• 15.12-16.12 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Премьера. Кариев театры. 18.00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 21.12 Актаныш районы "Агыйдел дэулэт жыр hэм бию ансамбленен "Авылым кайтавазы" исемле ижат концерты
  • 22.12 XIX Татар жыры. КРК «Пирамида». 17:00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 10 Декабрь Гариф Гомәр (1891-1974)
  • 10 Декабрь Ринат Мөхәммәдиев
  • 10 Декабрь Светлана Сабирова
  • 10 Декабрь Марсель Бакиров
  • 11 Декабрь Мансур Сәгъдиев
  • 11 Декабрь Зиннур Нурмөхәммәтов (1941-2003)
  • 11 Декабрь Габдулла Шамуков (1909-1981)
  • 11 Декабрь Азат Садриев
  • 11 Декабрь Вәгыйз Минһаҗев
  • 11 Декабрь Искәндәр Сираҗи
  • Яна Савин районында Ф.Амирхан урамы 95 йортта барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка сдавать итэм. Тэртипле татар кызлары яки татар гаилэсе булса эйбэтрэк булыр иде. Риелторлар комачауламаса иде. Бэясе 17000.тел. +79377796961
  • 3 ел элек брустан салынган ике катлы коттедж сатыла. 120 кв.метр. Гараж,6 сутый жир, Мунчага өйдән генә чыгасы, мунчада җылыткыч батареялар, утын һәм газ белән ягып була. Казаннан28 км. юлда пробкалар булмый. Лаеш районы Бима авылы. 8-917-279-10-83 Ашыгыч, бәясе түбән.
  • Ассаляму алейкум уа рахматуллахи уа баракатух. Требуется продавец - консультант мусульманка со знанием татарского языка. График работы: с 9.00 до 20.00 2/2день. Требование: Исполнительность Ответственность Грамотная речь Умение обучаться Заработная плата от 15000 до 18000руб. Условие для совершения намаза имеется. Резюме на эл.почту alsu.alsuorto@mail.ru Или на номер 89270394299. г. Казань
  • Кама Тамары районында ботлап или килолап угез ите сатыла. Элегэ суелмаган. Тел:89997583579
  • Суеласы угез итенэ заказлар кабул ителэ. Китереп бирү мөмкинлеге бар. 89997593579 Казан
  • Яна савин районынын Амирхан урамында(Казан)барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ.Татар гаилэсе яисэ татар кызлары булса унайлырак булыр иде. Бэясе 16 мен сум.Тел. 89173903748
  • Авылда йорт сатам. 2979205
  • Эгерже районында 500кг, кутэрелешле тельфер сатыла, бу 89600752822, 89179042260.
  • Февраль аенда бозаулыйсы тана сатыла. Теләче районы Шәтке авылы. 88436053850
  • Казан шэхэрендэ Нуга-Бест кроваты сатам, бик яхшы хэлдэ. 60мен сум, 20 мен сум матрасы. Сатунын сэбэбе: срочно акча кирэклектэн 89272469637.

 

 

 
Архив
 
 
02.04.2010 Җәмгыять

НИХӘЛ, ТУГАН?

Атналык вакыйгалар тузаныннан чистарынырга дип “халык мунчасы”на кереп барам. Ни хикмәт, чишенү бүлмәсендә хәтсез кеше булса да, бүген тупас сүгенүләр дә ишетелми, сасы тәмәке исе дә килми, ниндидер сәер тынлык иде. Гадәттә, “халык мунча”сына урыс белән татар күбрәк йөри (чишенгәч аларны аеру җиңел), Куприн әйтмешли, кая барса да үзен хуҗа итеп тотарга тырышкан яһүдләрне мондый чиратлы җирләрдә күрмәссең...

Тынлыкның сәбәбе нәрсәдә соң әле? Карасам... мунчачы урындыгы кырыенда ана песи дөньяга әле генә күзе ачылган, нәзберек аяклы сабые белән уйнап ята икән. Бөтен ялангач адәм боларга төбәлгән. Кырыс тормыштан тупасланган йөзләрдә эчкерсез-саран елмаю, күзләрдә –сабыйлык нуры мөлдери. Кайберләре болай җәелеп китеп елмаюын искәреп алып, уңайсызланып та куялар. Әнә берәүсе, песиләргә карый-карый, сул ягына әйләндерелгән күлмәген киеп маташа. Икенчесе чалбарының бер балагын салып “иманга оеган”.

 

Ә песиләр, җир йөзендә үзләре генә калган шикелле, бәхет бишегендә шулкадәрле дә кинәнеп рәхәт чигәләр ки, хәтта аларны көнләшмичә күзәтү мөмкин түгел иде. Менә әнкә песи баласын әйләндереп-тулгандырып “үчтеки” итә, артык хискә бирелеп китеп, баласының колак артларын “тешләп” алган була, аннары читкәрәк китеп, сабыена ерактан сокланып, бераз суынып ала. Ә сабые, тәкатьсез калып, томылып килә дә әнкәсенең җылы куенына башын китереп төртә.

 

Менә әнкә песи урындык өстенә менеп утыра. Бәлки, ул сабыена күз белән генә: “Кил, син дә мен яныма!” – дип ым кагадыр. Әмма сабые зәгыйфь шул әле, сикереп караган була, урындык аягына ябыша, тырмаша, өскә үрмәли дә егылып төшә. Әнкәсенең керфеге дә селкенми. Сабый тагын өскә үрмәли башлый, тагын егылып төшә. Ләкин чигенергә теләми, үҗәтләнеп яңадан тотына. Инде менеп җитәм, булды бит дигәндә, мөлдерәп әнкәсенә төбәлә, алгы аягын сузып, тартып кына аласы да бит, юк, сабыр гына карап тәрбия биреп ята әнкәсе: “Үзе, үз көче белән күтәрелсен!..”

 

Шулай шактый азаплана торгач, ниһаять, песи малае үҗәтләнеп өскә менеп җитте. “Булдырдың бит!” – дигән шикелле әнкәсе аны “кочып” алды. Яңа дәрт белән тәгәрәтә, уйный башлады. Ике җан иясенең шушылай табигый хискә бирелеп кинәнгән гадел мизгеле без – гөнаһлы адәмнәр күңеленә шифа булып ягыла иде.

 

Ләүкәнең иң югары катында чабынып, парның кайнар ләззәтеннән тән авырлыгын җуеп чыккан вакытта шактый соры-шыксыз юыну бүлегендә искәреп алам: җете кызыл тирән таста бер курчак утыра. Курчак дигәнем ап-ак такыр башлы, ап-ак тәнле сабый, нәкъ менә борынгы Элладаның скульпторлары мәрмәрдән ясаган нәни фәрештә сыны шикелле, аркасында канатлары гына юк. Менә Яктыбашны әтисе күтәреп алды да, алгы бүлмәгә алып чыгып китте. Мин дә песиләрне сагынып өлгергән идем инде. Чыксам, әнкә песи идәндә таралып ята, сабые – урындыкта. Ата кеше Яктыбашын болардан ерак түгел генә идәнгә бастырды.

 

Яктыбаш “әттә” сүзеннән арыны белмәсә дә, бармагы белән бала песи ягына ымлады, тотрыксыз аякларына сак кына басып, шул якка омтылды. Песи баласын, яшьтәш итеп, бик тә тотып карыйсы килә иде аның. Инде килеп җитәм дигәндә, ул, колакларын шомрайтып, үткен күз белән һәр хәрәкәтен күзәтеп яткан әнкә песине искәреп алды, туктады да, сагаеп, әтисенә сораулы күзләрен төбәде: “Әтием, тырнамыймы ул?”. “Юк, юк, улым, синең әйбәт малай икәнеңне күреп тора ич...”. Песи малае да, үзенә якынлашып килгән Яктыбаштан шикләнеп, әнкәсенә карады: “Якын җибәримме бу җанварны, ул усал түгелме?..” – “Ул әле сабый гына, гөнаһлар кылырга өлгермәгән, балам...”.

 

Дүрт җан иясе арасында әнә шундый сүзсез аңлашу булып алды. Песи малаена Яктыбаш йомшак кына кагылуга, әнкәсенең тәненнән рәхәт кытыклану узды. Әгәр малай каты кагылган булса, беренче авыртуны да әнкә үз тәненә алган булыр иде. Әнә бит ул, тыныч ята әлегә, әмма көтелмәгән хәвеф булса, мизгел эчендә, яшен йомгагы булып, баласын йолып алырга ташланмас димә!

 

* * *

 

Узган гасырда Мисырның Бәни Хәсән шәһәре янында песиләр каберлеге табыла. Анда 180 мең песи гәүдәсен кыйммәтле ташлар белән бизәлгән алтын-көмеш табутларда яңа эрага кадәр ук күмгән булганнар. Бальзамланганга күрә, песи гәүдәләре безнең көннәргә кадәр сакланган. Мисыр аллалары пантеонында песи мәртәбәле урын алып тора. Кояш алласы Ра “Бөек ата мәче” мисалында йөри. Янгын чыкса, мисырлылар иң беренче булып песине коткарырга тырышканнар. Әгәр инде песи үлеп китсә, бу гаилә олы кайгы кичергән. Һәр гаилә әгъзасы, чәчен кыскартып, кашын кырып, матәм көннәрен үткәргән. Ә инде песине үтерү коточкыч зур гөнаһ саналган. Йорт җәнлегенә кул күтәргән бәндәне үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Күп очракта, хөкемдарларны көтеп тормыйча, халык үзе җинаятьчене кыйнап үтерә торган булган. Мөхәммәт пәйгамбәр, итәгендә йоклап киткән песине уятырга кызганып, чапан итәген кисеп калдырган, дигән гыйбарәне без балачактан ук ишетеп үскәнбез.

 

Мисыр солтаны Әл-Дәһер-Бибарс (XIII гасыр) Каһирә янында бик зур җимеш бакчасын, бөтен байлыгы белән затлы сараен песиләргә васыять итеп калдыра. Һәм анда җәннәт икәнен белеп алып, бөтен шәһәр песиләре җыелып, рәхәт чигеп яшиләр.

 

* * *

 

Ул көнне күпләр мунчадан тиз генә чыгып китә алмады. Мин песиләрнең эчкерсез уйнавына карап сагышланып та куйдым. Туган авылны, хәтердә генә калган балачак өен искә төшердем. Ярлы өй эченә ягымлы җылылык бөркеп, мендәргә батып кереп, йөзек кашыдай яткан песиебез күз алдына килде. Һәр йортның песие хуҗасына охшаган иде. Берәүләр гел кара мәче асрый, икенчеләр - бохар мәчесе, ә безнеке аклы-каралы төстә була иде. Гомер буе гел бертөрле песи асраганбыздыр шикелле тоела миңа.

 

Соңгы кайтуымда... чәй эчеп алдык та... өйдә нидер җитми, песине тупылдатып сөяргә дип уч төпләре кычытып тора. Әнидән сорыйм, ул бераз дәшми торды да: «Ике көн элек кенә... берәр ярамаган нәрсә ашаганмы... үлде бит...» - диде. Шул мизгелдә җанны кисеп, әрнүле бер сизенү телеп узды. Ләкин мин ул сизенүне ниндидер мәгънәгә әйләндереп уйлаудан да куркып, үз-үземнән дә яшердем бугай. Бер айдан соң әнинең дөнья куясын әллә соң өйдәш песие алдан ук сизенде, чит-ятлар кулына каласы килмәде микән, дигән сорау-гоман, инде менә ничә ел күңелне сулкылдатып тора.

 

Песине яратып сыйпасаң, тәнгә сихәтлек иңә. Ә инде рәнҗетсәң, каргышы төшмичә калмый, диләр. Хактыр, без үскәндә песине абзар өрлегенә аскан яисә таш белән бәреп үтергән малайларның берсе дә тормышта мантымады.

 

Кешеләрне олы авырудан (рак) дәвалап, гомер буе игелек кылып яшәүче бер табипны беләм мин. Казанда студент чагында ул апасы фатирына кунакка килә торган була. Кайтып китешли, ишек алдында уйнап йөргән бихисап песиләрнең берәрсен ботинка башы белән тибеп миңгерәтә дә, дипломатына тыгып алып китә. Аннары мединститутның лабораториясенә өч тәңкәгә сата икән. Әнә шулай итеп ул шактый песинең башына җитә. Институтны шәп билгеләргә генә тәмамлап эшли башлагач, табиплар бүгенге көнгә кадәр анык диагноз куя алмый торган сәер авыруга дучар була ул. Аңа, җирдән иелеп алып, берни дә күтәрергә ярамый икән. Юк кына авырлык күтәрдеме, аңы китеп егыла, бөтен тәнен коточкыч калтырау биләп ала, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып кына аны аңга китерәләр (вертолет чакырткан чаклары да була). Ул, үзен материалист санап, “песи каргышы”на ышанмыйча, хәзерге көнгә кадәр хәвефле яшәү-үлем сагында яшәп ята.

 

Песи асраучы бер дустымның сөйләгәне бар: фатирына кайтып керсә, өйдә ис, песие, гадәтләнгәнчә бәдрәфкә кереп тормаган, идән уртасына “кәкәй” итеп куйган. Ачудан ул песиенә тибеп җибәрә. Икенче көнне иртән аягы сызлаудан уянып китә. Табипларга да йөреп карый, әмма файдасыз. Шуннан соң ул чирнең хикмәтенә төшенеп ала. Җанваркайның күңелен күрә башлый, тәмле ризыклар алып кайта, гел сыйпап кына тора. Песие, сагаеп кына, әкрен-әкрен хуҗасына яңабаштан ияләшә башлый, “кичерә” ахрысы, сызлаулы аякка ятып мырауларга гадәтләнә. Әнә шулай итеп, күпмедер вакыт әфсенләгәннән соң, аяк сихәтләнеп, рәткә керә. Сәҗдәгә китеп мыраулавы бәлки әле песиләрнең үзенчә дога уку рәвешедер, кем белә...

 

Язучылар берлеге урнашкан ихатада узган гасырның 90 нчы елларында төрле оешмалар бар иде. Шуларның берсенә ияләшкән җирән песи көн дә ишегалдында күренә, сөйдереп китә иде. Беренче баласын ул бер кабинет почмагында, газеталар бәйләменнән оя корып, шунда китерде. Бу оешманың бухгалтеры паспортына татар дип язылса да, каядыр бүтән өлкәләрдә яшәп тәрбия алган, кыланышы, үз-үзен тотышы, сөйләм теле ягыннан да мөселманлыкка дәгъва кылалмаган, кызына Кристина дип исем кушкан бәйсез холыклы яшь кенә ханым иде. Шушы «культуралы» ханым бер көнне әзерләнеп килә, песи баласын әнкәсе күрмәгәндә алып чыгып китә, үз кабинетына алып кереп... калтырап торган нәни җан иясен капрон оек эченә тыга да, бер чиләк суга батырып тота. Гөнаһсыз җан иясенең гомерен шулай кыйганнан соң, бу ханым Му-Му башка кабинетларга кереп, берни булмагандай, смачный анекдотлар сөйләп йөри.

 

 Шуннан соң әнкә песи бердәнбер баласын ай буе эзләде. Төрле кабинетларга килеп керә, ялварулы аваз салып, шкафларны ачарга куша, өстәл асларын карый, җыелыш барган клубка килеп керә, рәт араларыннан йөри, һәркем алдына килеп шундый итеп төбәлә... «Син алмадыңмы баламны?..» дигәп сорау-өмет белән икенче кеше янына китеп бара, үрелеп тәрәзәдән карый. Ана назыннан бушана алмый калганга, баласын туйганчы сөеп-иркәләргә дә өлгермәгәнгә күрә югалтуны бик авыр кичерде бугай ул. Күзләрендәге рәнҗү-каргыш-әрнүне күрсәң... Ул инәлеп төбәлгән һәммә кешегә дә каргыш микъдары өлешләп төшкәндер.

 

* * *

 

Инглиз моряклары, корабта кара песи булса, һәлакәткә очрамыйсың, диләр. Ә инде диңгездә һәлакәткә юлыксалар, барыбер алар иң алдан песине коткарырга тырышканнар. Әгәр юлыңны кара песи кисеп чыкса – яхшыга булыр, ярәшкән кәләш янында төчкерсә – яшь гаиләне бәхет көтә, дип саныйлар инглизләр.

 

 Европада Урта гасырларда песиләргә каршы явыз чирү-ташкын кузгала. Песиләрне һаләк итү нәтиҗәсендә, Европа шәһәрләрендә күселәр коточкыч үрчи башлый. Кара һәм көрән төстәге бу җәнлекләр арасында канлы сугыш башлана. Төрле илләргә котылгысыз үләт чире тарала. Бу афәтле шаукым Алтын Урда иленә кадәр килеп җитә. 1345-1350 нче елларда гына да “кара үлем” таратучы үләт кузгаткан гарасат Европада 43 миллион кешене кырып сала.

 

Безнең төбәкләрдә песи VII-IX гасырда шәһәр җирендә күренә башлый. Гарәп илләре белән сәяси һәм икътисади бәйләнештә торган бөек Болгар дәүләтенә бу ягымлы-горур йорт җәнлеге пирамидалар иленнән китерелгәндер. Соңрак инде Шәрекъ белән якын мөнәсәбәттә яшәгән Алтын Урда аша «песи халкы» Русь иленә килеп җитә. Әлбәттә, аны башта байлар гына асраган. Русьта песи урлаган өчен 3 гривна түләргә дигән җәза куела. Бер эт, бер эш үгезе яисә өч ат урлаган өчен дә шундый ук сумма түләргә тиеш буласың. Моннан чыгып, ул дәвердә Русьта песинең ни бәһа йөргәнен чамаларга була... Песиләрнең тарихта тоткан урыны бик зур. Алар хакында дастаннар язарга була. Франциядә, Сорбонна университеты каршында, песигә һәйкәл куелган...

 

* * *

 

Ул көнне мунчада минем күңелемә сыгылып тынычлык иңде. Тәннең генә түгел, җанның да чистарынуы иде бу. Ана һәм бала песинең хисле назын караган күпләр ул көнне бер буйга яхшыланыбрак, юашланыбрак чыкканнардыр. Мин Полтаваның Гадич шәһәре читендә боланнар йөргәнне күреп шаккатканым бар. Таллинның үзәгендә, күлдә аккош йөзеп йөри. Севильяда, Венециядә мең күгәрченле мәйдан бар. Андагы кошлар кешедән курыкмыйлар. Төркиянең Динизле шәһәрендә, олы бер мәйданда әтәчкә һәйкәл куелган. Рәтле илләрдә тагын әллә ниләр бардыр. Ә бездә, мәйданнарда, һәйкәл булып кулын алга сузган башкисәрләргә күбрәк урын бирелә. Җанны катыландыра торган символлар...

 

* * *

 

Икенче атнада мин мунчага ашкынып килдем. Әнкә песинең үз баласы белән уйнау-тәрбия рәвеше тагын да камилләшкәндер инде, дип, шыксыз баскычлардан өскә, дымлы каен яфрагы исе килеп торган икенче катка күтәреләм. Үзем ашыгам, аяклар никтер авырая. Күз төшәрлек иде шул, кызыгып, баласын алып китмәделәр микән, дигән хәвефле уй күңелне телеп алса да, үземне тынычландырырга тырышам. Шулай менеп җитүгә... ишектән әнкә песи килеп чыкты. Ялгыз иде ул. Мин аның аяк атлашын, суырылып калган гәүдәсен күргәч үк аңлап алдым. Ә карашы... Миңа бик тә таныш... Баласыннан мәхрүм калган җан иясендә була торган күпме моң-рәнҗү-каргыш иде анда. Тартып алганнар баласын, ярый ла сабые мәрхәмәтле кулга эләксә... Югыйсә, бу дөньяда тагын бер гөнаһ артыр, шул ук микъдарда каһәр дә...

Марсель ГАЛИЕВ
Татарстан яшьләре
№ 40 | 01.04.2010
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№17 (42221) / 21.04.2010 23:03:19

һәм Марсель Галиевны каләм тота алмый башлаган дип әйтергә ничек батырчылык иткәнсез әле ТЫЧКАН. гомер буе кеше кунеленә утеп керерлек статьялар язган автор бит ул

№16 (42219) / 21.04.2010 22:58:24

Тычканга
табигатьне тасвирлап язу бик ук жинел эш тугел ул. кайвакыт кирәкле сузләрне табып бетереп булмый. кеше язганны укып, комментировать итеп утыруы җинел шул. әле бит менә укып чыккансын, кайбер язучыларнын язмаларын укып та бетерерлек туземлек җитми. бер сулышта укыла торган статьяларны да яратмаган булгансыз. могаен узегез язмыйсыздыр шуна шул фикерегезне бастырырга уйлагансыз

№15 (41300) / 09.04.2010 09:39:05

Безнең Песи милләтле халык турында сүз барганда,причем монда яхүдләр?Без,кешеләрдән аермалы буларак үзара дус,туганлашып яшибез,анысы белән килешәм.
Безнең мөнәсәбәтләргә дә ихтирам белән караганыгыз өчен рәхмәт.Песи Халык җыенында Зурдан-зур рәхмәт белдерербез,иншалла!
Сезне яратучы дустыгыз.

№14 (40865) / 05.04.2010 09:01:50

хет нәрсә турында , ләкин кеше укый алырлык, матур әдәби телдә язсыннар.

№13 (40864) / 05.04.2010 00:25:55

калэмен белэн тычкан тота алмый башласан мэче турында язсан да ярап тора инде ул. елый-елый укучысы табыла. песи койрыгы белэн уйный-уйный.

№12 (40740) / 03.04.2010 16:04:08

Язманы рэхэтлэнеп укыдым. Уземнен дэ ике песием булгач, песилэргэ карата хормэтем гомумэн дэ зур. Авылыбызда бик куп мачыларнын башына ж,иткэн бер адэм бар иде. МИнем куз алдымда бер песине таш белэн сугып утеруе эде дэ куз алдымнан китми. Балалар алдында эшлэргэ ярата иде ул бу ж,инаятне. Узенен ике улы да уз улеме белэн улмэде. 20 яшькэ ж,иткэч берсене остенэ таш тоште икенчесе батып улде. Авылда ботенесе дэ шул мэче каргышы тошкэн дип кенэ сойлэнде.

№11 (40712) / 03.04.2010 08:31:26

диагональ буенча ни өчен укыла дип уйлыйсың, шәпи? вертикаль буенча укып вакыт уздырырлык әйбер бармы?- шуны ачыклау өчен. а время - деньги. вакытыңны чүп-чар укып уздырсаң, ач та калуың бар, беренчедән. икенчедән кирәклерәк, файдалырак әйберләр дә укыйсым бар.

№10 (40673) / 02.04.2010 22:54:08

хәзер вертикаль буенча кара инде беррәттән! язма искиткеч! ул һәрберебездә самими хисләр уята. тупаслык күбәйде.мәрхәмәтсезлек чиктән ашты.
язучылар берлегендәге үтерүче турында берәү сөйләгәч ышанмаган идем.
булса да булыр икән.. җитмәсә хатын-кыз..мәче яратмаган кызларны гомергә яратмас идем!
-песиләрне батырмагыз! нәселегездә суга батучылар булыр!- дип язылганны укыдым бер вакыт.

№9 (40672) / 02.04.2010 22:53:45

ашипкы, ярар.

№8 (40671) / 02.04.2010 22:50:41

о, кстати да.
берсендә МЦ акт залында нәкъ шул турыда сүз булган иде.
в смысле, МГ әсәрләре - ниочём.

№7 (40669) / 02.04.2010 22:46:25

Мәгълүмат дип яз син! Кем булсаң да!


бер көнлек радио хезмәткәрләре надан калдыра инде халыкны...

№6 (40668) / 02.04.2010 22:42:54

Бу Марсель Галиевнең оста теле кем өчен соң? Диагональ буенча карадым. Менә уйлап утырам:"Бу язманың кемгә нинди файдасы булырга мөмкин?" - дип.Бар икән андый кешеләр. Татар телен белмәүче татжурлар, дөрес татар теле сөйләме төзелешен өйрәнергә әзер текст сезгә. Профессия үзләштерергә теләсәгез, эчтәлекнең сайлыгына игътибар итмәскә көч һәм сабырлык табарга туры килер. әмма тел өйрәнергә генә ярый, шунысын ныгытып аңлагыз. Татар журналистлры да тирән эчтәлекле, бай мәгълумәтле, асыл фикерле әйберләр яза башлар әле дип өметләнүчеләр әз түгел. Алар - күп.

№5 (40626) / 02.04.2010 20:03:34

рәхәтләнеп укыдым, үзем дә песи белән уйнап ләззәтләндем.
вакыйга релистлар өчен юк, аның каравы сурәтләү чаралары!

песи каргышы дигәч, миңа да төшмәсә ярар иде... мин ялгышлык белән шулай,песиебезнең беренче тапкыр балалаган бердәнберен..әле дә күз алдымнан китми..

№4 (40623) / 02.04.2010 19:49:39

Хисле кешеләргә - язма файдалы. кайберәүләрнең: уйларга, фикерләргә, хисләнергә вакыты, яисә, чамасы юкларның, кылын да селкетми, әлбәттә.
Песи турында язмалар ешайды: кайсы - уйный-уйный мунча керә, кайсы - алтын балыкны каптырмакчы була, кайсы - качып курортка сыза, кайсы...?!.

№3 (40622) / 02.04.2010 19:28:03

Фикерен сыгып-сыгып көчәнеп язган...

№2 (40620) / 02.04.2010 19:25:06

Матур яза инде. Өянке турындамы ул, авыл көтүе янына тау башына төшкән самолетмы, студентмы,песиме, укырга рәхәт.
Теге ул гына пешерә белә торган үрдәк кебек тәмле була.

№1 (40616) / 02.04.2010 18:28:59

Песилэр бар нэрсэне анлый, алар бик акыллы жан иялэре,кыерсытырга ярамаганны явызлар гына анламыйдыр.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты