|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2018 Әдәбият
Мөслимдә Татарстан язучылары катнашында әдәбият көннәре уздыЕл саен оештырылучы әлеге очрашу кысаларында язучыларМөслимнең кунакчыл урыннары белән таныштылар – «Җәмигъ» мәчетендә, универсал спорт залында, паркларда, «Офык» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, балалар һәм сәнгать мәктәбендә булдылар. «Мизгел» яшьләр үзәгендә узган түгәрәк өстәл артында татар теле, үсеп килүче буында телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү буенча фикер алыштылар. Муниципаль район башлыгы Рамил Муллин һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та бу проблеманы чишү буенча үз фикер -тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Әдәбият көннәре кысаларында каләм ияләре катнашында легендар шагыйрь Зөлфәт истәлегенә мемориал такта ачылды, Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриев яшәгән йортка истәлек билгесе куелды.Язучылар туган ягында җирләнгән язучы Флүс Латыйфи каберен зиярат кылдылар.
Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узган әдәбият һәм сәнгать кичәсендә язучылар һәм районның сәхнә осталары катнашты.
--- |
Иң күп укылган
|