|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2018 Фаҗига
Машина йөртү таныклыгы булмаган исерек шофер Чаллыда мәктәп укучысын бәрдергәнЧаллыда машина йөртү таныклыгы булмаган исерек шофер «зебра»дан чыгып баручы мәктәп укучысын бәрдергән. Кичә көндез Сарман трактындагы 17/14нче йорт каршында юл һәлакәте булган. «Татар-информ» язуынча, «Лада» автомобилен идарә итүче 28 яшьлек ир-ат «зебра»дан баручы 10 яшьлек кызын иярткән анага юл бирмәгән һәм баланы бәрдергән.
Имгәнгән кызны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә гаепле шофер исерек килеш рульгә утырган. Өстәвенә, аның машина йөртү таныклыгы да булмаган.
--- |
Иң күп укылган
|