|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2018 Җәмгыять
Зөһрә урынына Духера, Сөембикә урынына Суямбика - «Матбугат.ру» укучылары паспортларындагы хаталарын барлый«Матбугат.ру»ның инстаграмдагы бите матур гына эшләп килә. Аңа 48 мең кеше язылган. Укучыларыбыз бик актив. Үзләре үк фото һәм видеолар җибәрәләр, кызыклы темалар тәкъдим итеп торалар. Менә кичә генә бер четрекле темага сөйләштек. Паспорт һәм башка документлардагы хаталарны. Барысына да шушы мәзәк сәбәпче булды:
Татарларга фамилияне ничек биргәннәр:
- Ты чей сын?
- Галиев.
- Пишем Галиев. А ты чей?
- Мин Галиев.
- Пишем Мингалиев. А ты тоже Галиев?
- Мин не Галиев.
- Пишем Миннегалиев.
Баксаң, Галиев, Мингалиев һәм Миннегалиевлар арабызда күп икән.
Гөлүсәне - Гульуся дип, Резидәне – Рязидя дип язганнар. Мондый очраклар бик күп. Ә бер хәреф хатасы аркасында үзеңнең туганлыгыңны исбатлап йөрүләр - әйтеп бетергесез күп. Кемнәрдер җидешәр ел бюрократлар кабинетлары буйлап йөргән. Бер атаның өч улы. Берсе – ХәбибуЛЛИН, икенчесе – ХәбибуЛИН, өченчесе – Загидуллин. Шулай яздырганнар. Өч атадан сыман килеп чыга.
Бер татар авылында Сөембикә исемле апаны Суямбика дип язганнар.
Ә сез шундый тарихлар беләсезме? Комментарийларда языгыз.
"Матбугат.ру"ның инстаграмына да язылыгыз, анда мондый кызыклар бик күп: https://www.instagram.com/matbugat/
--- |
Иң күп укылган
|