннар хәйран калдыра - миллион ике йөз немец руслар арасында эреп юкка чыккан бит! Минем әтиемә озак еллар үзенең немец баласы булуын яшерергә туры килгән. Китапның төп герое да шундый язмыш кичергән. Кыс¬касы, “Дети мои” китабы ул немецларның гына түгел, Россия халыкларының да тарихы. Бу теманы күтәргән өчен Яхинага зур рәхмәт.
 
Чәчәкләр күтәреп килгән ике чибәр ханым аның ике китабын да укып чыгарга өлгергәннәр һәм, шулай ук, авторның теле¬нә, теманы яхшы белүенә һәм бөтен нәрсәләрне дә җентекләп язуына сокланганнар.
 
Шуларның берсе - гомере буе табиб булып эшләгән Лариса ЖУКОВА, 45 ел элек инсти¬тутны тәмамлаганнан соң, Тବтарстанның Чирмешән рай¬оны¬на эшкә җибәрелгән булган. Шуңа да татарларга карата күңелендә бик җылы хисләр сак¬лый.
 
- Цивилизациянең, рус те¬ле¬нең нәрсә икәнлеген белмәгән татар авылларында авыруларга хезмәт күрсәтергә туры килә иде. Зөләйха кебек күз күтәрергә куркып яшәгән киленнәр, Убырлы карчык кебек усал каенаналарны үз күзем белән күргән кеше мин. “Зулейха открывает глаза” романында язылганнар күңелемдә шул яшьлек елларын кузгатты. Авторның Самарага килүен ишеткәч, очрашуга килми кала алмадым. Хәзерге заманда аның кебек тормышны белеп язучылар сирәк очрый...
 
Икенчесе, Ольга МОРО¬ЗОВ¬СКАЯ - инглиз теле укытучысы һәм китап җене кагылган шә¬хес булып чыкты: “Яшь автор булуына карамастан, ул детальләргә игътибарлы булуы белән җә¬леп итә. Мин үз гомеремдә меңләгән китап укыган кеше. Ләкин яшь автор¬ларда мондый осталык, мон¬дый тирән белем күргәнем булмады. Әдәбият гөмбәзендә яңа йолдыз кабынды һәм без Гүзәлнең яңа романнарын кө¬тәбез”, - дип соклануын белдерде.
 
Менә инде Гүзәл үзе дә килеп җитте. Ябык кына, джинсы, бәйләгән полувер кигән яшүсмер кызны хәтерләтә ул. Ә сөйли башласа, дөньяңны онытасың: кеше характерларын, тарихны, этнографияне белүе белән гаҗәпләндерә. 
 
Әлбәттә, беренче сорау аның үзенең биографиясе ту¬рын¬да иде. 
- Мин җиде яшемнән үк язарга, әдәби китаплар укырга ярата идем. Үсмер чагымда  яшүсмерләр газетасы редакторы булып эшләп, журналистика өлкәсендә тәҗ¬рибә алырга, шулай ук сән¬гать мәктәбендә укырга насыйп булды. Ә мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының чит илләр филологиясе  факультетына кереп, немец телен өйрәндем. Ләкин күңелем  кинематография институтына кереп уку хыялы белән яши иде. Бу хыя¬¬лым Мәскәүгә күчеп киткәч һәм реклама бизнесы буенча эшли башлагач тормышка ашты - Мәскәүнең кино мәктәбен тәмамлап, сценарист белгечлегенә ия булдым. Кичләрен үзем өчен зур булмаган хикәяләр яза идем. Шуларның берничәсе әдәби журналларда басылып чыкты. Шул чакта ук мин “Зулейха окрывает глаза” романын да яза башладым.  Аның нигезенә үзебезнең гаилә тарихы салынган. Хәер, кулакка чыгарылып, сөргенгә җибәрелү язмышы күпләрнең тормышын тарих тәгәрмәче астына салып таптады. Ата-бабалары шундый язмышка дучар бу¬лучыларның балалары һәм оныклары бу залда да утыралардыр. Шуңа да беренче китабымны укучылар да, үзебезнең һәм чит илләр нәшриятлары да җылы кабул иттеләр. 
 
Икенче романым, белгечлегем буенча немец теле укытучысы булганлыктан, Идел буе немецлары язмышына багышланды. Быелгы майда инде  мин аны да укучыларга тәкъдим иттем, хәзер менә укучылар белән очрашулар уздырам. Сорауларыгыз булса, рәхим итегез!
 
- “Дети мои” китабын язганда нинди чыганакларга  мөрәҗәгать иттегез?
- Бу китап революциядән соң Идел буенда немец автоном республикасы оештырылу турында. Ләкин ул тарихи китап түгел, күбрәк кеше язмышлары турында. Шуңа да мин, эзәрлекләүләр башлангач, Германиягә, башка илләргә качып киткән немец авторларының китап¬ларын укуны кулай күрдем. Алар, башлыча, мемуар романнар. Мәсәлән, Анна Янекеның - “Волга - немецкая судьба”, Вальтер Бойеның - “Пожар на Волге” һәм Эрика Мюллер Ханекеның “На луговой стороне” китапларын укыганда күп файдалы тарихи фактларга тап булдым. Шулай итеп, мин Идел буе немецларының тормышына аларның күзлегеннән чыгып карарга тырыштым.
 
“Бердәмлек” газетасы хә¬бәрчесенең: “Сез башта та¬тарлар турында яздыгыз һәм инде без, милләттәшләрегез, беренче китабыгызны бик шатланып кабул иттек, менә татарлар арасыннан нин¬ди зур язучы туды, дип күк¬рәк кактык. Көтмәгәндә, икенче китабыгыз немецлар тор¬мышына багышланды. Сез ки¬ләчәктә дә милли тема¬ларга язарга исәплисезме, әллә кабат татарлар тарихына мөрәҗәгать итәчәксезме?” - дигән соравына Гүзәл болай җавап бирде: 
 
- Соравыгыз өчен рәхмәт! Күпмилләтле Казан татары буларак, күңелемдә татарлар һәм руслар да, башка милләт кешеләре дә сыеша. Шулай ук, немец теле белгече буларак, аның халкы да, әдәбияты һәм тарихы да якын.  Минем өчен төрле милләт халыкларының бер илдә, бер җирдә аңлашып яши белү темасы бик тә кызыклы. Киләсе язмам турында әлегә күп сөйли алмыйм, шуны гына әйтә алам - милли темадан китәчәкмен.
Гүзәл Шамил кызына китап геройларының реальмы, әллә уйдырмамы, язу барышында яз¬мышлары үзгәрәме, юкмы, ундүрт яшьлек кызы нинди китап¬лар белән кызыксына, “Зулейха открывает глаза” киносының нинди булачагы, татарларның һәм немецларның көнкүреше, эш кораллары, ашамлыклары, гореф-гадәтләре нечкә¬лек¬лә¬рен белеп, җиренә җит¬кереп язу серләре турындагы  күпсанлы сорауларга җавап бирергә туры килде. Бөтен җавап¬ларны да  ишетәсе килгән миләттәшләребезне “Самар татарлары” журналының киләсе санын алып укырга чакырабыз. Очрашуда яңгыраган җавап¬лар анда тулысынча һәм рус телендә бастырылачак.
 
 
Ольга МОРОЗОВСКАЯ (сулдан уңга) һәм Лариса ЖУ¬КОВА чәчәкләр белән килгәннәр.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 12.10.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»