|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2008 Шоу-бизнес
КОНЦЕРТКА ХАЛЫК ҖЫЮНЫҢ КЫҢГЫР ЮЛЛАРЫҖәй җитә. Җәй җитү белән район мәдәният йорты янындагы белдерүләр тактасы да бушап кала. Җырчылар тагын бер сезоннарын ябып йөриләр. Сезон тәмамлана, димәк, кайбер нәтиҗәләр ясар вакыт. Нәтиҗәне һәр җырчы үзенә үзе ясый, ләкин бер генә концертны да күз уңыннан уздырмаган һәм азмы-күпме сәхнә арты вакыйгаларыннан да хәбәрдар кеше буларак, мин дә үземә кайбер нәтиҗәләр чыгардым. Кызганыч, сезон башыннан ничә концерт узганын санап бармаганмын, шуңа күрә саннарым төгәл үк булмаска да мөмкин. Ләкин саннар монда бик мөһим роль уйнамый.
Сезон буена Арча районында 20ләп концерт узган. Юк, узган диеп әйтү дөрес үк булып бетмәс, 20ләп җырчы үз концерты белән кайтырга теләк белдергән. Ләкин теләк кенә әле җитеп бетми, концерт узсын өчен тамашачы булуы кирәк. Ә тамашачы җыю ай-һай авыр шул бүген. Сүзем дә нәкъ шул турыда.
Ни өчен кайбер җырчылар тилмереп йөри икән соң бу эстрада казанында кайнаган булып? Бу сорауны мин үземә бик еш бирәм. Чөнки тулы зал җыеп концерт кую өчен түккән тирләрен башка, җәмгыять өчен файдалырак хезмәткә түксәләр, үзләренә дә күбрәк файда булыр иде. Акча өчен концерт куялар, дияр идең, кайберләренә концертны уздырган чыгымнарны капларлык та булмый.
Менә, мәсәлән, бу сезонда шул 20 концертның 4се бөтенләй дә булмады. Ник булмады? Чөнки халык җыелмады. Бары тик бер концертка билетлар тулысы белән сатылып бетте, 3 тамашага шулай ук үз теләкләре белән килүче тамашачы шактый җыелды. Әйе, үз теләкләре белән, дигән сүзне әйтүдән читенсенмим. Чөнки күп концертлар билетлары оешмаларга таратылып, “куып китерелгән” тамашачыга куела. Мондый тамашачы, әлбәттә инде, бик нык аерылып тора: ни хис, ни алкышлар, ни чәчәк бәйләме, ни кызыксыну.... Бушка билет биргәч килә инде, булган әйберне әрәм итәргә күнекмәгән безнең халык. Тик мондый тамашачы җыю өчен дә концертны оештыручыларга хәйран чабуларга туры килә, берәр зуррак урында эшләүче, яки яхшы элемтәләргә ия танышың булмаса, оешмаларда да “килдеңме, җаным, әйдә синең концертка билетлар сатып алам”, дип тормый. “Туйган инде алардан, атна саен булган концертка билет алып бетереп булмас инде” кебегрәк сүзләрне җырчының үзенә үк әйтеп чыгара. Бер концерт кую өчен, шактый чакрымнарны узып, әллә ничә кайтып, оешмадан-оешмага билет тәкъдим итеп, тамашачы җыя бүген җырчылар.
Никтер мин үзем бу хәл белән килешмим, җырчыны ярата икән, тамашачы үзе үк билет сатып алып, концертка киләчәк, әле яраткан җырчысына чәчәкләрен дә кызганмаячак. Тик эштән бирелгән билет белән генә концертка килсә, аннан ярату көтмә инде син.
Менә шул, җырчыларның көчләп җыелган халыкка концерт куюларын аңлап бетермим мин. Ник инде үзеңне дә, халыкны да газапларга? Җырчылар үзләре моны ничек кабул итәдер (хәер, үзләренә ошамаса, йөрмәсләр иде инде, акча табуның иң яхшы ысулы түгел бит), мин мондый концертлардан артистларны бик кызганып чыгам. Халык өчен түгел, акча эшләп булмасмы, дип куелган концерттан ни көтәсең инде тагын?
Гөлгенә ВӘЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|