|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2018 Сәясәт
Рөстәм Миңнеханов Тәлгать Абдуллинны вазифасыннан азат итте - аның урынына кем буласы билгеле
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллинны вазифасыннан азат итте. Аның урынына Марат Зарипов билгеләнде. Бу турыда Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итә. "Татар-информ" язуынча, моңа кадәр Марат Зарипов Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитетын җитәкли иде. Әлеге вазифада ул 2012 елдан бирле эшләде.
"Татарстан Президенты Боерыгы белән Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе итеп Марат Зарипов билгеләнде. Моңа кадәр ул Тарифлар буенча дәүләт комитетын җитәкли иде", - дип әйтте Лилия Галимова.
--- |
Иң күп укылган
|