|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2018 Мәдәният
Айдар Фәйзрахманов: Әлфия Авзалова укып, дипломлы булгач кына, зур исемнәргә ирештеТатарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, профессор, Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов — татар эстрадасында баянда, курайда, тальян гармунда уйнап җырлаучы бердәнбер җырчы. 27 ел опера һәм балет театрында эшләгән, 20 ел педагогика институтының музыка факультетында студентларга белем биргән, кафедра мөдире вазыйфасын башкарган, 15 ел “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесендә “Җырлыйк әле!” тапшыруын алып барган, сәнгать өлкәсендә 40 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган аксакал белән иҗат, тормыш, гаилә хәлләре турында гәпләштек.
— Аллага шөкер, 63 яшькә җиттем, — дип елмайды Айдар абый. — Соңгы вакытта физик халәтемә зур игътибар бирә башладым. Иртән торуга кулымны сузып, 21 мәртәбә әйләнәм. Бу — Таиланд ысулы. Аннан 10-15 минут дәвамында төрле күнегүләр, 60 тапкыр пресс ясыйм. Ахырдан ваннага җылы су тутырып, бераз ятып торам. Шул вакытта тәнемә массаж ясыйм. Моны һәр көнне башкарам. Бу үземне яхшы хис итәргә мөмкинлек бирә. Шуның нәтиҗәседерме, иртән сигездә филармониягә эшкә киләм, 12 сәгатьтән соң гына өйгә кайтам...
— Айдар абый, ансамбльне 16 ел җитәклисез. Сез эшкә килгәч, ниләр үзгәрде?
— Иң элек тәртип урнашты. Беренче көн эшкә килеп, шкафны ачып җибәрүгә, шешәләр тәгәрәп төште. Моны күреп шаккаттым. Ансамбль артистлары арасында да хәмер, тәмәке кулланучылар бар иде. Моны катгый рәвештә тыйдым. Авызыма хәмер кабып, бер тапкыр да сәхнәгә чыкканым юк...
— Бүгенге татар җыр сәнгатенә карашыгыз нинди?
— Хәзер татар музыкасында яңа юнәлеш дип, колагына яисә борынына алка таккан, ертык ыштан кигән яшьләр альтернатив көй яңгырата. Моны һич аңламыйм. Кайда монда татарлык?! Яңа татарның кыйбласы шундыймыни?! Сәнгатебезнең мәҗлескә әверелүенә дә борчылам, җыр сәнгатендә нота грамотасының ни икәнен белмәгән кешеләрнең атказанган артист исемен алуына ачу килә. Җырчы Габдулла абый Рәхимкулов 70 яшенә кадәр халык артисты исемен ала алмады, чөнки җырчы дипломы юк. Әлфия апа Авзалова да укып, дипломлы булгач кына, зур исемнәргә иреште.
Кызганыч, профессиональ музыка сәнгате бетеп бара, аның белән шөгыльләнүчеләр бармак белән санарлык. Юкса сәнгатебез бер милләтнекенә дә биргесез. Без — искиткеч матур, аһәңле халык. Җыр дөньясын камилләштерергә, универсаль артистлар тәрбияләү факультеты ачарга кирәк. Балаларыбызга кечкенәдән югары сәнгатьне күрсәтеп тәрбияләү мөһим...
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|