|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2018 Хәвеф-хәтәр
Роспотребнадзор Арча педагогика көллиятендә зыянлы матдәләр тапмаганРоспотребнадзорның Татарстан буенча белгечләре Арчаның 18 яшүсмер агуланган көллиятендә һава үрнәге анализы зыянлы матдәләрнең югары концентрациядә булуын күрсәтмәгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына ведомство матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева хәбәр итте. «Ябык бинада һавада химик матдәләр тиешле концентрациядән артмаган», - дип аңлатма бирде ул.
Алдан «Татар-информ» агентлыгы Арча педагогика көллиятендә 18 студентның билгесез матдә белән агулануын хәбәр иткән иде. 16 кешегә хастаханәгә салынган. Хәзер табиблар аларның хәлен тотрыклы булуын белдерә.
--- |
Иң күп укылган
|