поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.10.2018 Хәйрия

Табиблар "Балагыз аякка басачак" дип ышандыра - ярдәм итик

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды «Без синең белән!» хәйрия акциясен дәвам иттерә. Әлеге акция тернәкләнүгә мохтаҗ авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырыла.

Узган атнада 4 яшьлек Данис Чупашевка тернәкләнү өчен акча җыю игълан ителгән иде. Сабыйда – ДЦП. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән бер атна эчендә әлеге сумма җыелып бете һәм Данис тернәкләнү узачак медицина үзәгенә күчерелде, дип хәбәр ителә Диния нәзарәте сайтында.
 
Бүген исә шул ук акция кысаларында ДЦП диагнозы белән көрәшүче тагын бер батыр егет – Ислам Сәләховны дәвалауга акча җыю игълан ителә. Аңа 6 яшь. Исламның әнисе Динә ханым йөклелек чорын яхшы кичерсә дә, сабый авырлык белән дөньяга килә. Бала карында үлгән ахры дип, табиблар Динә ханыма ашыгыч рәвештә Кесарев кисеме ясый.
 
Исламны туу белән реанимациягә, аннары яңа туган балалар патологиясе бүлегенә озаталар – туганда нарасыйның баш миенә зыян килгән булуы ачыклана. Шулай да, 3 атнадан соң, аларны хастаханәдән чыгаралар. Өйгә кайткач, әни кеше баласының тулысынча сәламәт түгеллеген аңлый. Әмма табиблар диагноз куярга ашыкмый, бала үсешендәге тоткарлыкларны туганда кичерелгән авырлыкларга бәйләп аңлата. Әмма вакыт узу белән, Исламның хәле катлаулана гына. Нәтиҗәдә 5 ай ярым вакытта табиблар, сабыйның киләчәген өметсез күреп, аңа ДЦП диагнозын куялар. Бүген Ислам йөри дә, сөйләшә дә алмый.
 
Шунысы сөендерә – бала акылга зәгыйфь түгел. Ислам – бик тәртипле, тәрбияле егет. Гел балкып, елмаеп тора. Сөйләшә белмәсә дә, авазлар ярдәмендә нәрсә әйтергә  теләгәнен аңлата белә. Мәгълүматны бик тиз отып ала. Китаплар ярата. Күптән түгел күренекле америка врач-физиотерапевты Глен Доман методикасына таянып, рәсемнәр төшерелгән һәм сүзләр язылган махсус карточкалар ярдәмендә сүзләрне танырга өйрәнгән. Исламның әнисе Динә ханым җилкәләрендә җаваплылык һәм мәшәкать, башка яшь аналарныкына караганда, дистәләгән мәртәбәгә күбрәктер, чөнки бүген ул бар булган вакытын, игътибарын, назын газиз нарасыена багышлый.
 
Китаплардан, интернеттан төрледән-төрле методикаларны үзлектән өйрәнеп, шулар нигезендә Ислам белән көн дәвамында күнегүләр ясыйлар. Тернәкләнү курсларына да даими рәвештә йөртергә тырышалар. Алга китеш тә бар: хәзер Ислам үрмәләп һәм шуышып йөрергә өйрәнгән, башын яхшырак тота башлаган, ике калак сөяге арасында умыртка сөяге йомшару нәтиҗәсендә, кулларын хәрәкәтләндерергә өйрәнгән. 
 
Хәзер Ислам әнисен кочаклый, үбә ала. Моннан тыш, күкрәк читлегенең күләме арту нәтиҗәсендә, Ислам тирән итеп сулыш ала белә. Бу, үз чиратында, киләчәктә бала сөйләшергә дә өйрәнер дигән өмет уята. Баланың буыннары да берникадәр ныгыган, шуңа күрә соңгы арада ул вертикализатор – ДЦП белән авыручы балалар өчен каралган махсус җайланма ярдәмендә басып тора башлаган. Табиблар дәвалануны туктатмаска куша. «Әгәр дә мондый темплар белән барсагыз, балагыз аякка басачак», – дип ышандыра алар.
 
Әти-әнисе Исламның гадәти балалардан берни белән дә аерылып тормавын, үз аякларында йөрүен тели, ләкин гаилә дәвалану чыгымнарын ялгыз гына күтәрә алмый. Ислам хәзер шундый яшьтә – тернәкләндерү һәм дәвалану иң яхшы нәтиҗәләр бирә торган чор. Шуңа күрә вакытны кулдан ычкындырырга ярамый. Ислам да, башка сабыйлар кебек үк,  балачакның уколларсыз, ә иң мөһиме – авыртуларсыз да уза алуын тойсын иде! Бер тернәкләнү курсының бәясе – 79 мең сум.
 
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр сезнең игелек кыласагыз һәм Исламга авыруы белән көрәшергә ярдәм итәсегез килсә, ЗАКЯТ сүзен язып, 7715 номерына (50 сум) SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы). Кылган игелекләрегез өчен Алаһы Тәгалә Сезне зурласын!

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.10.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»