поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.10.2018 Дин

Уң яктагы ак мәчет

Красный Яр районының 15 йортлы Краково авылында Корбан бәйрәме алдыннан яңа мәчет ачылды.

Чарага Мәскәү, Самара шә¬һәрләреннән, күрше-тирә авы묬лардан, Кырымнан, Ерак Көн¬чыгыштан, Казахстан һәм Башкортостан республикаларыннан, хәтта Сириядән дә төрле милләт кешеләре килгән иде. Мөхтәрәм кунаклар – Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Хилково авыл җирлеге башлыгы Олег Долгов һәм Булак авылы мәчете имам-хатыйбы Ербулат Сагандыков килеп җиткәч, мәчет ачу тантанасы башланды. Карап торырга мәчет бик кечкенә, барлыгы 60 квадрат метр гына. Манарасы да зур түгел - 6 метр. Ләкин бу тыйнак мәчетне төзү тарихы бик тә гыйбрәтле һәм искитмәле хәл.

Кайчандыр, яшьлек елларында, шушы авылда яшәүче казах кызы Казизә Алиева төш күрә: олы юлның уң ягында мәчет, ә сул ягында чиркәү балкып утыра икән. Ул моны Аллаһы Тәгалә боерыгы дип кабул итә һәм мәчет төзү өчен акча җыя башлый.  Еллар үтә, акча да саллы гына күләмдә җыела. Тик 2016 елда Казизәнең өендә янгын чыга, һәм хатын, бердәнбер кадерле әйберен - Коръән  китабын алып, урамга йөгереп чыга. Шулай итеп, ул йорт-җирсез кала. Хикмәт башкада: ике атна чамасы вакыт узгач, ул туганнан туган энесе белән янгын урынына барып, исән калган тимер әйберләрне барлап йөргәндә, мәчеткә дип җыйган акчаны да табып ала. Акчаларның кырыйлары гына бераз өтеп алынган икән. Шул хәлдән соң Казизә акчаны тик мәчет төзү өчен тотарга карар кыла, ә үзе төзүчеләр вагонында яшәргә дә риза була.

Бу турыда Красный Яр район үзәгенә кайтып йөрүче эшкуар ишетеп ала һәм, изге җанлы Казизәнең ихтыяр көченә хәй¬ран калып, өй салып бирә, шулай ук мәчет төзүдә дә булыша.
 
Бу эштән Краково авылы тирәсендәге башка авылларда яшәүче мөселманнар да, православ динендәгеләр дә читтә калмыйлар, хәлләреннән килгән кадәр булышалар.
 
Казизәнең яңа өе әзер булгач, анда мөфти Талип хәзрәт Яруллин барып, өйгә дога кыла, булачак мәчет урынын карап, төзелешне башларга рөхсәт бирә. Чарага җыелган халык, изге эшләрендә ярдәм сорап, Аллаһыга мөрәҗәгать итә. Чыннан да, ярдәм бөтен җирдән дә килә.  Мәсәлән, мәчетнең проектын төзүче Сергей Елистратов төзелеш барышы өчен җаваплылыкны да үз өстенә алып, прораб вазифаларын башкара һәм моның өчен бер тиен дә акча алмый. 
 
Ни гаҗәп, шул ук елда М5 трассасының сул ягында чиркәү дә төзелә башлый. Шулай итеп Казизәнең төше тормышка аша. Күңелендә булгач, еллар үтү белән хыялы да сүрелми, акчасы да янмый. Барысы да Ходай кулында, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит. Казизәнең сүзләренә караганда, төзелештә катнашучылар, бөтенесе дә изге эш эшләүләрен аңлап, күңел биреп эшләгәннәр.
 
Авыл зур түгел, барлыгы 15 кенә йорт. Ләкин тирә-як авылларда яшәүчеләр җомга намазларына килеп йөрергә вәгъдә итәләр. Ходай кушып төзелгән мәчет, һичшиксез, буш тормас. Казизәнең киләчәк планнарында - мәчет тирәли агачлар һәм чәчәкләр утырту.
 
Руслан МОСТАФИН.
 
Казизә АЛИЕВА кунаклар белән.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 08.10.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»