|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2018 Мәдәният
Кукмарада үзенчәлекле хәйрия концерты узды7 октябрьдә Кукмара шәһәре мәдәният йортында, Кукмара районы әфганчылары истәлегенә багышланган, китап чыгару өчен, хәйрия концерты үткәрелде. Әлеге акциядә Кукмара районы администрациясе, РОНО, Кукмараның 1 нче һәм 2 нче мәктәп хезмәткәләре, укучылары катнашты. Чарага үз командирлары – Айрат Шакиров белән Яшь армиячеләр дә чакырылган иде.
Рәшит Шакирҗанов бу массакүләм мәдәни чарага зур ярдәм күрсәтте.
Миңнемуллин Райнур тарафыннан Казан артистлары һәм кунаклары өчен туклану оештырылып, махсус әлеге кичә өчен Казаннан кунаклар: хәзрәт – Тимур Ибраһимов, әфганчылар – Рәниф Хәбибуллин, Мәлик Шәңгәрәев кайткан иде.
Тамашачылар тулы аншлаг белән, Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Галиев белән аның укучылары - музыкантлар һәм артистларны бик җылы кабул итте. Тамашачылар артистларны бик җылы каршы алды, концерт барысына да ошады. Концертны алып барган Рәмзия Хөсәеновага аерым рәхмәтләр. Кукмара металлпосудасы заводына концертны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт.
Концерт вакытында яшьләргә патриотик тәрбия бирү темасына слайдлар күрсәтелде. Әфган сугышыннан өзекләр күрсәтелде һәм бер минутлык тынлык игълан ителде.
Бу акцияне Кукмара районында туып ускэн һәзер Казанда яшәүче әфганчы Минегалиев Мәүлет Вәгыйз улы оештырды һәм координацияләде.
--- |
Иң күп укылган
|