|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2018 Хәвеф-хәтәр
Авыргазыда яшәүче ана 11 яшьлек улын эзлиАна йөрәге инде биш ай күрмәгән баласы өчен өзгәләнә. Авыргазы районында яшәүче Әлфия Абдуллина 11 яшьлек улы Эрнест Сәгыйтовны эзли. Малай җәй башында урамда йөрергә чыгып киткән җиреннән юк була. Хатын сөйләвенә караганда, Эрнестны әтисе алып киткән һәм инде ярты елга якын элемтәгә чыкмый. Малай даими медицина күзәтүенә мохтаҗ, аны катлаулы операциягә әзерләгән булганнар, дип яза Кызыл таң.
Эрнестның әтисе Алмаз һәм аның туганнары исә малай белән барысы да яхшы, ул шәхси мәктәптә укый, дип белдерә. Малай Уфага әтисе янына үз теләге белән әнисеннән качып килде, диләр.
Эрнест өчен ике елга сузылган тарткалашта башта Авыргазы районы суды, малай әтисе һәм әбисе белән яшәргә тиеш, дигән карар чыгара. Республиканың Югары суды исә баланы әнисендә калдырырга карар итә.
Әлеге вакытта ана кеше улын кочагына алып бер сөяргә зарыгып яшәсә, ир Югары суд карарына ризасызлык белдерү белән мәшгуль. Ничек кенә булмасын, мәсьәлә малай өчен уңай хәл ителсен иде.
Фото: Bash.News
--- |
Иң күп укылган
|