поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.04.2010 Мәдәният

БЕР КОЛАКТА – ӨФЕ, БЕР КОЛАКТА – КАЗАН

Былтыр биш ай авылда яттым. Бу – июль башыннан декабрьгә кадәр вакыт арасында, таудан-тауга чабып җиләк, гөмбә җыю, аларны эшкәртү, су ташу, мунча ягу, кер юу, тавык ашату, өй җыештыру, пешеренү, эт-мәчеләр белән аралашу кебек күңелле шөгыльләр белән үткән гомер. Рәхәт ирек дигән нәрсә: пенсиягә чыгу – иреккә чыгу дигән сүз булды минем өчен.

Укыганда, соңрак – эшләгәндә, күп булса каникулга, ялга кайтып, айны, көнне сузарга азапланып интегә идем. Хәзер менә, җаның теләгәнчә яшә туган авылда, әти-әни йортында! Ләкин ике рәхәт бергә килми диюләре хак икән – һәр эшемне мактап, үсендереп торырга, чүкердәшеп сөйләшә-сөйләшә чәй эчәргә, тәмле бәлешләрне бергәләп ашарга әти дә, әни дә юк. Бер-бер артлы гүр иясе булдылар. Аның каравы, чире өстенә чир өстәлеп торган энекәш бар. Аның туктаусыз зарлануына, холыксызлануына түзә алсаң, калганы – җан рәхәте генә...

 

 Рәхмәт яусын Поповка

 

 Иркен агач өйнең ике бүлмәсендә ике радиоалгыч эшләп утыра. Түр бүлмә тәрәзәләре – Татарстанга, күрше Баулы ягына карап торгангадыр инде, ул яктагы радио Казаннан сөйләүче "Яңа гасыр"ны яхшы "тота". Аны күбрәк энекәш тыңлап ята. Мин, кухня ягында юып, пешеренеп вакыт уздырганга, Өфе ягына карап торучы радиоалгычтан башкортларның "Юлдаш"ын тыңлыйм. Кичләрен, йоклар алдыннан, радиомның "колагын" боргалый торгач, кыска дулкыннарда "Свобода"ны, "Азатлык"ны, "Би-би-си", "Радио Франции", "Немецкая волна"ны эзләп табам. Болары, "Азатлык"тан кала, һәммәсе дә урысча сөйли. "Международное радио Китая" белән "Голос Кореи"ны онытканмын икән әле. Болары да урысча, нәкъ безнең СССР заманындагы кебек, партияләренең генераль секретарьлары чыгышларыннан цитаталар китерә-китерә ялкытып бетерәләр. Озак тыңлап булмый үзләрен. Август аенда бугай, Кытайның Синхән-Уйгыр автономияле төбәгендә кытай гаскәриләре уйгырларны кырып салгач, тел һәм дин кардәшләребезнең язмышы хакында ни сөйлиләр икән дип теге "Международное..."ны тыңладым. Ни сөйләсеннәр: барысы да әйбәт, халык тынычланган,уйгырлар кытайлар белән дус-тату яшиләр, янәсе. Андагы хәлләрдән чын хакыйкатьне Көнбатыштан "Свобода", "Би-би-си" радиолары гына җиткерде... Ул радио дигәннәре бик шәп нәрсә, рәхмәт яусын Поповка – телевизор кебек, кул-аягыңны бәйләп куймый, эшлә, йөрен, теләсәң, күзеңне йомып, ятып тыңла шунда. Кул җитәрлек ераклыкка куеп, боргалыйм гына "колагын". Күршебездәге Оренбургтан татарча концерт тыңлап алдым. Якшәмбе көнне, көндез, Төркиядә яшәп ятучы Казан егете Сәгыйть Хәйринең каймактай куе тавышын ишетеп сөендем – "Төркия авазы" дулкынын тотканмын икән. Согуд Гарәбстаныннан үзбәкчә тапшыру "эләктердем"дә, кичке якта еш кына шуны тыңлый торган булып киттем. Күбрәк динне, аның хасиятләрен аңлата гарәпләр үзбәге, ә теле шулкадәр дә аңлаешлы, гел татарча диярлек. Соңгы араларда Казанда да, Башкортстанда да үзбәкләр еш очрап тора – транспортта эшлиләр, өйдән өйгә йөреп әйбер саталар. Хәтта үзбәк авылдашларыбыз да бар хәзер безнең, татар хатыннарына йортка кереп, тәмам татарлашып беттеләр. Теплицалар корып, кыш уртасында кыяр-помидор үстерәләр, кайберләре сәүдәдә, төзелештә эшли. Кыскасы, тел ягыннан караганда (динне әйткән дә юк!), без бик тә якын милләтләр дигән фикерем көчәя генә бара.

 

Дулкын санавың күпкә китте дисәгез диегез, тагын берсен әйтим әле: Ижаудан, чип-чиста татар телендә ... христиан тапшыруы тыңлап шаккаттым август аенда. Беләләр бит каян чыгарга эфирга – тирә-юне татар, башкорт белән чыкылдап тулган җирдән сөйлиләр, Татарстанга да, Башкортстанга да бик якын шәһәрдән. Аң бул, халкым!

 

 Туган көн саташуы

 

 Радиоманлыгым турындагы сүзнең башы гына, бисмилласы гына. Иртән вә көндез бөтен тыңлаганым – Өфедән "Юлдаш" дулкыны дип әйттем инде. Шул станциядән ишеткән гаҗәп нәрсәләрне, истә генә калмас болар дип, кәгазьгә теркәп бара башладым һәм шактый саллы "материал" җыелды.

 

Өфедән башкортча гына сөйлиләрдер дип уйласагыз, ялгышасыз: тәүлек буена эшләп утыручы "Юлдаш"та тапшырулар бер-бер артлы өч телдә бара – башкортча, татарча, урысча. Билгеле инде, татарчасы белән урысчасына вакыт азрак бирелә – өчәр сәгать, калган һәммәсе – башкортча. Татарлар күпләп кенә түгел, бик күпләп яшәүче Башкортстан өчен татарча өч сәгать аз тоелса да, булганына рәхмәттән гайре сүз юк. Бездә, Казанда, "Яңа Гасыр" бер телдә – татарча гына сөйли бит әле. (Урысча яңалыкларны исәпкә алмаганда). "Татарстан"да элек чувашча тапшыру бар иде, марича, удмуртча да сөйләп алалар иде, алары да бетте. Ләкин, "Юлдаш"ны мактап куйгач та, гаделлек өчен шунысын әйтми ярамас: татарча тапшырулар эчтәлек, сыйфат ягыннан, башкортчаларыннан нык кайтыш. Өч сәгатьнең берсендә кызыклы шәхесләр турында, йә бер-бер проблема тирәсендә гәп куерталар да, калган ике сәгатьне түләүле җыр-бүләккә биреп, юбилярларның озын-озак хатларын укып, үзләреннән төчедән-төче мактаулар яудырып, көн саен кабатлана торган бер үк җырларны тапшырып тик утыралар. Туган көнгә багышлап үзешчән авторлар болгаткан тозсыз сүзле тозсыз көйләр шарманкасы әйләнеп тик тора монда да. ("Да" кисәкчесе – Өфедә дә, Казанда да хәлләр бер чама дигәнне аңлата). Әти белән әни турындагы бетмәс-төкәнмәс "чидибыр"ларга хәзер, "апам", "абыем","җизнәм", "туганым", "күршем" дип өзгәләнүләр өстәлде. Әйтик, үзе "Юлдаш"та эшләп утыручы Зифа Нагаева, "Янганнарым, сагышларым, ялгышларым – уңышларым белән, апам, сиңа сыям, беләм" дип ах-ух килүче бер җырчының язмасын куймый калмый иде. Үз җыры чөнки. Татарчасы гына җитмәгән, шул ук җыр башкортча тапшыруларда да гаять еш яңгырап тора. Икенче берәве: "Җизнә-җизнә, җизнәгенәм, диям зур хөрмәт белән" дип уалып төшә. "Бигрәкләр дә матур, бигрәкләр дә сабыр, япь-яшь әле минем әнием" дип хәзер телсез генә җырламый бугай инде. Уразовадан отып, бер башкорт кызы: "Капка төпләрендә яшел чирәм", – дип, әсәен (әнисен) сагынып өзгәләнә. Казандагы язмаларны "Юлдаш"ның татарчасы мулдан куллана – гүя Өфене түгел, ә Казанны тыңлап утырасың. Резедә Кадыйровамы ул анда һаман: "Якынымның туган көне бүген, ул бәхетле, рәхәт яшәсен", – дип ыңгыраша. Вәт, малатчина, мәйтәм, һәммәсен дә уздырган бу – әтисенең дә түгел, әнисенең дә, абыеныкы да, җиңгәсенеке дә түгел, ә якынының туган көне! Универсаль сүзләр, теләсә кемгә ярый торган. Дежур җыр булса, әнә шундый булсын икән...

 

Бусы кем тагы (хәзер җырчыларның да, авторларның да исем-шәрифләрен әйтеп тормыйлар, танысаң – таны, танымасаң – таныма):

 

"Әткәй, бәгърем, кулларыңны Сыйпап-назлап үбәрбез, Озын гомер, ак бәхетләр Сиңа һаман теләрбез", – дип, открытка тышына языла торган дежур сүзләр белән теләк тели.

 

Бер кызый да шуннан ерак китмәгән:

 

"Әтием, әтием, Котлыйм сине, әтием!

Яннарыңда һәрвакыт Көлеп торсын әнием..."

 

Бусы безнең Ләйсән Гыймаева булды бугай.

 

Менә монысын ишеткәч:

"Әнкәемнең оекларын кисәм,

Очрамыйлар миңа киртәләр...

...

Битләремә куям мамык оек", –

 

тагын нинди киемен кайсы төшләренә куярлар инде безнең "даһи" авторлар һәм "не менее даһирак" җырчылар дип куркып китәсең, билләһи.

 

Менә шундыйрак котлаулар белән тулы ул "Юлдаш" радиосы эфиры. Иң гаҗәбе шул: редакциягә хат юллаган иптәшләр үз якыннарына (Резедәне кабатлыйм әле!) нәкъ шушы калыптан җырлар сорап язалар микәнни? Бик тә шикләнәм. Алар, мөгаен, "берәр матур җыр тапшырыгыз" дип тәмамлый булыр үз хатларын. Һәм болар тапшыралар. Хәер, бер көнне кемдер берәү, атап, "Хәмдия"не соратты. Сорый белеп сорасаң, эзләп табалар тагы үзләре – тапшырдылар. Ә радио тыңлаучыларның күбесен модага иярү, "үзләре беләдер" шаукымы тота, күрәмсең.

 

 Җырлашабыз, урлашабыз

 

 Бусы булды ике республика радиостанцияләренә дә хас, уртак чиребез. Әле тагын, укучылар белән "Юлдаш"ны тыңлап ясаган бер-ике ачышымны да бүлешәсем килә. Беренчесе. Өфе тарафыннан бик күп таныш, ягымлы, җанга якын татар көйләре агыла. Әйтик, "Шахта", "Сәрвиназ", "Зөләйха", "Су буйлап", "Сарман", "Башмагым" (Җ.Фәйзи), "Озата барма", "Минзәлә", "Озату", "Җидегән чишмә", "Вәгъдә", "Сибелә чәчем", "Ай былбылым", "Идел буе каеннары", "Күл буена килсәң иде..." Нәрсә, "Халык җырлый" китабы битләрен ачып, санап бара бу дисезме? Болар белән генә бетмәде әле, "Юлдаш"тан ишетеп язып бара торгач, бер атна дигәндә шундый 44 таныш җыр җыйдым. Ләкин алар үзебезнең, татар җырчылары башкаруында тапшырыла дисәгез, юк шул: башкортча җырлана алар! Татар җырын, аеруча халык җырларын башкортчага аударып җырлауларына элегрәк тә үртәлә идем, чөнки аларны чатнатып, "башкорт халык йыры" дип игълан итәләр иде. Хәзер әйтеп тормыйча гына "йырлайдар". Соңгы дүрт-биш елда әлеге күренеш тагын да киңрәк колач җәйгән. Алтмышынчы-җитмешенче еллардан килеп, инде эстрада классикасына әверелгән композитор көйләрен атамадым әле. Әйтик, Мозаффарның "Әй мокатдәс илем"ен (аны Илһам Шакирдан отыптыр инде, Илһам Вәлиев "йырлай"), Илһам абый яшьлегендә кинәнеп җырлаган "Казакъ кызы сөйгәнем" (Заһид Хәбибуллин көе) бүген башкорт эстрадасына менгән. Тик егеткәй "Әй, ватаным – Татарстан" урынына "ватаным – Башкортстан" дип җырлый. Авторлык хокукын боза, бер сүздә булса да, шулаймы? Илгиз Закировның "Керкәле таулары" башкортчага "Кәркәле таулары" булып авышкан. Безнең Лениногорск Керкәлесен, әнә шулай, Миякә районы Кәркәләсенә алыштырган ахры Фидан абыебыз. "Биек булһа ла меник" дип, боерык фигыль формасын татарча саклаган үзе, гәрчә башкортчасы – менәек булырга тиеш. Ритм бозылачак чөнки. Салаватның "Каен ауган, каен ауган"ын бер башкорт кызыкае үзенчә җырлый да, "әле яттарда булһаң да, кайтырһың яндарыма" дип куя ахырын. "Кайтырсың кулларыма" дисә артык эротик яңгырар дип уйлаган бугай. Безнең "Сарман" тегендә "Сәрмән"гә әйләнә. Бусы инде күптәнге "традиция". Ә "Минзәлә"не "йырлаудары" бер дә гаҗәп түгел: башкортлар Минзәлә, Актаныш, Мөслимнәрне, хәтта Мамадышны да үз җирләре дип саныйлар. Чөнки бу җирләрдә асаба башкортлар яшәгән, янәсе. Чынында исә, сословие билгесе буенча башкортлыкка язылган типтәрләр, нугайлар – монысы гына билгеле факт.

 

Җырлыйлар икән, әйдә, җырласыннар татар җырларын башкорт кардәшләр. Җырчылары арасында да шактый зур өлешне Башкортстан татарлары алып тора. Өстәвенә – Фиданы да татар, Фәдис Ганиев, Фирзәнә Абдуллина, Гөлчәчәк Шәрипова, Шамил Хәмәдинуров, Илһам Вәлиев – санап бетергесез. Хәтта бездәге керәшен җырларын да башкортныкы итеп бетерделәр. Георгий Ибушев җырлый торган (үз сүзләренә) "Безнең ил" дә хәзер башкорт җыры!

 

Бәлки бу, ахыр чиктә, татар белән башкортның икесе бер милләт икәнен тагын бер кат раслаучы факт кынадыр? Шулкадәр бер-беребезгә керешеп беткәнбез бит инде, җәмәгать, күп нәрсәләребез уртак. Казан радиолары архивларда гына саклый торган, инде яшьләребез танымый башлаган ул җәүһәрләрнең, ичмасам, Өфе ягыннан һәрдаим яңгырап торуына сөенәм дә әле мин. Ләкин бу күренешнең башкорт кардәшләр өчен бераз зыянлы ягы бар: җырчылары да, тыңлаучылары да, үзенчәлекле башкорт аһәңеннән читләшә барып, тәмам татарча көй калыбына җайлашып килә түгелме? Башкорт халык көйләренең сурәте бүтәнчәрәк бит, ни дисәң дә. Бу хакта моннан ун-унбер ел чамасы элек үк "Башкортстан" газетасында башкорт артисты Юнир Салаватов чаң суккан иде инде. Ул үз милләте тыңлаучысының башкорт көйләрен түгел, ә күбрәк татар көйләрен тиз отып алуына, үз итүенә аптыраган иде. Шулай шул, таяк ике башлы...

 

Инде килеп, икенче бер күренеш. Бусы, алдан үк әйтим, Башкортстан көйчеләренә хас галәмәт: моңарчы җырлап онытылган җырның сүзләрен аласың да, шуңа яңа көй әтмәллисең. Татарстан авторлары җырын алсаң, җаның тыныч – сине анда ишетүче юк, ә Башкортстанда тик җырлап йөре! Менә мисаллары. Элегрәк һәр мәктәп баласы белгән җыр – "Солдатлар", Роберт Әхмәтҗанов сүзләре, Фәтхерахман Әхмәдиев көе. (Балык Бистәсе данын күтәргән шәхесләр икесе дә.) Һәм менә Өфедән шул җыр сүзләренә, "Далан" төркеме дип истә калды, "өр-яңа" көй шыңгырдата. Көе юньле булса иде әле. Алга таба, "Илкәем" җыры. Нәкый Исәнбәт сүзләре, халык көе, Илһам абый җырлавында ишетеп беләбез. Һәм бер башкорт егете Нәкый ага сүзләренә йөгерек кенә бер көй җырлый. Яңа көй. Хөснул Вәлиуллинның "Акчарлаклар"ы да шундый язмышка дучар. Ганс Сәйфуллин көен, Гөлшат Зәйнашева сүзләрен язган "Әй, урман" җырын да, көеннән "чишендереп", яңа көйгә төргәннәр. Күптәнге бер таныш җыр көе ишетәм! Көе буенча сүзләрен хәтергә төшерәм:

 

Килермен мин тагын Бер сезнең якларга...

 

Ләкин, ни гаҗәп, иске көйгә башкорт дуслар яңа сүзләр язган икән! "Ишетһен бар дөнья, Дөньяны яңартам: яратам мин һине, яратам, яратам" дип җырлап ята берәү. Заманында Зөһрә Шәрифулина белән Асаф Вәлиев бергәләп җырлаган "Гитара" җыры да бөтенләй бүтән сүзләргә җырлана монда. Рөстәм Закиров җырлаган: "Китте ул ашыгып, китте ул хушлашмый..." дигән сүзләргә ия җыр да яңа "һүззәр"гә "йырлана". Бу ни бу, диясе килә, Айдар Галимов җырлаганча. Әлбәттә инде, урлашу бу, плагиат! "Агыйдел" журналы рекламасын "Таң атканда" дигән татар халык көенә төреп бирүләренә, радионың музыкаль заставкасы итеп Сәйдәш Гарифуллин җитәкчелегендәге Казан триосы язмасын файдалануга әле түзеп була, әмма мондый затсыз урлашуга күз йомарга ярамыйдыр дип беләм.

 

Менә шундыйрак күзәтүләр. Сүзем нигездә җыр, музыка язмалары хакында барды. Сәбәбе дә гади: FM ешлыгында эшләп утыручы радиолар тегендә дә, бездә дә җыр белән шыплап тулган бит. Саллы, эчтәлекле тапшырулары Өфедә дә, Казанда да бик аз. Бу радио-каналларны, җыр сәнгатендәге кебегрәк, попса-радиолар дип атап буладыр хәтта. Профессиональлек, сүзгә дә, музыкага да талымлылык, зәвык дигән нәрсәләрдән бик тә азат алар. Дөрес, Казанда, ачыла алмыйча ябылган "Тәртип" радиосы кебегрәк, чын милли аһәңле “Ашкадар”  исемле радио ачып җибәрде башкортлар. Бу яктан башкортлар янә татарларны узып китте. Яңа радиодан алда санап кителгән хилафлыкларны ишетмәм дип уйлыйм, чөнки ул – башкортның асыл көйләрен, затлы классикасын, гамьле сүзен, кыскасы, фондлардагы алтын мирасын халыкка ишеттерергә алынган радиостанция. Ә безгә, татарларга, бу хакта хыялланасы гына әле.


Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»