поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.09.2018 Язмыш

Рәнҗетелгән картлар. Андыйларны кем якларга тиеш?

Гаиләдә олы кешеләрне кыерсыту, кыйнау бүген еш очрый. Кызганычка каршы, матбугат чаралары болар турында үлем белән тәмамланган очракларда гына шау-шу куптара. Ә йортның ябык ишеге артында үз-үзләрен яклый алмаган картлар күз яшьләрен түгүне дәвам итә. Андыйларны кем якларга тиеш?

Сыеныр урын барысына да тәтеми
 
Мәскәүдә 29 яшьлек наркоман Иван Руднев әнисен һәм үги әтисен пычак белән кадап үтергән. Моңа кадәр ул әнисен кыйнап, пычак белән янап чираттагы доза алыр өчен күршеләреннән бурычка 5 мең сум акча алдырткан. Түзәрлеге калмаган әни кеше полициягә мөрәҗәгать итә. Ә суд җәза йөзеннән наркоманны өй арестына утырта. Иван фатирга кайткач башта үги әтисен, соңыннан шаһит калмасын өчен әнисен үтерә. Судьяны эшеннән алалар, ләкин картларның гомерен кире кайтарып булмый бит.Русиядә мондый фаҗигале вакыйгалар бик күп очрый. Күптән түгел Находка суды кечкенә оныгы алдында карт әнисен башта кыйнаган, аннан соң суеп үтергән ир-ат бәндәгә хөкем карары чыгарган. Әнисе бит аны бары тик артыгын салып кайткан өчен генә кисәткән булган.
 
Русиянең хокук саклау системасы шундый бәлагә юлыккан олы кешеләрне, хатын-кызларны, балаларны яклый алмый. Җитмәсә хәзер законнар үзгәреп, өйдәге кыйнауларга карата җинаять эше ачу туктатылды. Моның өчен бары тик административ җәзага гына тартып була. Күпчелек очракта штраф белән генә чикләнәләр. Залим өенә кайтып үзеннән көчсезрәкләрне кыйный һәм шуның өстенә гаилә бюджетына зыян салып штраф та түли?!
 
Гадәттә җәберләнүчеләр полиция һәм судтан тыш ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәсен белми. Эре шәһәрләрдә кыерсытылганнарга ярдәм итүче кризис үзәкләре бар, билгеле. Ләкин элемтәгә керер өчен компьютерда казына белергә кирәк. Ә безнең олы кешеләр арасында кесә телефоныннан файдалана белмәүчеләр дә җитәрлек.
 
– Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең нибары 8 проценты гына 60 яшьтән узганнар, – ди гаиләләрдә кыерсытылганнар өчен Бөтенрусия ышаныч телефоны координаторы Ирина Матвиенко.

Өйгә йокларга гына
 
Томскида Ксения Боженкова геронтология (олы яшьтәге кешеләрне өйрәнүче фән) тикшеренүләре белән шөгыльләнә.
 
– 70 яшьлек Любовь Петровна (исеме үзгәртелгән) кызы белән бер фатирда яши, – дип сөйли Ксения. – Аның тәнендә кара көйгән урыннарның беткәне юк. Кызы аны хурлый, кимсетә, кыйный. Гауга чыгарыр өчен тиран кызына юк-бар гына сәбәп тә җитә. Любовь Петровна кызының күзенә артык күренмәскә тырышып фатирга йокларга гына кайта. Ул бу тормышка түзә алмыйча картлар йортына китәргә карар кылды. Хәзер документлар тутырып йөри.
 
Олы яшьтәге ана бу хәлләрдә үзен гаепле дип саный. Вакытында ул кызын бик нык караган, иркәләп үстергән. Шуңа күрә әзергә генә җайлашкан кызы тормышында карьера да ясый, гаилә дә кора алмаган. Боженкова фикеренчә, кыерсытылган ата-аналарның күбесе балаларын яклап гаепне үз өстенә алалар. Моны аңларга була. Аларга чит кешеләр алдында оят тойгысы һәм баласын яратуы кимсетүләрне фаш итәргә комачаулый.
 
Сирәк очракларда гына хокук яклаучылар һәм психологлар җәберләнгән ата-аналарның балаларын җавапка тартырга күндерә алалар. “Насилию.нет” проекты юристы Мари Давтян яклаган инвалид бабай белән дә шундый ук хәл кабатланган. Карт кеше барлык ызгышларда, кыйнауларда үзен генә гаепле санаган. Имеш, эштә күп вакытын уздырып, кызына аз игътибар биреп, җылы мөнәсәбәтләр урнаштыра алмаган.
 
– Кызы аны кыйнаган, төрлечә мәсхәрәләгән, – дип дәвам итә Давтян. – Без аның кызын иске законнар гамәлдә чагында җавапка тарта алдык. Нәтиҗәдә инвалид бабайның баласын фатирдан чыгып китәргә мәҗбүр иттеләр.
 
Давтян фикеренчә, эчкечеләр һәм наркоманнар яшәгән гаиләләрдә генә картларны кыйныйлар дигән сүз дөреслеккә туры килми. Шулай ук бала чагында каеш еш эләккән балаларның картайган ата-аналарын кыйнавы да хакыйкатькә туры килеп бетми. Психологлар раславынча, күп очракта әтисе әнисен кыйнаганны күреп үскән балалар ата-аналарына кул күтәрә икән.
 
Бүлмәгә бикләү
 
– Картлар кыйнаулардан тыш психологик җәберләүләрне дә бик авыр кичерәләр, – дип сөйли Мари Давтян. – Безгә бер олы яшьтәге хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Эчкечелеккә чыккан улы кычкырып, җикеренеп, янап, әнисенең пенсия акчасын алып яшәгән.
 
Балаларның ата-аналарының пенсияләрен ирексезләп алуы бик еш очрый торган хәл. Психологиядә бу икътисадый җәберләү дип атала. Психолог Александра Имашева билгеләгәнчә, соңгы вакытта яшьләр арасында беркайда да эшләмичә, ата-анасы пенсиясенә генә яшәүчеләр күбәеп киткән.
 
– Миңа 66 яшьлек хатын килде. Аның 25 яшьлек улы эшләргә дә, укырга да теләми. Көннәрен компьютерда уеннар уйнап уздыра. Әнисе ике бүлмәле фатирын арендага биреп, шуңа пенсия акчасын өстәп, баласын киендерә, ашата, эчертә. Мескен ана булдыксыз баласын ничек итеп эшкә урнашырга күндерәсен белми.
 
Имашева шулай ук Мәскәүдә бер бай гаиләнең 70 яшьлек әниләреннән туеп, шәһәр читендәге бакчаларына яшәргә күчергәннәрен искә ала. Ләкин әбигә ялгызы гына бакча йортында яшәве бик авыр булган. Аның гаиләдә, оныкларын карап яшисе килгән.
 
– Аның ризалыгын сорамыйча гына, тотканнар да бакчага озатканнар. Бу да үзенә күрә җәберләү, – ди Имашева. – Бүген бакчага, иртәгә картлар йортына урнаштырырга мөмкиннәр.
 
Әгәр дә башкала әбисе рәхәттән маена чыдаша алмый дип уйлаучылар булса, рәхим итеп икенче мисал. 80 яшьлек карчык хәтерен югалта, кайчагында зиһене чуала башлый (деменация). Кызы нишли дисезме? Ул аны бүлмәдә бик астында тота. Дөрес, даими рәвештә ашата, дарулар бирә, ләкин бер сүз дә дәшми.
 
– Олы кешеләр якыннарының рәнҗетүен авыр кичерәләр, – ди Ксения Боженкова. – Беләсезме, алар шул чагында нәрсә кичерәләр? Берәүләр үзләрен бүлмәдә мәет белән ялгыз калдырган кебек, икенчеләре баш очында бертуктаусыз чаң каккан кебек хис итә.
 
Бүгенге көндә әлеге катлаулы мәсьәләдән котылу юлы күренми. Дөресен әйткәндә картларның проблемасы кемгә кирәк соң? Аларны рәнҗетүче балаларгамы? Яки өйдә кыйнауларны җинаять дип санамаучы дәүләткәме? 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.09.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»