|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2018 Җәмгыять
Өлкәннәргә бушлай юридик ярдәм күрсәттеләрТатарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты булышлыгы белән ТР юстиция министрлыгының төрле эшчәнлек өлкәсе белгечләре Казан шәһәренең берничә дистә өлкән кешесенә бушлай юридик ярдәм күрсәтте. Министрлык белгечләре белән беррәттән адвокат, нотариус, ТР кеше хокуклары буенча вәкил, ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча Росптребнадзор идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Дәүләт торак идарәсе һәм башка оешма һәм ведомство вәкилләре дә өлкәннәрне борчыган сорауларга җавап бирде.
Әлеге чара Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылды. Исегезгә төшерәбез, Халыклар дуслыгы йорты бу акциянең даими партнеры, чөнки бушлай юридик ярдәм күрсәтү ел саен биредә үтә. Моннан тыш, Халыклар дуслыгы йортында Өлкәннәр көне уңаеннан башка төрле чаралар да оештырыла: концертлар, иҗади очрашулар һ.б.
--- |
Иң күп укылган
|