|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2018 Криминал
Караклар Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданинны бер ай күзәтеп йөргәнБөгелмәдә эшмәкәргә һөҗүм иткәнче, караклар аны бер ай дәвамында күзәткән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының оператив эш буенча полиция җитәкчесе урынбасары Павел Серов сөйләде. Самарадан килгән ике кеше Евгений Деданинга һөҗүм иткән. Алар хуҗаны, аның хатынын һәм дустын бәйләп куйганнар. Ләкин Евгений Деданин котылган һәм коралланган каракларны үтергән. Машинада утырып калган өченче җинаятьче качып котылган, дип яза Татар-информ. Соңыннан аны полиция хезмәткәрләре кулга алган.
“Алар очраклы гына килмәгән. Монда өченче кеше дә бар. Ул Бөгелмә кешесе, аны кулга алдылар. Нәкъ шуның күрсәтмәләре буенча айга якын эшләгәннәр. Күзәткәннәр, аңа һөҗүм итәргә уңай булган мизгелне сайлаганнар”, - дип сөйләде Павел Серов.
--- |
Иң күп укылган
|