поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.10.2018 Җәмгыять

Радик Шәфиев: “Инвалидлар кызгануга мохтаҗ түгел”

Сызран шәһәрендә яшәүче батыр егетебез Радик Шәфиевны белмәгән кеше юктыр. Ул - “Ихтыяр көче” дип аталган яшь инвалидлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Сызран шәһәре Думасы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы, Дәүләт думасы депутаты Евгений Серперның ярдәмчесе һәм, ниһаять, быелгы сайлауларда “Бердәм Россия” партиясеннән Сызран шәһәре Думасы депутаты итеп сайланган сәясәтче дә.

Мәкаләбез Радикның эше ту¬рында булса да, аның, инвалид булуына карамастан, шундый зур уңышларга ирешү юлын башыннан ук сөйләмәсәң, күңел талпынышларын аңлый алмас идек.

Радик Ульян өлкәсенең Татар Сайманы авылында  Шамил Әбделхак улы һәм Нәкыя Ибраһим кызы Шәфиевлар гаиләсендә туа. Бераздан гаилә Сызранга күчеп китә. Ул вакытта биш яшьлек Радикның сирәк авыру белән авыруы, киләчәк гомерен инвалид креслосында үткәрергә дучар ителү турында билгеле була инде. Сызранда Шамил Әбделхак улы төзү фирмасында эшли, ә хатыны Наилә Ибраһим кызы үзен тулысынча улына багышлый.

- 5 - 6 яшемдә үк тормы¬шымның гади булмаячагын мин яхшы аңлый идем инде. Ләкин беркайчан да тө¬¬шенкелеккә бирелмәдем.  Әти белән әни мине, башка балалар белән аралашуга өйрәтү өчен, Сызранның 57 санлы мөмкинлекләре чикләнгән балалар бакчасына йөртә башладылар. Ул вакытта, үрмәләп булса да, йөри ала идем әле. Авыру булуыбызга карамас¬тан, безнең төркемдә көчле рухлы балалар шактый күп иде. Күбесе хәзер төрле тармакларда уңышлы гына эшләп киләләр. Без гел аралашып, бер-беребезне куәтләп, рухи яктан гел ярдәмләшеп яшибез. Бу балалар бакчасы миңа нык ярдәм итте. Шуңа да бүген мин үзем дә анда тәрбияләнүчеләргә ярдәм итәр¬гә тырышам - бүләкләр ясыйм, очрашуларга барып йөрим.
 
 
Ә менә мәктәпне Радикка өйдән чыкмыйча гына тәмамларга туры килә. Әле бала чагында ук, үзенең киләчәге никадәр белемлерәк, төплерәк, төпченүчәнрәк булуына бәйле булуын аңлап, яхшы укырга тырыша. Радик инде 14 яшендә интернетта үзенә шөгыль таба: компьютерда текстлар җыеп, визиткалар, буклетлар ясау белән шөгыльләнә башлый. Белеме арткан саен егет тагын да катлаулырак мәсьәләләр чишәргә алына - компьютер программалары төзи, сайтлар ясарга өйрәнә. Әнә, Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе сайтын да ул ясап биргән. Шул вакыттан бирле Шәфиев җирле татар оешмасының алыштыргысыз компьютерчысы да – үзе ясаган сайтны үзе һәм башкалар язган мәкаләләр белән тутырып бара. Шуңа да оешманың эше халыкка күренә, җәмгыятькә яңадан-яңа кешеләр килә, кыс¬касы, эшләре гөрләп бара.   
 
Радик мәктәптә укыганда ук рәсем ясау белән мавыгып китә. Нәрсәгә алынса да, яхшы итеп эшләргә өйрәнгән кеше буларак, сызды-бозды рәсем ясап кына уйнап утырмый, ул сынлы сәнгать мәктәбен тәмамлап, шәһәр, өлкә, бөтенроссия, халыкара конкурсларда катнаша, үзенең рәсемнәреннән күргәзмәләр оештыра. Ә бүген Радикның югары белеме дә бар инде. Ул Мәскәүнең психоанализ институтын тәмамлап, дип¬ломга ия булган белгеч. 
 
Инвалид коляскасында утыр¬ган Радикка карап, һич кенә дә кызгану хисе кичермисең. Аның белән аралашырга кызык, аның белән эшләү  күңелле. “Ихтыяр көче” дип аталган  яшь инвалидлар  иҗтимагый оешмасын оештыручы Россия журналистлар берлегенең өлкә оешмасы үткәргән “Намуслылык” өлкә акциясе лауреаты беркайчан да үзенең сызланулары турында сөйләми. Киресенчә, башка авыруларның хәлен сәламәт кешеләргә күрсәтергә, безне андыйларның хәленә керә белергә өйрәтә, инвалид коляскасына утырып, яисә ак таякка таянып урамга чыккан кешеләргә уңай булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәклеге турында үзе дә уйлана, башкаларны да уйландыра. Ул гына да түгел әле, хәленнән килгән кадәр ярдәм дә күрсәтә.
 
Кызганычка, Җир шарында инвалидлар саны елдан-ел арта бара. Бигрәк тә Сызранда алар күп - кемдер эштә, кемдер юл һәлакәтендә бәлагә дучар булган, икенчеләре - авыру булып туган... Бүген син ваемсызланып күңел ачасың, ә иртәгә... пандуслар, киң лифтлар булмаганлыктан өеңнән чыга алмыйча утырасың.  Сызранда бүген һәр унынчы кеше - инвалид. Шуларның ике меңе - I төркем инвалидлары.
 
...2014 елда Радик һәм аның теләктәшләре “Ихтыяр көче” дип аталган яшь  инва¬лидлар оешмасы оештырып җи¬бәрәләр һәм, үзләре откан беренче грантны лекторлар әзерләүгә тотып, семинарлар үткәрә башлыйлар. Ник дисәгез, “Башта картайган әти-әниеңнең, таякка таянган күршеңнең, инвалид коляскасына утырган классташыңның эчке халәтен аңларга кирәк. Сәламәт кешеләр авыруларны аңлый алса, күп проблемалар үзеннән-үзе юкка чыгачак. Инвалидлар кызгануга мохтаҗ түгел, алар да, башка кешеләр кебек, яшәргә телиләр. Бер-беребезне аңлау өчен башта мөмкинлекләребезне тигез¬ләр¬гә кирәк”, - дип саный Радик.
 
 
Әлбәттә, өлкәбезнең сә¬ламәтлек саклау министрлыгы да бу проблеманы хәл итү өстендә эшли, моңа хөкүмәт акчасы да бирелә. Ләкин күптән төзелгән биналарга проект буенча планлаштырылмаган пандуслар терәп куйганда, алар күп очракта киңлеге, текәлеге буенча стандартка туры килми. Тотынып төшә торган кир¬тәсенең булмавы да куркыныч тудыра. Һава сулап кайтырга теләгән инвалидның кыенлыклары моның белән генә тәмамланмый. Җиргә төшеп җиткәч, ул тротуар бордюрына килеп төртелә. Болар барысы да заманында авыруларның мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча эшләнгән эш нәтиҗәсе. 
 
2015 елда “Ихтыяр көче” инвалидлар оешмасы ”Барьерсыз мохит” программасы буенча эшли башлый:
- Элек Сызранда инвалидлар өчен уңайлыклар бик түбән дәрәҗәдә иде, - дип сөйли Радик. - Мин моның сәбәбен бу процесста кызыксынган якның катнашмавыннан, барьерсыз мохит тудыручыларның эшен тикшереп тормаудан күрәм.
 
Хәзер шәһәребездә авырулар үтеп йөрерлек урыннар байтак һәм аларның сыйфаты да башка. Төзүчеләр инвалид оешмалары белән (шул исәптән безнеке белән дә) киңәшеп эшлиләр. Яңа төзелгән коммерция объектларын гамәлгә тапшыру комиссиясенә мине дә керттеләр. Мин анда “Барьерсыз мохит” программасының үтәлешен тикшерәм. Бу тармакта күп кенә хәл ителмәгән мәсьәләләр булуына карамас¬тан, алга таба хәрәкәт бар, безне ишетә башладылар.
 
Әйе, инвалидлар проб¬ле¬масы җәмгыятебез каршында кискен тора. Дөрес, өлкә¬безнең күп авылларындагы со¬циаль бүлекләр инвалидлар белән бик  яхшы эшлиләр.  Ләкин андагы эш, башлыча, олы яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү, аларның көндәлек ихтыяҗларын үтәү, дарулау белән генә чикләнә. Ә биредә сүз яшь инвалидларны тормышка яраклаштыру турында бара - эш бирү, инвалидлар социумы эчендә бикләнеп ятмау, һәр туган көнгә шатланып яшәргә өйрәнү... Бу юнәлештә Сызранның ”Ихтыяр көче” яшь инвалидлар оешмасы турында “Булдырганнар бит!”,  дип әйтәсе килә. Менә инде яңа яисә төзекләндерелгән объектларны гамәлгә кертү комиссиясенә инвалидларның мәнфәгатьләрен яклаучы социаль хезмәткәрләр кер¬тел¬гән, оешма тарафыннан “Чиксез мөмкинлекле ке¬шеләр” дип аталган конференция үт¬кәрелгән. Алар скайп аша Самарадагы коллегалары бе¬лән аралашып, тәҗрибә ур¬так¬лашып торалар, инвалид¬лар интернат-мәктәбенә сәла¬мәт яшүсмерләр һәм студент¬лар кунакка килә, авырулар һәм сәламәт яшьләр арасында - бәхәс-дискуссияләр, ә оешма әгъзалары өчен юридик семинарлар үткәрелә. Егет¬ләр шәһәрнең авторитетлы кешеләре белән еш очрашалар. Мәсәлән, паралимпиада җиңүчесе, пауэрлифтинг буенча Европа һәм дөнья чемпионы Ирина Демасова, вертолет спорты буенча Россиянең атказанган тренеры Геннадий Иванов аларны максатчан һәм ихтыярлы булырга өйрәтәләр. “Чикләүсез җәмгыять” дип аталган проектлары да бик уңышлы барып чыккан - яшь инвалидлар шәхси үсеш тренингларында катнашканнар, Самара дәүләт техник университеты  филиалы һәм социаль-гуманитар колледж студентлары белән очрашканнар. Нәтиҗәдә сәла¬мәт кешеләр авырулар турында фикерләрен уңай якка үзгәртеп, аралашып яши башлаганнар...
 
Йөзләгән инвалидларны бер¬ләштергән “Ихтыяр көче” җәм¬гыяте җиң сызганып эшен дәвам итә. “Сызран бөтен кешеләр өчен дә уңай булсын өчен тырышабыз. Тренинглар, семинарлар, түгәрәк өстәлләр, кинодискуссияләрдә мөмкинлекләре чикләнгән ке¬шеләрнең проблемалары кү¬тәрелә, читләшү киртәләре җимерелә. Бигрәк тә “Ихтыяр көче” активистлары оештырган “Яшьләр инициативасы” семинарыннан соң студентлар инвалидлар белән актив эшли башладылар. Бәлки шуңа да Яшьләр көнендә уздырылган бәйрәмгә инвалидлар күпләп килгән иде. Элек алар өйләрендә генә утырсалар, бүген, бер дә кимсенмичә, халык арасында  йөриләр, күңел ачалар”, - дип сөйли Радик әфәнде. - Ә үткән елда Сызран инвалидлары оештырган чаралар тагын да күләмлерәк үтте”.
 
Шушы хезмәтләре өчен Радик Шамил улы Самара өлкәсе губернаторы исемендәге “Иҗ¬тимагый эшчәнлек” (“Общественная деятельность”) һәм Сызран шәһәре башлыгы исе¬мендәге “Танылу” (“Признание”) премияләре, бихисап Рәхмәт хатлары һәм Мак¬тау грамоталары белән бүләкләнгән, Россия журналистлары берлегенең Самара өлкәсе оешмасы тарафыннан ел саен оештырылып килүче “Намуслылык” акциясе лауреаты булып танылган. 
 
Җәмгыятьнең кыерсытыл¬ган катламы проблемаларын хәл итәргә алынган Радик Шәфиев хәзер инде, Шәһәр думасы депутаты буларак, бу эшне югарырак дәрәҗәдә дәвам итәчәк:
- Шәһәр думасы депутаты булып эшләү миңа яңа мөмкинлекләр ача. Дөрес, сайлауларга әзерлек җиңел булмады. Көн саен халык белән берничә очрашу уздырып, булган проблемаларны уртага салып сөйләштек, алга китеш юлларын тикшердек. Мин “Бердәм Россия” партиясен¬нән сайландым бит. Шушы зур һәм көйләнгән команда белән эшләү минем өчен тагын бер уңай тәҗрибә булды. Бөтен игътибар Сызран халкы мән¬фәгатьләреннән чыгып эш¬ләүгә бирелде. Сайлауларга кандидат итеп теркәлгәч, татар иҗтимагый җәмгыятьләренең саллы яр¬дәмен тою да канатларымны ныгытты. Хәзер инде җиң сызганып эшкә керешәчәкбез, - дип сөйләде Радик Шамил улы үткән атнада депутат таныклыгы алгач. 
 
Шундый актив, эшчән һәм максатчан булуы өчен ул үзенең әти-әнисенә рәхмәтле. “Тормыш¬та ирешкән уңышларым тик алардан гына, - ди ул. - Миңа чикләүләр булмасын өчен, әти белән әни барысын да эшләделәр. Бала чагың нинди булса, тормышта да шундый буласың икән. Балачак - ке¬шенең нигез ташы, диләр. Ә минем нигез ташым нык, чөнки мин үземне инвалид итеп тоймыйм.
 
Кечкенә чакта мин әле үземнең башкалардан аерылып торуымны аңламаганмындыр. Үсә төшкәч, үземнән олырак бер дустым бар иде. Әле дә хәтерлим, ул мине коляскага утырта да чаптыртып башка балалар янына алып бара. Анда без рәхәтләнеп уйныйбыз, мине беркем дә кыерсытмый... Ул хәзер Мәскәүдә яши, ләкин араларыбыз өзелми, әле дә элеккечә нык.
 
Тормышым катлаулы булуга карамастан, мин бөтен нәрсәдән дә ямь табып яшим. Шул ук вакытта үз алдыма куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәргә, башкаларга иң яхшы дус, эштә иң яхшы хезмәткәр, иң яхшы әңгәмәдәш булырга тырышам. Бу миңа  бөтен тармак¬ларда да уңышларга ирешергә ярдәм итә. 
 
Гаҗәп инде: үзе ярдәмгә мохтаҗ булган кеше башкаларга ярдәм итеп яши. Хө¬кү¬мәттәгеләргә күп мәшә¬кать ясый, ясавын. Ләкин бу мә¬шә¬катьләр аның үзенең җылы оясын кору, ташламалар алу, тәмле ашау, йомшак йоклау өчен түгел. Мөм¬кинлекләре чик¬ләнгән ке¬шеләргә дә дөньяда яшәве күңелле булсын, урамнарда үз эшләре белән ашыгучылар инвалид коляскасы яисә ак таяк тоткан кешене күргәч, бер мизгелгә туктасыннар, ярдәм кирәкми микән, дип сорасыннар өчен эшли ул. Хәер, бөтен кеше дә Радик кебек уйласа, аның кебек яшәсә, инвалид сүзе безнең лексиконнан күптән төшеп калган булыр иде, дип уйлыйм.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 07.10.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»