поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.10.2018 Җәмгыять

Йортыбыз башкалардан ким булмасын

Моннан дүрт ел элек Самараның Волгарь бистәсендә “Дуслык паркы” төзелә башлаган иде. Аның төп максаты итеп өлкәбезнең мәдәни күптөрлелеген күрсәтү, халыкара дуслыкны ныгыту һәм милләтара теләктәшлекне саклау гамәлләре аталды.

Киләчәктә анда Милләтләр йорты, Никахлашу сарае төзү дә каралган. Ә Гаилә паркы буласы урында агачлар һәм куаклар утыртылган да инде. Комплексның төп горурлыгы булган этноавылда да күпчелек эшләр башкарылган. 15 гектар җирдә регионыбызда яшәүче 23 төп этносның көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган милли йортлар төзелеп килә. Бу урамда татар йортына да урын бирелгән. Шушы көннәрдә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, шушы ике оешманың директоры вазифаларын башкаручы Фәрхәт Мәхмүтов һәм совет әгъзалары этнопаркка барып, милли йортыбызны күрделәр.

Халыклар дуслыгы йорты директоры, шушы этно¬ком¬плек¬сның җитәкчесе Игорь Буров татар йортының булачак хуҗалары өчен экскурсия оештырып,  башка халыкларның өйләре белән дә таныштырды. Аларның күбесе 70-80 процентка әзер инде.

Урам башында күз явын алып немец йорты тора. “Гер¬маниядә фахверк дип аталган каркаслы төзелеш техникасы кулланыла. Элек традицион йортлар бер катлы гына булса, тора-бара аларны ике катлы итеп төзи  башлаганнар. Беренчесендә торак өлеше, ә өске катта йокы бүлмәләре урнашкан”, - дип сөйләде Игорь Викторович. Татарлар оста итеп ясалган диварлар белән дә, йорттагы су тегермәне белән дә озак хозурландылар.
 
Украин йорты да бик матур итеп төзелгән. Хатаның дүрт сөзәкле түбәсе салам белән кап¬ланган, диварлары акшарланган, йорты читән койма белән уратып алынган. Абзары да, сиртмәле коесы да, базы да бар.
 
Рус, мордва, чуваш халык¬ларының өйләре дә милли коло¬ритка нигезләнеп, тышкы һәм эчке бизәкләре сакланып эшләнгән.  Корылмаларны төзегәндә хәтта вак кына әй¬берләр дә күз уңыннан чыкмаган. Мәсәлән, Мордовия як¬ларында үсә торган нарат үз¬ага¬чы ачыграк төстә була икән. Халыклар дуслыгы паркындагы мордва өе дә нәкъ шундый нараттан салынган. Бу йорт¬ларның каралты-куралары да әзер, койма-капкалары да куелган инде. 
 
Осетиннарның йортын Ос嬬тиядән китерелгән таштан шушы милләт осталары төзегәннәр. “Ул хадзар дип ата¬ла һәм, традиция буенча, ал¬гы ягы белән кояш ягына карап тора. Йортта кунаклар почмагы да бар. Аның ишеге аерым. Анда төнлә теләсә кем кереп, хуҗаларны борчымыйча гына  ял итә алган”, - дип таныштырды Игорь Буров. Хадзар каравылчы манарасы янында урнашкан. 
 
Уртак милли бәйрәмнәр уздыру өчен калдырылган зур мәйдан аша үтеп, грузиннарның “Рачули сахли” дип аталган өйләре каршына килеп чы¬га¬сың. Аның беренче каты - таштан, икенчесе агачтан тө¬зелгән, чатыр түбә чүлмәк балчыгыннан ясалган чирәп белән кап¬ланган. “Традицион грузин йорт¬ларында балкон һәм подвал (ул маран дип атала) бар. Элек, суыткычлар булмаганда, анда ризык саклаганнар. Агач балкон уеп ясалган чәчәкләр белән бизәлгән”, - дип дәвам итә Игорь Буров.
 
Ниһаять, татар милли йорты да күренде. Аның проектын Рамил Хәлиуллов җитәк¬челегендәге “ВИРА” компаниясе әзерләгән, “АМОНД” компа¬ниясе төзүчеләре аны тормышка ашырган. Татар йорты агач бүрәнәләрдән салынган, тышкы ягыннан татарлар яраткан зәңгәр һәм яшел төсләргә буялган. Ә тәрәзәләр, ишек йөзләре агачтан уеп ясалган милли бизәкләр белән бизәлгән. Беренче карашка йорт бик матур булып күренсә дә, милли хәрәкәт активистлары кимчелекләрен дә таптылар. “Ул алгы ягы белән урамга карап торырга тиеш. Нигезе дә, тәрәзәләре дә тәбәшәк. Ә менә түбәсе артык биек”, - дигән тәнкыйть сүзләре ишетелде. 
 
- 2016 елның мартында өлкә “Туган тел” татар җәм¬гыяте әгъзаларының гомуми җыелышында Рамил Мин-әхмәт улы татар йортының проектын тәкъдим иткән иде. Милләттәшләребез тарафыннан ул вакытта бернинди искәрмәләр дә булмады, - диде “Самара татарлары” интернет-порталының баш редакторы Римма Нуретдинова.
 
- Төзелеш башлангач та, милли хәрәкәт активистларына берничә тапкыр аны барып карарга тәкъдим иттем. Кызганычка, теләк бел¬дерүчеләр булмады. Йортны коруда хаталар бар икән – бу халкыбызның битарафлыгы аркасында. Аның эчке интерьерын булса да дөрес итеп бизисе иде, - диде Ильяс Шәкүров. 
 
Игорь Буров та аның сүзен хуплап: “Өйне сүтеп, яңадан төзеп булмый инде, моның өчен 2 - 3 миллион сум акча ки¬рә¬гәчәк. Ә дөрес итеп җи¬һаз¬лау өчен әле вакыт бар. Без сез¬нең тәкъдимнәрегезне кө¬тәбез. 
 
Түбәсенә килгәндә, бөтен йортларда да ул биек. Бу җы¬лыту системасын ясау өчен махсус эшләнелде. Үт¬кән гасырларны тасвирлаган йортларда заманча радиа¬торлар эленеп торса, бер дә килешмәс. Шуңа аны тү¬бә, ди¬варлар арасына, мич эч¬лә¬ренә яшерергә булдык”, - диде. Җитәкче татар йортының каралты-куралары проектын да күрсәтте. Мал абзары төзеп куелган инде, киләчәктә кетәклек, кое куелачак, ә бакчада сирень, миләш, балан кебек агачлар, чәчәкләр утыртылачак.
 
Хөрмәтле милләттәшләр! Әйдәгез әле, бу эшкә бер¬гәләшеп алыныйк! Балаларыбызга, оныкларыбызга мирас булып калачак милли йортыбызны тиешенчә корып бетерик. Ул башка милләтләрнекеннән бер дә ким булмасын, халкыбызның яшәешен, гореф-гадәтләрен, бай традициясен чагылдырсын иде. Милли йортның ди-зайн-проектын 1 ноябрьгә ка¬дәр тапшырырга кирәк. Аны төзүдә кулланылган тарихи әдә¬би¬ятка, фотографияләргә яисә рә¬семнәргә сылтама да булырга тиеш. 
 
Бу эшкә үз өлешен кертергә  яисә борынгы өй җиһазлары тапшырырга теләүчеләр  өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтов белән элемтәгә керә ала.  Аның телефон номеры: 8-917-156-60-49. 
 
 
 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 05.10.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»