поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.10.2018 Ана теле

Ана теле: Сөйләмдәге калып-штамп, калькалардан ничек котылырга?

Үткән язманы без аларны сөйләмебездә куллану мәсьәләсенә, ягьни сөйләмият фәне яссылыгында җентеклерәк күзәтергә ниятләгән идек. Моңа интернетчыбыз Фоат Фәрхетдиневнең фикере дә этәргән иде: Тагын бер ике штамп әйтелмичә калды. Сәүдә нокталары урыстан тәрҗемә (торговые точки). Миңа калса (мне кажется) урыс теленә сукырларча иярү! Дөресе: минем уйлауымча (Шәймиев гел шулай дип әйтә).

Кемнеңдер  “Телдә булгач, аны кулланмый нишлисең”, дигәнрәк фикере дә табигыйдер. Менә сөйләмебездә  бүгенге көн, өстәл артында, руль уртында утыра, әйтәсем килә дигән кебек дистәләрчә калып-гыйбарә көндәлек  кулланыла. Нигә без аларга шикләнеп карарга чакырабыз, ә үзебез кулланабыз?
   
Үткән язмада без штамп күренешенең ничек барлыкка килүенә берникадәр анализ ясаган идек. Янә бер аспектка диккать итик әле. Без штамп дип тискәре караш белдергән гыйбарәләрнең күпчелеге урыс телендә яшәп ята, көндәлек кулланыла бит! Аларга үзләре ничек карый соң? Форсаттан хәтергә төште: теге гасырның җитмешенче елларында миңа Мәскәүдә Югары журналистика мәктәбендә ике ел укырга туры килде. Анда үзәк матбугатның шул чор күренекле публицистлары Анатолий Агроновский, Евгений Рябчиков, Юрий Ушаков вә бүтән тәҗрибәле белгечләреннән сабак алу насыйп булды. Конспектларда шул чор урыс теленә караган  мондыерак нәзари һәм гамәли тезислар теркәлгән: “Штамп – ул гадәттәгедән артыграк еш кулланыла торган сүз яисә гыйбарә. Төп мәгънәсе югала бара: рубеж, девиз, поиск, добрый; Күчерелмә мәгънәле (образлы) гыйбарәләрнең штамплануы – аеруча начар хәл: белое золото; Газетлар сөйләменең 90 проценты әзер штамптан тора. Көндәлек аралашу сөйләмендә дә шул ук хәл. Ул әзер, кеше үзе ясаган сүзтезмәләрдән гыйбарәт. Хәтта матур әдәбият әсәрләрендә дә әзер тезмәләр, блок, кассетлар кулланыла. Журналист осталыгы аларны белеп, акыл белән, урынлы, чамадан чыкмыйча   кулланудан гыйбарәт”.
   
Сизелә ки, штампка карата шактый тискәре караш. Менә мондый өзек тә теркәлгән: “Замечали ли вы, что в речи не только официальной (там штампы – явление уже зафиксированное), но и в интимной мы все чаще норовим пускать в ход некие готовые блоки, словесные конструкции, не нами придуманные, которые несут от человека к человеку, кроме прямого смысла, еще иную, дополнительную интеллектуальную и эмоциональную информацию. Эти блоки возникают на разных уровнях общения и черпают материал в самых различных родах литературы: от фольклора (анекдот) до классики (Л.Борисова. Л.г., 1974, 23 окт.).
   
Төшендек: калыпның күпчелеге ул урысча уйлап татарча әйтү кәсәфәте, ягьни урынсыз калькалар.  Әйткәнебезчә, андый берәмлекләр  башка телләрдә дә күзәтелә һәм аларга карата, тулаем алганда, һәркайда тискәре караш.
   
Аңлашылса кирәк: тискәре караш белдерелгән  урыс штампларыннан тәрҗемә итеп ясалган татар штампларына караш, әлбәттә инде, интернетчыбыз да бик урынлы һәм үтемле итеп кисәткәнчә (рәхмәт аңарга), тагын да саграк булырга, аларга сыйфат таләбе тагын да катгыерак булырга  тиештер. Менә шул караш-таләпне истә тотып теркәлгән кайбер тезис, киңәш, күзәтүләр.
– Сөйләмгә тик мәгънәсе үзеңә ап-ачык аңлаешлы булган берәмлекне генә алырга. Бу аеруча алынмаларга, бигрәк тә  тәрҗемә берәмлекләргә кагыла. Татар калыбы ул – урысчадан хаталы тәрҗемә. Ленин бит “Укырга, укырга, укырга!” димәгән. Ә “Өйрәнергә, өйрәнергә, өйрәнергә!” дигән. Ә без тутый кош кебек шул ялгыш “кәлҗемәне” күпме чәйнәпме чәйнәдек! Психолингвистлар күзәткәнчә, калька артык күбәеп китсә, бу хәл ана телен тоемлауга сизгерлекне киметә икән. Родной күп очракта туган дип тәрҗемә ителеп, шушы калып еш кына татар уйлаган төшенчәгә  туры килә дә: туган ил, туган авыл, туган тел һ.б. Соћгы очрак (туган тел) хәтта калька булудан туктаган да дияргә була. Ана теле һәм туган тел – Габдулла Тукайдан ук синонимнар. Шундый мисаллар тел тоемлау сизгерлеген сүрелтәләр дә инде. Еш кына родная мать туган ана дип яңа калька рәвешендә тәрҗемә ителә; үз анасы лабаса.
   
Төшенчәнең мәгънә төгәллеген ачыклау юллары бар. Кайберләрен үткән язмаларда искәрткән идек. Әйтик, “шикле” сүзнең антонимын искә төшер. “Эче” булса “тышы” булырга тиеш, диген дә “Шушы елларэчендә татар теленең дәүләт теленә әверелә алмавы турындагы мәкаләләрнең барысын бергә җыйнап тупласаң...”; Яисә: “Әгәр теләк булса, инде 24 ел эчендә татар телен тормышыбызның барлык өлкәләренә дә кертергә була иде” (Ф. Вафин. Т.я., 2014, 11дек.) дигән мисалларда “тышы”  мәгънәсез бит, дип, татарчага төзәт. Бу мисалларның хаталы икәнен төшенер өчен   дөресе белән чагыштырып карарга була: Г.Ибраһимов институтының лексикография бүлегендә... тупланган, үз эченә өч миллионга якын сүз һәм  сүз формасын алган картотекага нигезләнеп төзелгән бу сүзлекләр! (Г. Мөхәммәтгәрәева. Т.я., 2014, 11 дек.);
   –Халык сөйләмендә булган штамп, калыпның һәркайсыбызның сөйләмендә кулланылу ихтималы кануный күренештер. Шәхси сөйләмдә аның шушы затка гына хас үзенчәлеге булуы да ихтимал бит. Чыннан да, шәхси калып  буламы? дигән сорауга уңай җавап бирергә туры килә. Дәлилгә үзебез теркәгән фактлар да байтак. Татарстан радиосы: Хәзергесе вакытта (Рәкыйп  Гаффар); Һәм инде(Рәзин Нуруллин); Болгар радиосы. Дилбәр: “Бүгенге сынамышлар, диде дә тын алып, “Бүгенге көн сынамышлары”, диде (29 июнь, 2017); Димәк, соңгысына күнеккән. Казан шәһәренең 55нче урта мәктәбендә мин нәкъ менә шундый атмосфера белән очраштым; Вузга керү имтиханнары вакытында моның уннарча мисаллары белән очрашырга туры килде (Ф.Галимуллин. С.Т., 1987, 26 ноябрь): Рөстәм Закуан:  һәм дә инде; һәм дә ки; өченгә; Хатыйп Миңнегулов: шушының шикелле; шушыннан тыш;
   
“Күмәк” штамп та очрый. Мәсәлән, “Татарстан яшьләре”ндә “Әлеге дә баягы” бер үк санда ике тапкыр (Т.я., 2012, 19 дек.).   Әлбәттә, мондый калыплануларның нигезендә аерым  йогынтылы авторларның тәэсирле “үрнәге” ятадыр дим. Мәсәлән, озак еллар редакциядә эшләгән күренекле журналист Флера Низамованың (Зөләйха Кыдашева) әсәрләрендә бу гыйбарә еш кабатлана: Кайсы ягы белән рекордлымы? Әлеге дә баягы, җиләк сезонының башы белән инде (Т.я., 2013, 30 ноябрь);
    – Телнең штампка дучар була торган берәмлекләренең һәркайсын тоемлау зарур. Әйтик, берәүләр сүз-штамка гына сизгерлеген тоемлап яши.
Бәйлек чаралар белән мавыгып уңышсыз калькалар ясамагаем, дип шикләнеп, кушымчаларга “табына” башлау да  зарар гына китерүе ихтимал: өченнән котылырга маташып,  уңышка эшләү (работать на урожай) дию – “кәкре хочешь, бөкре выйдет”;
   – Шул ук вакытта күпчелегебез сүзтезмә, хәтта бљтен бер фраза калыпларны тоемламый башлый. Бар туры мәгънәлеләре: ассызыклап әйтү; аерым басым ясап әйтү; мәнфәгатеннән чыгып эш итү; күзлегеннән чыгып караганда; авторитет (абруй, популярлык) белән файдалану; йомшак кына итеп әйткәндә; күренекле роль туры килә; бу эш максатка ярашлы; хат менә шундый кызыксыну күтәрә; әхлакый кыйммәтләр урнаштыруһ.б. Бар күчерелмә мәгънәлеләре: кайнар лозунг ташлау; чиста суга чыгару; колагына аю баскан; авыр үсмерләр; программаның кадагы иде; текә егетләр, тере тавыш һ.б. Хәтта мәгънәгә туры килмәгәннәре дә очрап куя: серебряные коньки,мљгаен, кљмеш тимераяк түгелдер, ә ялтыравык тимераяктыр, острый сигналның да асыл мәгънәсе үткен сигнал түгелдер, бәлки борчулы сигналдыр;    
   – Штампның язуда ничек калыплануын фән мондый схемага салган: 1) текстта аңлатма бирелә (сүз белән, җәя эчендә һ.б.): “Икенче икмәк булган бәрәңге 270 центнер утыртылган иде”; 2) Аннары тырнак эченә алына: Авыл эшчәннәре “икенче икмәк” уңышын әрәм-шәрәм итмичә җыйнап алу өчен бөтенесен дә эшләргә тырышалар (Коммунизмга, 1978, 5 окт.);  3) Аннары тырнакны да ташлыйлар. Күчмә колонна бу объектка кул да тидермәгән; Абзарның тапшырылмавы, киләсе елга калачагы көн кебек ачык (С.Т., 1979, 29 дек.). Билгеле, шәһәр урамнарының барысын да берьюлы ал да гөл итеп булмый (С.Т., 1979, 28 гыйнв.);  
   – Күчерелмә мәгънәле берәмлекләрнең (троп, метафора, телбизәк һ.б) штамлануына аеруча  игътибарлы булу зарур. Төп мәгънә белән күчерелмә мәгънә ерагаймаганда ул әле штамп булып бетмәгән: Кайту белән күңелемне эшкә бирдем. җиңемне сызганып кошчылык фермасына төшеп киттем; Әмма нинди генә мәшәкатьләр тумасын, үз эшемә тап төшермәдем (Д.Зөбәерова. А.х., 1979, №8); Күркәмуңышларга ирешелде (Яңа юл (Чүпрәле), 1977, 25 гыйнв.); Тик еш кабатланганда ул инде штампка әверелә: Розалина Гомәрова да совхозда җиң сызганып эшләде (С.Т., 1979, 7 гыйнв.). Монда инде чын калып;
    – Килешегез, штампны үзебез ясыйбыз: “кара алтын” башта иҗади табыш – өр-яңа телбизәк булган. Кабатлый торгач, штампка әйләнгән.
 
Хәтта образлы гыйбарәләр штампка әйләнә. Башлыча газет-журналларның еш куллануы аркасында:  Колхоз терлекчеләрейөзләренә кызыллык китермиләр (С.Т., 1978, 1 февр.); Алар ил табынына үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр (Шунда ук); Сыйфаткател-теш тидерерлек түгел; Фототасма эшләүче алтын куллы осталар; Эшче куллар табу мәсьәләсе дә көн кадагыннан төшми(С.Хәйретдинев. С.Т., 1979, 2 март); Аерым мәктәпнең аерым классына шефлык итүчеләрне бармак белән генә санарлык (С.Т., 1974, 22 июнь); Кызганычка каршы, бу эшкә бармак аша гына караган хуҗалыклар да булган әле (Ленинчы, 1978, 29 авг.).Хәтта әйтем, мәкальләр дә штампка әйләнә: Иң тату гаидәдә дә савыт-саба шылтырамый тормый (Татарстан радиосы, апр. 2017); Килешегез, арада чыннан да үзебез ясаган – чып-чын татарча калыплар да бар;
   – Бу чир миңа кагылмый, дип уйлаучылар ялгыша; Сөйләмнең барлык төрләренә дә хас. Матур әдәбиятта да очраштыргалый, хәтта шигърияттә, җырда да. Без китәбез инде сез каласыз; Бер алманы бишкә бүләик. Радио, телевидение алып баручылары, артистлар, җитәкчеләр, депутатлар чыгышыннан, җырлардан да көндәлек  сөйләмгә күчә;  
   – Калып кемгәдер иярүдән, тутый кош булып кыланудан да килеп чыга: Президент В.Путин бервакыт “шикарное” дигән иде, китте кабатлау. М.Шәймиевнең “без булдырабыз”ы да түрә, чиновниклар сөйләмендә тәмам калып гыйбарәгә әверелде;
   – Штамп дөрес варианты белән бергә яши: сәләм җиткерәсе килә, тик вакыт чыгып килә;
   – Штампка үз сөйләменә таләпчән булган, телне яхшы тоемлаган затлар да күнегә. Гөлзадә Сафиуллина: Әни күзлегеннән чыгып; үзегезне матур тотыгыз;
   – Сөйләмендә штампны сиземләп, аңа бирешмәскә омтылу  очраклары да  күзәтелә: Болгар радиосының бер тапшыруында Р.Хантимерев:
 
Руль артына утыраны шул ук хәбәрдә рульгә утырадип  төзәтте. Менә калыптан качарга омтылуның янә бер алымы: Аннары Фәрит чәчүдә булды. Көнне төнгә ялгап дигәндәй 622 гектарда иртә һәм соңгы культуралар чәчте (Азатлык. 1994, 1 февр.). Шул радио хезмәткәре:  Шунысы игътибар җәлеп итә, диде.  Ә без игътибарны җәлеп итә, дигән булыр идек;
    – Сөйләмдә калып берәмлекне катып калган дип түгел, “тере” дип тоемларга кирәк. Менә уңай мисал: “Кыска сабаклы игеннәр; Кыска игеннәр үскән басулар; Кыска басуларга ЖБНнар кертеп булмый “ (Хуҗалык рәисе сөйләменнән. Татарстан радиосы. 1983, 19 авг.);
     – Калып – психолингвистика өйрәнә торган категория. Ул татарның психологиясе – милли менталитеты  белән бәйле. Әйтик, татардабүгенге көн булмаска тиеш, чөнки татар андый кабатлауга, вакыт, көч исраф итүгә юл куймый. Тик калып яши бирә: бүген  диелергә тиеш булса да. Ник?
 
Чөнки татарда мәгънә төгәллеге вакыт исрафлыгына караганда өстенрәк. Бүгендә мәгънә төсмере буларак  көн юылган, ул ап-ачык түгел, томанлы, шуңа күрә көнне татар  кабатларга, басым белән шуны әйтергә мәҗбүр. Димәк, монда мантыйкый басым ясарга яисә бу төшенчәнең бүтән синонимын табарга кирәк;
   – Калыпның вариантлары була: Бергәләп, кулга-кул тотыныпэшләүнең нәтиҗәсе дә күркәм (Авыл утлары, 1979, 28 июль); Безнең якташларыбыз башка милләт уллары һәм кызлары белән бергәкулга-кул тотышып эшлиләр иде (С.Т., 1979, 7 гыйнв.). Ул конструкторлар белән кулга-кул тотынып эшләүче оста (С.Т., 1979. 1 март). Кулга-кул тотынышабыз да... (Татарстан радиосы, 2016, 11 гыйнв.);      
   – Үзегез дә күзәтеп, күнегүләр ясау өчен янә мисаллар: Лагерларны  чүкечтән сатып... (продажа с молотка); Ямашев һәм Әмирханкисешендә (чатында бит) (Татарстан радиосы. 2001, 22 май); Нур Али: “Урыннан карьерга” дигәндәй, сүзне башлап җибәрәбез”.  “Күптән түгел “Татарстан яшьләре” газетының күренекле генә журналисты, татарча белем алып, татарча уйлап яшәүче милләттәшебез табын артында утырдык дип язган иде. Әстәгъфирулла. Менә нишләтә безне калька дигән явыз! Татарстан радиосының күренекле  җурналисты Финляндиядән Яшьләр фестиваленә килгән делегаттан сорый: Бүген татар яшьләре Сезнеңкүзлектән чыгып караганда кемнәр алар? Икенче бер каләмдәшебез: Шушы кояшлы көннәр аралыгында нәтиҗәлерәк эшләп алырга иде, ди. Янә “Яшьләргә шуны әйтәсе килә: машинада йөргәндә сак булыгыз”, ди. . Ашап утырган кеше  “ашыйм” диясе урынга “ашыйсым килә”, дип, телевизор карап утырган кеше “карыйсым килә”, дип әйтсә, мәгънәсезлек саналыр иде, ә менә сөйләп торган, теләген әйтергә керешкән кешенең әйтәм диясе урынга, “әйтәсе килә”, диюен мәгънәсезлек санамыйбыз. Нигә?
   – Штампны кулланмаска тырышып була: Моңа, беренче чиратта, мәҗбүриләү ихтыяҗы кирәк. Җәмәгатьчелек фикере – шундый этәргеч. Шөкер, алар да күренгәли. “Кайберәүләр: “Мин сезне бәйрәм белән котлар идем”, “Уңышлар телисем килә”, дип сөйлиләр. Соң, котлыйсың килсә, котла, телисең килә икән телә инде син аны! Котлыйм, телим диген! Юкса, “котлар идем дә, котламыйм әлегә” дигән мәгънә килеп чыга бит (Т.Заһидуллина. Чаллы. Т.я., 2014, 20 март); Уңай мисаллар да шундый дәртләндергеч, илһамландыргыч үрнәк;  Аларны тоя, күзәтә, иярә белергә, шуңа өйрәнергә кирәк. Остазларыбыздан калган бай тарихи тәҗрибә бар. “Без, журналистлар, бу хакта берничә мәртәбә киңәшләр ясадык, матбага көчләрен арттыру хакында чаралар эзләп, карарлар чыгардык. Ләкинүземездән булмаган сәбәпләрдән алар ятып калды. (Г.Ибраһимов. Әсәрләр. 6 т.,1986, 249 б.). (Бүген сөйләмдә: үзебезгә бәйле булмаган...). Табышлы мисаллар бүген дә теркәлеп тора: Минтимер Шәймиев эш сәфәре белән китте (Татарстан радиосы,2012, 24 март). (Башкалар хаталы әйткәнчә эшлекле  түгел); Тапшыруыбыз азагына якынлашты, дип күнеккән Татарстан радиосы дикторы Тәлгать Хәмәтшин “Тапшыруларыбыз тәмамланып килә “, диде (Июнь, 2016). Менә без теркәп куйган тагын шундый “табышлар”: Киң күләм мәгълүмат әсбаплары (Әхтәм Ибраһим); вәхши полклары; таулы халыклары (Нәзифә Кәримева); урыслату (Айрат Ибраһим. “Азатлык”,1997, 28 гыйнв.).Без урыслаштыру дибез; Казан химчистка оешмасы эшчесе Фаягөл Гыйбадуллина: Предприятиеләр (завод, фабрикалар) турында сүз барганда эшханәләр, диде;
    – Кальканы тоемлау сәләтен тәрбияләргә кирәк: Аны тоемлау булырга тиеш, тик ул дөрес кыйблада булсын! Кайбычтан радиога килгән доктор “Рәхмәт әйтәм”, диде дә тукталып торып, “Әйтәсем килә” дип төзәтте. Менә нишләтә безне калька!
   – Теңкәгә тигән янә берничә калька: Фәрит абый, бүгенге күзлектән торып караганда спорт белән шөгыльләнү... (Рәкыйп Гаффар, Татарстан радиосы, 2015, 21 гыйнв.).   “27 сентябрьдә Казанда Россиякүләм “Милләтләр кроссы – 2015” йөгерү көне оештырылачак”. Ел саен кабатлана торган хата. Калька төрлечә алына: “Милләт кроссы”, “Халыклар кроссы” дип тә әйтәләр. “Чабыш”, ”йөгереш” сүзләре дә кулланыла. Бер төшенчә -термин белән тәгаенләп буладыр ич инде!
   
Аңлашылса кирәк, телнең даими категориясе буларак канунлаштырылган калька, штамп-калып берәмлекләрен куллану мәсьәләсе шактый катлаулы икән; нигә? дигәндә алар сан ягыннан да, безнең  язмаларыбыз мисалында ачык күренгәнчә, байтак –үзенә бер сүзлек төзерлек икән.
 
Чү, тукта, без бит күптән инде шул “Татар теленең аңлатмалы калька сүзлеге”н төзибез түгелме?! Сезнең дә  бу хакта уйланганыгыз булмый калмагандыр? Киләсе язманы шуңа багышлыйк әле.
                                           Илдар Низамов,
                                  филология фәннәре докторы.
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 05.10.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»