поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.10.2018 Җәмгыять

Истəлеклəр барлыйбыз

Һəр кешенең язмышында мəңгегə онытылмый һəм һичкайчан кабатланмый торган чор була– ул да булса яшьлек еллары. Безнең яшьлегебез комсомол оешмасы белəн бəйле. “Комсомолдан аерылмыйм, мəңге яшь булып калам”, - дип җырлаган, чын күңелдəн ышанып, коммунизм төзү хыялы белəн янып йөргəн буын вəкиллəребез.

Шул ышаныч безне яшəтте, тиешле белем алып, яхшы һөнəр үзлəштерергə, җəмгыяткə файда китерергə өндəде.
 
Советлар заманында балалар белəн эшлəү, шушыэшне оештыру төгəл куелган иде. Безне, əле яңа гына мəктəп бусагасын  атлап  кергəн  укучыларны, иң  башта  октябрятлар  сафына кабул  иттелəр,  күкрəклəргə  нəни Ленин  сүрəте  төшерелгəн  билге тактылар. Шул мəлдəн безнең бе-ренче  вазифаларыбыз  һəм  алар өчен җаваплылык барлыкка килде, пионер булуга əзерлек башланды, ə  аның  өчен  төп  максат-бурыч– тырышып уку булды. Ə инде пио-нерга кергəч, аның атрибутларын- кызыл галстук һəм пионерлар оеш-масы əгъзасының билгесен тагып, миннəн  дə  бəхетлерəк  кеше  бармы икəн бу дөньяда, дип очынып мəктəптəн кайтуымны берəр кеше булса  да  күрсен,  шатлыгымны уртаклашсын,  дигəн  телəк  белəн өйгə  кайткан  мизгелне  гомердəонытасым юк. Бөтен булган эшлəр: кəгазь,  тимер-томыр  җыю,  тимур-чылар  хəрəкəте “Пионер– һəр балага  үрнəк!”  девизын  күздə  тотып башкарылды һəм патриотлык хисе, Ватанга мəхəббəт, олыларга хөрмəт-ихтирам тəрбиялəде.
 
Шулай  ук  комсомолга  кергəн чорны  да  сагынып  искə  алам, ул  минем  иң  якты  яшьлек хатирəлəремнең  берсе  булып, йөрəк түрендə саклана. Əлеге вакыйгага без бик озак итеп, ныклап əзерлəндек,  чөнки  бу  оешманың вəкиле булырга җиңел  түгел иде. Аның  Уставын,  принципларын, һəрбер  бүлəклəренең  кайчан,  ни өчен бирелгəнен, җитмəсə бездəге һəм чит иллəрдəге  сəясəтне аңлау,  Политбюро  əгъзаларының, чит  ил  җитəкчелəренең  исем-фамилиялəрен  яттан  белү  каралган иде. “Комсомолга ни өченкерəсең?” - дигəн чагыштырмача җиңел сорауга: “Коммунизм төзүгəүземнең өлешемне кертү өчен!”, - дип  шартлатып  җавап  бирергə күптəн  əзер  идек  инде  без.  Əле бит  район  комсомол  комитеты вəкиллəре  алдында  бүтəн  сорау-ларга да җавап бирəсе бар.
 
Ниһаять, зарыгып көткəн тантаналы көн килеп тə җитте, 1979 елның октябрь  ае  иде  бу.  Сергач  райо-ны комсомол комитеты бинасына килеп  кергəндə  һəрберебезнеңбашында: “Кабул  гына  итсеннəр инде!”, -  дигəн  бер  генə  уй бөтерелде.  Инструкторларның ишактый  сорауларына  җавап биргəч, безне комсомол оешмасысафына кабул итү турында карар игълан иттелəр һəм комсомол билетлары белəн бергə аның билгесен  дə  тапшырдылар.  Комсомоллар рəтенə басу телəге шулкадəркөчле иде, бу мизгелдə шатлануы-быздан  күклəрнең  җиденче  катына менгəндəй хис иттек үзебезне. 
 
Моннан 40 елга якын элек кулымаалган  əлеге  мөһим  документны бүгенгəчə кадерлəп саклыйм.Əлеге яшьлəргə бəлки бу мəзəк булып тоеладыр, əмма да лəкин ул чорда комсомолга керə алмау хурлык  булып  саналды,  чөнки  укуы, тəртибе  начар  булганнарга  бу бəхет  тəтеми  иде,  кайберлəренə шул сəбəпле күбесе юллар биклебулды. Юкка гына узган гасырның 70 нче  елларында  комсомоллар саны 36 миллионга кадəр җитмəгəн,  гомумəн, илебезнең ике йөз миллионга  якын  берничə  буын  гражданы  комсомол  мəктəбен  үткəн. 
 
Ленин  комсомолы  кебек  көчле яшьлəр  хəрəкəте  тарихта  башкача  теркəлмəгəн.  Бүгенге  олырак яшьтəге сəясəтчелəр, депутатлар, түрəлəр, бизнесменнарның да биткүбесе кичəге комсомоллар. Шушы өлкəдə эшлəгəн күп кешелəр хəзер карьераның югары баскычында. Патриотик  хислəрдəн,  карьера төзү өчен уңай шартлардан башкакомсомол булу яшьлəр өчен терəк-таяныч, килəчəккə юллама, шул ук вакытта башкаларны ияртə алырлык зур көч тə иде.
 
Комсомол  бригадалары  тимер юллар, автомобиль һəм бүтəн заводлар,  газүткəргечлəр  төзүдə катнашты,  чирəм  җирлəрне күтəрде,  аларның  көче  белəн шəһəрлəр калкып чыкты. Бөек Ватан сугышы һəм хезмəт геройлары исемлегенə  күз  салсаң,  аларның да күбесе– комсомоллар. Шулай ук авыл хуҗалыгына кагылышлымəсьəлəлəрне хəл итүдə комсомол-студентларның  төзү  отрядлары актив  катнашты,  аларны  эшчекуллар  кирəк  булган  илебезнеңтөрле төбəклəренə юллый иделəр. 
 
Хезмəтлəре төзү эше белəн бəйле булмаса да, аларны һəрвакыт төзү отряды дип йөртəлəр иде.Студент еллары һəрбер кешенең тормышында иң матур һəм күңелле вакыт, студентларның төзелеш отрядлары дигəн төшенчəгə никадəр романтика,  оптимизм  сыйган!  
 
Билгеле  инде,  студентлар  өчендөнья күрү, яңа дуслар табу белəн беррəттəн  үз  кирəк-яракларыңабераз акча туплау да мөһим иде.  Арзамас педагогия институтыныңтөзү отрядлары ел саен үзебезнеңөлкəдə  генə  түгел,  илебезнең төньяк һəм көньяк юнəлешлəрендə дə эшли иде. Мəсəлəн, Якутиянең Нерюнгри  шəһəрендə  барган  зурмасштаблы төзелешлəрдə берничə ел рəттəн шушы уку йорты студентлары  катнашты.  Ə  шəхсəн  миңа1985 елда студент кызлардан тупланган“Надежда” исемле төзү от- составында  Чечен-Ингуш Республикасына  бару  бəхете  елмайды.  Без  ике  ай  буе  Грозный шəһəреннəни 10 км ераклыкта урнашкан  Гикало поселогының “Пригородный” совхозы  бакчасында алма,  груша,  абрикос  һəм  виноград, кыяр, татлы борыч, помидоруңышын җыйдык. Андагы эре, куагында ук балланып кызарган помидор кырларын күрсəң, ис-акылың китəр,  нəкъ  менə  бездəге  очсыз-кырыйсыз иген кырлары кебек.  Хезмəт  отрядында  булган һəрбер көнне хəтерлим. Эш авыр,  җаваплы, җитди булса да (əле бит норманы тутырырга да кирəк), кайвакыт бик нык арытса да, лагерьга кайту көе барысы да  онытыла,  ə  инде төнге учак янында гитара чиртүгə кушылыпҗырланган  җырлар, биюлəр  күңелгə  аерым  бер  рəхəтлекөстəде.  Яшəгəн  уры-ныбыз  да  Төньяк Кавказның  матур җирендə,  чиклəвек агачлары  үсеп  утырган  тау  итəгенең бигрəк  матур  күл  буенда  урнашкан  иде. 
 
Без  биредə  төрле төбəклəрдəн  килгəн, араларында  башка миллəт  вəкиллəре дə  булган  берничə отряд белəн дус-тату яшəдек. Бакчада, кырда  эшлəгəн  вакытта җирле халык белəн дə уртак тел табып, җылы аралаштык, гомумəн, миллəтчелек,  бер миллəтне икенчесеннəн өстен күрү дигəн нəрсə безнең башыбызга да килмəде.
 
Шуңа  күрə  студентларның чит  җирлəргə  китеп  эшлəве күзаллауларын  киңəйтү,  башкатөбəклəр, миллəтлəр менталитеты  белəн  якыннан  танышу,  яңа  дуслар табу, дөнья күрү өчен дə бик нəтиҗəле ысул дип саныйм. Хезмəт вакытында,  əлбəттə,  дуслык  сы-нала,  бер-береңə  хөрмəт,  ярдəм,  булышлык кебек төшенчəлəр формалаша,  тəҗрибə  туплана.  Шуңа өстəп,  əлеге  отрядлар  тəрбия учагы  булып  та  саналды,  чөнкиаларның  һəрбересенең  диярлексоставына  тəртиплəре  чамалыбулган  яшүсмерлəрне  дə  кертəиделəр.  Безнең  отрядка  да,  кыз- отряды  булуына  карамастан, 14 яшьлек малай беркетелгəн иде, өйгə инде ул бөтенлəй яхшы якка үзгəреп, тəртипле, тыйнак яшүсмер булып кайтты.
 
Йомгаклап  шуны  əйтəсем килə,  тəрбия  өлкəсендə  комсо-мол  оешмасының  роле  бик  зур иде. Комсомол - ул безнең элекке
Ватаныбызның  гаҗəеп  һəм  данлы тарихы. Тик, кызганычка, 1991 елның августыннан тирəн, бай тарихлы яшьлəр оешмасы яшəүдəн туктады.  Əлбəттə,  һəр  чорның караңгы  һəм  якты  яклары,  казанышлары  һəм  җитешсезлеклəребула.  Үткəннəрне  кире  кайтарыпбулмый,  лəкин  аларны  тарихтан да сызып ташларга ярамый. 
 
Бүген берлəштерүче оешмалары булмаган яшьлəр төрле тарафлар-га  тартыла,  ул  тарафларның  барысын да яхшы дип əйтеп булмый.  Минемчə,  элекке  бертөрлелеккə кайту  кирəкми  дə,  аны  булдыру  мөмкинлеге  дə  юк,  əмма комсомолның  уңай  якларын  барлап,  яшьлəрне  бергə  туплаганоешма барлыкка килсə, нəтиҗəсебулыр иде кебек.
 
 

Кадрия СӘМИУЛЛИНА
Туган як
№ --- | 01.10.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»