|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2018 Җәмгыять
Казанда мохтаҗларга кайнар аш ашатачакларТатарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят" хәйрия фонды мохтаҗлар өчен атналык төшке ашлар өләшүне яңарта. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Кайнар ашлар атнага өч тапкыр – һәр сишәмбе, чәршәмебе, җомга көннәрендә 10:00 – 11:00 сәгатьләрдә Борһан Шаһиди скверында биреләчәк (Борһан Шаһиди урамы, 7). Төшке ашка салат, аш, икенче аш, ипи һәм чәй керә.
Кайнар ашлар йортсызларга, ятимнәргә, инвалидларга, ялгыз һәм өлкән яшьтәгеләргә, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә каралган. Битараф булмаган казанлылар аз керемлеләрне ашатуда катнаша ала. Оештыручылар белән элемтәгә чыгу номеры: 8 (843) 225-33-22.
Узган елда кайнар төшке ашлар белән 3 мең кеше тәэмин ителгән, дип яза Татар-информ.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә аз керемлеләр өчен “Приют” үзәге социаль проекты эшли башлады.
--- |
Иң күп укылган
|