|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2018 Экология
Җылы көннәр кабатланачакмы?Россия Гидрометеорология үзәге Татарстанда октябрь аномаль җылы булачак, дигәнрәк фаразлар әйткән иде. Кояш үзенең җылы нурларында әллә ни иркәләндермәсә дә, көннәр салкын дип тә зарланырлык түгел. Россия Гидрометеорология үзәге Татарстанда октябрь аномаль җылы булачак, дигәнрәк фаразлар әйткән иде. Кояш үзенең җылы нурларында әллә ни иркәләндермәсә дә, көннәр салкын дип тә зарланырлык түгел. Ай уртасында синоптиклар ышандырган «әбиләр чуагы»на өмет итеп, җылы көннәр көтәбез.
Шимбә, якшәмбе көннәрендә, ягъни 6-7 октябрьдә, көннәр җылы тора – көндезләрен – 13, төнлә 8 градус җылы. Якшәмбе көнне кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал.
Октябрь ае иң коры килгән ел дип, синоптиклар 1987 елны теркәп куйганнар. Ул елны бер тамчы яңгыр яумаган диярлек. Ә иң җылы октябрь 1991 елда булган. 3 октябрьдә һава температурасы +25,5 градуска кадәр күтәрелгән. Ә иң яңгырлы октябрь 2002 елда килгән. Ай дәвамында 113 мм (2 айлык нормадан артыграк) яңгыр яуган. Узган елгы октябрь дә аннан кимен куймаган. Бер айда 97 мм күләмендә яңгыр яуган.
--- |
Иң күп укылган
|