поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.04.2010 Җәмгыять

ИР ЗАТЛАРЫН «БОЗЛЫ БОРЧАКЛАР» КЫСРЫКЛЫЙ?..

Яки ясалма орлыкландыручы кыз монологы

Авыл көтүендәге соңгы нәселле үгезнең кайчанрак юкка чыгуын күпләр хәтерләми дә булыр. Сыерларны инде күптән ясалма юл белән каплаталар. Нәкъ менә үгезләр шикелле берзаман ир-атларның да кирәге калмаса?!

 

Пробиркадан туучы балалар турында сөйләгәндә, бәлки, күп кенә көчле затларыбыз бу миңа кагылмый дип уйлый торгандыр, ә менә терлекләр өчен ясалма орлык белән каплату иң кулай икәнен чынбарлык әллә кайчан исбатлады инде. Әйе, әлеге юл белән эшләү бик уңайлы, моның өчен институт бетерәсе дә, авыл саен клиникалар ачасы да юк. Минем үземә 18 яшьтә ясалма орлыкландыручы хезмәтен башкарырга туры килде. Башкарасы хезмәтемнең нинди икәнен күз алдына китермәсәм дә, колхоз идарәсе тәкъдиме, әнинең фатихасы белән Казанга курсларга укырга киттем. Андагы сабакташларым олы-олы абзыйлар, араларында бер генә өлкәнрәк апа. «Сеңел, син монда ни эшләп йөрисең?» – дип көн саен диярлек сорыйлар иде. Әни безне бик зур тырышлык белән үстерде, шуның тәрбиясе булгандыр, күрәсең, урлау, талау, кешегә зыян салу булмаганда эшнең ояты юк дип уйлый идем. Шуңа күрә кулыма катыргымны алып, һич кенә дә уңасызланмыйча фермага эшкә кайттым.

 

Бу дөньяда ир-ат булып яшәү ни чаклы җаваплыдыр, әйтә алмыйм. Ялгыз аналарны, тормыш арбасына җигелеп тартылучы хатыннарны күз алдына китерсәң, әллә ни катлаулы да түгел кебек тоела. Ә менә фермадагы үгез «хезмәтен» башкару бер дә җиңел түгел. Эшеңә аз гына салкын карасаң, эзлеклелеген югалтсаң, сыерлар бозаусыз, хуҗалык киләчәксез калырга мөмкин. Үзеңнең карамагыңдагы сыерларга бик игътибарлы булырга кирәк. Аларны вакытында һавага чыгару, тамакларының тук булуы да синең җаваплылыкта. Берүземә икешәр абзар сыерны чылбырдан ычкындырып, кардага куарга туры килгәли иде. Нәселне кайгырту шулай була икән ул.

 

Авыл җирендә сыерны ясалма орлык салдырырга алып бару гадәти күренеш. Казандагы Нуриевлар клиникасы тәкъдим итә торган хезмәтне анда инде әллә ничә дистә ел башкаралар. Сыерлар белән булса ни! Күз алдына китерегез әле, борчак хәтле боз кисәген сыеклыкта җебет тә, шуннан бозау чыксын. Микроскоп астына куеп карагач, тереклекнең нинди салкында да үлмәвенә исең китә. Орлыклар азотта сакланалар. «Бармагыңны тыксаң, өзелеп төшеп кала», – дип аңлаталар иде укыганда. Ә менә орлык үлми. Махсус сыеклыкта җебеткәннән соң ун минут узганчы син аны сыерга тапшырырга тиешсең. Сыерлар янында саксызрак кылансаң, гарип калуың бар. Сыер койрыгына ябышкан килеш акрынрак кыймылдасаң, икенче кулыңның уңайсыз җирдә сынып калуы да мөмкин.

 

Әлеге хезмәтнең кәгазь эше дә бик күп. Адәмгә элек-электән сан булмаса да, кош-корт, терлек гел санаулы. Боз кисәгеннән бозау булып йөгереп йөри башлаганчы ул әллә ничә җирдә теркәлә. Чөнки ул «бозлы борчаклар» бик күп кешеләрнең хезмәте. Ясалма орлык алу станцияләре нәсел өстендә дә, эшне камилләштерүдә дә эзлекле эш алып баралар. Алар булмаса, көтүдәге үгезләр генә нәселне саклап бетерә алыр иде микән, ай-һай. Ир-атлар хатын-кызга әверелеп барган бу заманда күңелгә әллә нинди куркыныч уйлар килә. Терлекләрнең сайлау хокукы юк, кешелекнең киләчәген дә фән кулына гына тапшырып бетермичә, Ходай яраткан табигый юлдан читкә тайпылмаска кирәктер инде.

 

Бер уйласаң, сыерларны да хайван дип кенә карарга ярамыйдыр. Минем тәҗрибәм моның шаһиты. Эшнең бер җаен табып матур гына эшләп йөрим, «бозлы борчаклар» әрәм-шәрәм булмый. Бервакыт сыер савучылар белән абзарга килеп керүемә сыерлар миңа карап мөгри башладылар. «Болар сине таный», – дип көләләр кызлар. Игътибар гына итми йөргәнмен, сыерлар мине күргәч гел шулай мөгриләр икән. Менә шуннан соң, ныклап уйланып, һөнәремне алмаштырырга булдым. «Көтү башы» булып йөрү, ни дисәң дә, кыз бала эше түгел инде. Кая киттем диген әле – мәдәният институтына! Ул вакытта комиссия каршында әңгәмә үтү бар иде. «Кайда эшләдең?», – диләр. «Техник по искусственному осеменению», – дим. «Ят һөнәр, мәдәният өлкәсенә кагылышлы түгел, ахрысы», – дип, нәтиҗә чыгардылар. Артык төпченмәүләренә шатланып, мин дә сүзне икенчегә борырга тырыштым. Менә шулай, җәмәгать, көтүдәге нәселле үгезләр башына җиткән хезмәтне башкарырга туры килсә дә, ир-атларны бетерү ягында түгел мин үзем. Төптән ныклап уйлап карасаң, ир-атларны «бозлы борчак»ларга алмаштыру бик үк дөрес булмыйдыр.


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»