|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2018 Шоу-бизнес
Татар Радиосы “алтын хитлар” концертына чакыраХалыкара “Татар Җыры” эстрада фестивален һәм “TMTV” телевизион премияләрен тапшыру тантанасын оештыручылар тәкъдим итә: “Татар Радиосы” концерты ул – ел саен зурлап үткәрелә торган масштаблы чараларның берсе. Татар җырларын яратучылар өчен онытылмаслык бәйрәм, популяр артистларның чыгышларын карап, радионың “алтын хитларын” тыңлап кайту мөмкинлеге. Еллар белән сыналган җырлар инструменталь яңгырашта кабатланмас мөһит барлыкка китерә.
“Татар Радиосы” тыңлаучыларының яраткан артистлары үзләренең иң яхшы хитларын, сезгә таныш җырларны башкарачак: Зәйнәп Фәрхетдинов, Elvin Grey, Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиев, Эльмира Сөләйманова, Рамил Галимҗанов, Иркә, Ландыш, Илдар Әхмәтов, Салават –Гүзәлем, Айгөл Рәхимова, DJ Радик- Айрат Сафин, Чәчкә, Рамил Айметдинов, Артур –Марат, Гүзәлия –Хәким, Алсу-Азат Фазлыевлар, Вадим Заһаров, Асаф Валеев, Айдар Галимов, Чулпан Йосыпова, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Илшат Хамадиев, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар – “Пирамида” сәхнәсендә чыгыш ясаячак.
Гала-концертның алып баручылары - Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова , “Татар Радиосы” алып баручылары - Айваз Садыйров һәм Рамил Шәрәфиев.
27 октябрь көнне сәг.17.00 “Пирамида” күңел ачу үзәгендә очрашырбыз.
--- |
Иң күп укылган
|