|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2018 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясе флешмоб башладыХәтерләсәгез – узган сезонда Татар дәүләт филармониясе, «Тәртип радиосы» һәм «Татар-информ» агентлыгы белән берлектә, шагыйрь Әнгам Атнабаевка багышлап, атнабай хештегы белән флешмоб уздырган иде. Ул флешмоб интернетта зур кызыксыну уятты һәм бик күп катнашучыларны җәлеп итте. Бу сезонда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тагын бер флешмоб башлады. Быел күренекле шагыйрә, бихисап җырлар авторы Гөлшат апа Зәйнашеваның тууына 90 ел тулды. Бу нисбәттән Казанда һәм шагыйрәнең туган ягында күп чаралар уза. 21 октябрьдә Татар филармониясендә Гөлшат Зәйнашева әсәрләреннән һәм аның сүзләренә язылган җырлардан торган зур концерт булачак. Шулай ук без интернетта шагыйрә исеме белән флешмоб та башладык. Концертта катнашучы артистлар – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резидә Галимова, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның атказанган артистлары Газинур Фарухшин, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Алсу Әбелханова, Лилия Муллагалиева, концертның режиссеры һәм алып баручысы Зәмирә Рәҗәпова, җырчылар Алсу Фазлыева, Чулпан Йосыпова әлеге флешмобта үзләре башкарачак әсәрләрнең «пәрдәсен ачтылар», Гөлшат Зәйнашева белән бәйле истәлекләрен сөйләделәр
Әлеге флешмобта сез дә катнаша аласыз, кадерле дуслар! Аны интернетта зәйнашева хештегы белән табарга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|