|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2018 Мәдәният
Хәмдүнә Тимергалиева истәлек агачы утыртачак8 октябрь (дүшәмбе) 10 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясе бакчасында (Павлюхин ур.,73нче йорт) легендар татар җырчысы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева тарафыннан истәлек агачы утыртылачак. Истәлек агачы утырту традициясе Филармония тарафыннан 2015 елның 30 октябрендә башланган иде. Бүген бакчада Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов, Флюра Сөләйманова, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Рамил Курамшин, Булат Балтанов тарафыннан утыртылган һәм Габдулла Тукай, Натан Рахлин, Җәүдәт Фәйзи, Фуат Мансуров, Айрат Арсланов, Александр Ключарев истәлегенә утыртылган чыршылар үсә.
8 октябрьдә булачак агач утырту чарасында Мәдәният һәм Урман хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, Татар филармониясе коллективлары һәм хезмәткәрләре, «Илһамият» ветераннар клубы артистлары катнаша.
--- |
Иң күп укылган
|